Чикләвек интеллектуаль уены


11 августта Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Чикләвек” интеллектуаль уенында үз белемнәрен тикшерү өчен районның зирәк акыллы hәм тапкыр яшьләре җыелды. Барысы 10 команда булды. Алар 2 сәгать дәвамында Пермь командасы уйлап тапкан иң көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр. Командалар төрле темалар буенча 6 тур уздылар, этапларның берсе Бардага, татар hәм башкорт халыкларына багышланган иде. Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның әти исеме, “Салават Юлаев” хоккей клубы эмблемасы кебек сорауларга җавап табарга туры килде.
Барлык турлар нәтиҗәләре буенча 37 очко белән “Бердросович туганнары” командасы җиңүче булды. Бу иң өлкән команда иде. “Бар нәрсә дә яхшы булды, ләкин икенче тапкыр яшь буенча группаларга бүлергә кирәк. Оештыручыларга рәхмәт, мәктәп елларымны искә төшердем,” – ди команда капитаны.
Икенче урынны “Ләчтек-Печтек” командасы яулады. Студентлар командасы, гади hәвәскәрләр өчен интеллектуаль уеннар уздыру, яхшы фикер дип билгели.
Өченче урынны “Бар нәрсәдә бардалылар” командасы яулады. Алар — җиңүчеләр өчлегендә бердәнбер мәктәп укучылары. Икенче урынны яулау өчен аларга бер балл гына җитмәде.
Катнашучы командалар бөтен уен дәвамында көндәшләренең “эзләренә басып килделәр”. Без яшьләрнең үз ялларын интеллектуаль төрләндерүләренә шатбыз.
Интеллектуаль уен менә шулай мавыктыргыч узып та китте. Кызык сораулар hәм көтелмәгән җаваплар белән безнең катнашучылар үзләре өчен яңа мәгълүмат алганнардыр дип өметләнәбез.
Айсылу Ишимова,
Яшьләр инициативасы үзәгенең PR-менеджеры.
Артур Шәрифҗанов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *