Алар батырлыгы – безнеӊ йөрәкләрдә

Инвалид войны Аитов Хисмат с супругой
Фотода сугыш инвалиды Аитов Хисмәт тормыш иптәше белән

ҮДИК авылында туган бабам Йосыпов Сәхрәтнеӊ 6 баласы булган. Ул Түбән Искилде авылында яшәгән. Аныӊ нәселендә 280нән күп кеше исәпләнә. Революция, коллективлаштыру, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы – барлык тарихи вакыйгалар аныӊ буынын читләп үтмәгән.
Туганнары Бөек Ватан сугышында hәлак булган якыннарыныӊ исемнәрен онытмыйлар.
Нәкъ менә алар турында сөйлисем килә бүген.
Сугыш башланып берничә көн үткәч – 1941 елныӊ 29 июнендә Аптыкаев Гарифен Хаястин улы (1906 елда туган) фронтка китә, ә декабрьдә ул хәбәрсез югала. Аныӊ абыйсы Гыйлметдин (1903 елгы) рядовой, 96нчы укчы дивизиясенеӊ аерым чаӊгы батальоны укчысы 1943 елныӊ октябрендә Белоруссиядә hәлак була, абыйсы Могалим (1900 елгы) хәбәрсез югала.
Аныӊ улы Мансур Могалим улы (1923-1986) танк командиры була, сугыштан инвалид булып кайта. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шулай ук Аптыкаев Нәҗмехан Фазыйк улы (1926 елда туган), Йосыпов Хәҗип Әфәнди улы (1924 елда туган) хәбәрсез югалалар. Хәҗипне фронтка 1942 елныӊ сентябрендә чакыралар, ә 1943 елда аныӊ белән элемтә өзелә hәм язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Йосыпов Рәхимҗан Әхмәр улы (1902 елгы) 1942 елныӊ апрелендә hәлак була, Ленинград өлкәсе Виноголово авылында җирләнгән. 1943 елныӊ сентябрендә 24нче Кызыл байраклы Ленин орденлы гвардия укчы полкы сержанты Йосыпов Әмир Миннехуҗа улы (1910 елгы) бәрелештә hәлак була. ”Ленинград оборонасы өчен“ медале белән үлгәннән соӊ бүләкләнгән.
Тимганов Гәрәй Фазыйл улы (1906 елгы) 1941 елда хәбәрсез югала. Куштанов Бәхрзаман Касыйм улыныӊ (1899-1961) фронтта үпкәсе яралана hәм ул инвалид булып кала.
Куштанов Нәҗменур Талип улы (1920-1949) Кызыл Армия сафларына 1940 елда чакырыла.
”5 батарея разведчигыкүзәтүчесе Куштановны 1943 елныӊ 22 ноябрендә беренчеләрдән булып ”Ура!“ кычкырып, дошманга каршы атакага күтәрелеп расчетныӊ барлык сугышчыларын үз артыннан әйдәгән, гранаталар белән hәм автоматтан дүрт немец солдатын үтергән өчен ”Сугышчан батырлыклар өчен“ медале белән бүләкләделәр“. Яралану сәбәпле демобилизацияләнә, 1949 елда яралардан өендә вафат була.
Йосыпов Шаhи Миннехуҗа улы (1904-1980) 1941 елныӊ сентябрендә фронтка чакырыла, Ленинград фронтыныӊ 552нче укчы полкы укчысы була.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Снаряд кыйпылчыгы белән сул җилкәсе яралана.
Картәнием Әминә Шакир кызы ягыннан да геройлар бар.
Аитов Мирза Шакир улы 1941 елныӊ сентябрендә Мурманск юнәлешендә hәлак була. Аитов Нәҗмехан Зәйнулла улы (18941943), Аитов Миннехан Надыйрша улы (1918-1940) фин сугышында хәбәрсез югала, ә аныӊ туганы Хисмәт Надыйрша улы (1914-1986) герой булып кайта: ”СССР Югары Советы президиумы исеменнән немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенеӊ сугышчан боерыкларын югары дәрәҗәдә үтәгәне hәм күрсәткән батырлыгы өчен 63нче танк Тамань бригадасыныӊ 2нче танк батальоны танк командиры Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә“.
”Кече лейтенант Аитов Социалистик Ватан өчен сугышларда Молдаванская станицасы районында 121,3 югарылыкта дошманга зур югалтулар китереп 2 дзот, 1 пушка, 3 пулемет, 1 миномет hәм 25гә якын гитлерчыларны юк итте. Немец оккупантлары белән сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләге – Кызыл Йолдыз орденына лаек булды“.
Алар батырлыгы – безнеӊ йөрәкләрдә.
Зөләйха БӘЙРӘМОВА.
Үдик авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *