Округ башлыгы сайланды

Избран глава округа25 НОЯБРЬДӘ Барда муниципаль округы Думасыныӊ алтынчы утырышы булды. Утырыш Пермь крае губернаторы администрациясенеӊ җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү департаменты консультанты Александр Дубровин катнашында узды. Көн тәртибенә 12 мәсьәлә куелган иде, шуларныӊ икесе иӊ мөhим мәсьәләләргә — муниципаль округ башлыгын – Барда муниципаль округы администрацисе башлыгын сайлауга hәм 2021 елга hәм 2022, 2023 елларныӊ планлы чорына Барда муниципаль округы бюджетын икенче укылышта кабул итүгә кагылды.

Дума рәисе Илгизәр Вахитов сүзләренчә, конкурс комиссиясе карары нигезендә, муниципаль округ башлыгы – Барда муниципаль округы администрациясе башлыгы вазыйфасына кандидатларны сайлау буенча конкурс узган дип танылды hәм округ Думасы каравына түбәндәге теркәлгән кандидатлар: Лидия Жуйкова hәм Хәлил Алапанов тәкъдим ителде.

Кандидатлар катнашучыларны үз программалары, аеруча игътибар биреләчәк беренчел бурычлары, якын арада Барда муниципаль округы үсешен ничек күзаллаулары белән таныштырганнан соӊ, депутатлар мәгариф hәм мәдәнияткә, мәктәпләр hәм боз сарае төзелешенә кагылышлы сораулар бирә алдылар, шулай ук депутатларны җирле администрация аппаратында кадрлар үзгәреше булубулмавы кызыксындырды. Аннан соӊ тавыш бирү процедурасы узды, аныӊ нәтиҗәләре буенча муниципаль округ башлыгы – Барда муниципаль округы администрациясе башлыгы итеп Хәлил Газбулла улы Алапанов сайланды.

— Ышанычыгыз hәм тавышларыгыз өчен рәхмәт. Соӊгы ике ел дәвамында территориябез билгеле бер сәяси үзгәреш кичерде.

Без муниципаль районнан округка әверелдек. Бүген округ башлыгын сайлаудан тыш, киләсе hәм планлы чорга бюджет буенча хәлиткеч карарлар кабул ителде. Ирешелгәннәрдә тукталырга ярамый дип саныйм, программалар күп, аларда без hичшиксез катнашачакбыз hәм округ халкы иминлеге өчен алга барачакбыз. Минем вазыйфамныӊ бик җаваплы булуын аӊлыйм.

Әгәр без бергә, командада эшләсәк, куелган максатларга ирешәчәкбез hәм кече Ватаныбызны тагын да яхшырак якка үзгәртә алачакбыз, — дип билгеләп үтте Хәлил Газбулла улы.

Округныӊ яӊа сайланган башлыгына иҗади эш итүен, авылларныӊ социаль-икътисади нигезен ныгытуын, округ халкыныӊ тормыш дәрәҗәсен күтәрүен телибез. Барлык игелекле башлангычларыгыз уӊышка ирешсен, хезмәтегездә ныклы профессиональ команда hәм халык ярдәме юлдаш булсын!

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *