Норвегиягә сәяхәт

Интересная поездка в Норвегию
СЕНТБРЬДә миңа Норвегиянең башкаласы Ослода эшлекле сәфәр белән булырга туры килде. Мондый мөмкинлек кеше хокуклары буенча Бөтенрәсәй методик эшкәртмәләр конкурсында җиңгән өчен бирелде. Безнең илдән барлыгы биш кеше катнашты.
Сәяхәт программасы бик эчтәлекле булды. Без башлангыч һәм өлкән мәктәпләрдә булдык, Норвегиядәге мәгариф системасы белән таныштык һәм күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек. Ректор сүзләре буенча, илдә бөтен Африка континенты вәкилләре бар, шуңа күрә норвегиялеләр теле белән беррәттән бу халыкларның туган телләре дә өйрәнелә. Шулай ук биредә балаларны мәктәптә олы тормышка ныклап әзерлиләр.
Башлангыч мәктәптә шунысы ошады, йорт эшләре (домоводство) дәресендә барлык балалар да, хәтта малайлар да белен әзерләделәр. Ә дәресне укытучы -ир-егет алып барды. Бу илдә кешеләр ачык йөзле, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, толерантлык хөкем сөрә.
Өлкән мәктәптә гомуми белем бирү предметлары да бар, шулай да төп басым профессиональ әзерлеккә ясала. Биредә автомобильләр ремонтлау, эретеп ябыштыру, сантехника урнаштыру, слесарь һәм столярлык эшләре буенча төрле кабинетлар бар. Медицина, парикмахер эше Һ.6. буенча башлангыч мәгълүматлар бирелә.
Без Норвегия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы белән таныштык, алар барысы да, 100 процент, профсоюз әгъзалары. Хәтта пенсионерлар да профсоюзларга берләшкән. Шулай ук Норвегия ата-аналар комитеты җитәкчеләре белән очраштык. Кеше хокуклары һәм демократик гражданлык өлкәсендә эшчәнлекләрен тормышка ашыручы күп кенә җәмәгать оешмаларында булдык
Сәяхәт нәтиҗәле, файдалы булды. Күп нәрсәгә башка күздән чыгып карый башлыйсың. Әмма әйтергә кирәк, белем бирү бездә дә югары дәрәҗәдә, барысы да чагыштыру белән таныла. Барлык коллегаларыма мондый конкурсларда катнашуларын, актив яшәү һәм гражданлык позициясе күрсәтүләрен телим.
Хәнифә КУРЛИЩУК, гимназиянең тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *