Уйныйлар, саныйлар һәм җырлыйлар

«Колос» открыл свои двери для маленьких бардымцевСоңгы еллар дәвамында крайда да, безнең районда да губернатор Виктор Басаргинның балалар бакчаларына чиратлар белән проблеманы хәл итүгә кагылышлы боерыгын үтәү буенча планлы эш алып барыла. Шулай итеп, 2010-2014 елларда район территориясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 614 өстәмә урын бущырыщы, аларның 135е — «Колос»та.
Узган елда «Колос» кечкенә бардалылар өчен үз ишекләрен ачты. Хәзер бу якты, уңайлы учреждениегә 62 бала йөри. Биредә балалар белән музыкаль җитәкче, логопед, психолог шөгыльләнә, уйнарга гына түгел, аралашырга, рәсем ясарга, ябыштырырга, шулай ук инглиз теленә дә өйрәнәләр. Без шундый занятиеләрнең берсендә булдык. Физия Фатхулла кызы Уразова балаларның түгәрәктә эшен оештыруга бик җаваплы карый. Кече яшьтә булуларына карамастан, сабыйлар җырлыйлар, уйныйлар һәм саныйлар.
Биредә физик культурага да күп вакыт бирелә. Инструктор Гөлнар Мәхмүт кызы Габдушеваның сүзләре буенча, бакчада иртә гимнастикадан башлана. Атнага өч көн физкультура буенча занятие, аларның икесе — залда, берсе саф һавада үткәрелә. Көндезге йокыдан соң балалар өчен чыныктыру процедуралары башлана: һава ванналары, массаж һәм үзмассаж, шулай ук залда «сәламәтлек юлы» да бар, ул аяк табанына массажерны үз эченә ала. Бакчаны ачканнан башлап биредә «Сәламәт бала» клубы эшли, анда физик культура буенча инструкторлар ата-аналар белән консультацияләр һәм ачык занятиеләр үткәрәләр.
— Беренчедән, «Колос» — районда иң зур балалар бакчасының берсе, ул дүрт зур, җылы группа, зур уен мәйданчыгын эченә ала, биредә бердәм коллектив эшли, бөтен белгечләр югары белемле, тәҗ рибәле, икенчедән, ул чиста, саф һавалы табигать кочагында урнашкан, өченчедән, тыныч. Менә шулай итеп ул район үзәгендә урнашкан балалар белем бирү учреждениеләреннән аерылып тора, — дип билгеләде «Колос» МАДОУсы директоры Марат Олег улы Тляшев.
Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре Диләрә Сабитова һәм Ленар Адутов сүзләре буенча, аларның балаларына бакча бик тә ошый, алар анда зур канәгатьлек белән йөриләр. Тәрбиячеләрнең һәм учреждение белгечләренең мөлаем һәм җаваплы карашы балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итә. Укыту рус телендә алып барыла, шулай ук балалар белән өстәмә үстерүче занятиеләр дә үткәрелә.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *