Эшли-эшли өйрәнәбез

Ильдар Исмакаев

Илдар Рәмиз улы Исмакаев муниципаль район администрациясе авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы итеп быелның 21 мартында билгеләнде. Инде менә ярты елдан күбрәк вакыт артта калды. Районда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме үткәрелү уңаеннан Илдар Рәмизович белән әңгәмәбезне шундый сораудан башладык:

— Беренче кырчылык сезонын үткәреп, авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итеп, Сез күпмедер тәҗрибә тупладыгыз, ничегрәк – тәвәккәллек эш нәтиҗәләре белән акланамы?
— Бу урынга билгеләнүем язгы кыр эшләренә хәзерлек барган чор белән туры килде. Вакыт күп түгел – барлык хуҗалыклар белән танышып чыгып, аларның эшчәнлеген анализларга, бәяләргә hәм өлгергән мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кирәк иде. Күп тә үтми чәчү башланды, эшне оештыру hәм барышын контрольләү таләп ителде. Район хуҗалыклары унбер мең гектардан күбрәк сөрү җирен эшкәртәләр, аларда эш алып бару, чәчүне уңай вакытта hәм сыйфатлы башкарып чыгу хуҗалык җитәкчеләреннән hәм кыр хезмәтчәннәреннән ныклы эш таләп итте. hәм барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүне уңышлы башкарып чыгуы, анда безнең идарә коллективының да тыйнак өлеше булуын тою рәхәт иде.
Җәй айларында, билгеле бит, авылда эшнең тукталганы юк. Чәчүгә йомгак ясап, Барда җыенын hәм сабан туйларын үткәрүгә терлек азыгы хәзерләү башланды. Быел үләннәр яхшы үсте, әмма азык запасы туплауны нәтиҗәле алып баруда еш яуган яңгырлар комачаулык ясады. Шуңа карамастан, барлык хуҗалыклар тулы күләмдә азык запасы туплауга ирештеләр, кайберләре хәтта планнарын күпкә арттырдылар да.
Яңгырлы вакытта терлек азыгы хәзерләргә мөмкинлек бирүче бер алым хәзер кулланылышка керде, быел бездә дә Илдар Үтәгәнов крестьян-фермер хуҗалыгы базасында аны – упаковкада сенаж хәзерләүне сынап карадык. Пермь крае Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән махсус упаковка чормау техникасы электән үк алынган иде, рулоннар әзерләнде. Соңыннан тикшереп карадык: упаковкада үлән яшел килеш сакланган, сыйфаты яхшы.
— Димәк, бу юл белән эшләгәндә сыйфатлы азык хәзерләү мөмкинлеге арта булып чыгамы?
— Әйе, быелгы шикелле яңгырлы җәй өчен ул аеруча кулай. Бары тик тиешле техника таләп ителә, ә теләк булганда аны сатып алырга мөмкин. Бу мәсьәләдә район администрациясе hәм край Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмсез калдырмаячаклар.
Гаҗәп хәл: иртә белән чапкан үләннәрне көн дәвамында рулонга чорнап, пленка белән төреп куярга була. Бу алым инде күптән генә мәгълүм булса да, аеруча соңгы елларда, hава шартлары белән бәйле рәвештә киң кулланылыш табып килә.
— Инде, Илдар Рәмизович, урып-җыю хакында сөйләшик.

— Уңыш быел соң өлгерде, сәбәбе шул ук яңгырлар белән бәйле. Хәзер хуҗалыклар урып-җыю эшләрен төгәллиләр. Гектардан уртача 12 центнер ашлык суктырып алынды, бу чагыштырмача начар түгел. Ә бәрәңге узган елга караганда өчләтә диярлек азрак – гектардан 86 центнер уңыш бирде.

— Кыр эшләрен уңышлы алып бару кадрлар hәм техника җитәрлек булуга нык бәйле…
— Хуҗалыкларда 96 трактор, 28 – ашлык уру, 7 бәрәңге җыю комбайны hәм башка төр техника эшләде. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, шуны билгелисем килә: кыр эшләрендә механизаторларга край политехник колледж студентлары ярдәмгә килде. Хуҗалыкларга булышлык, үзләренә яхшы практика булды. Мөмкинлектән файдаланып, бүген барлык авыл хезмәтчәннәре белән бергә аларга, җитәкчеләре Э.Р. Кучукбаевка рәхмәт әйтәсе килә.
— Терлекчелектә хәлләр торышы белән дә танышсак иде.
— Барлык хуҗалыкларны исәпкә алып, районда 2527 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 896 савым сыеры, 380 ит токымлы терлек исәпләнә. Баш саны арта. Беренче яртыеллыкта узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөт 12 процентка күбрәк савылды. Районда тугыз КФХда 1037 баш сарык асрала. Иң күп терлек — “Искир“ хуҗалыгында.
— Без әлегә агымдагы эшләр, кырчылык сезоны йомгаклары турында сөйләштек. Инде бурычларны барлап карыйк, алар аз түгелдер.
— Район авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча зур эшләр башкарасы бар. Хәзер трасса буйларындагы файдаланылмыйча ятучы җирләрне, шулай ук эшкәртелмәүче җир пайларын кулланылышка кертү мөhим бурычларның берсе булып тора. Край җитәкчелеге сөрү җирләрен 2022 елга кадәр 20 процентка арттыру бурычын куйды, шуны күздә тотканда, бу юнәлештә эш бик актуаль, дияр идем.
Сыерлар санын, савымнарны арт-тыру, шулай ук сөт hәм ит эшкәртү, яшелчәләрне саклау hәм эшкәртү, техниканы яңарту, инвестиция мәйданчыклары эшен оештыру – болар да хәл итәсе бурычлар исәбенә керә. Янә бер мөhим юнәлешне билгелисем килә, ул – грантлар аша районга федераль hәм край бюджетлары средстволарын җәлеп итү буенча ныклы эш алып бару. Быел барлык төр хуҗалыкларыбыз 13 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алдылар, бу күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Шунысын аеруча билгеләр идем: эшләргә теләге зур hәм булдыра торган кешеләребез күп безнең, аларның планнарын тормышка ашыруда район hәм край җитәкчеләре hәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
— Инде янә баштагы сорауга әйләнеп кайтыйк – идарә белән җитәкчелек итүдәге беренче ярты ел тәҗрибәсе Сездә нинди уй-фикерләр тудыра?
— Эшли-эшли өйрәнәбез. Безнең идарә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтү бурычын үти. Коллективыбызда тәҗрибәле, яхшы белгечләр эшли, барысын да бердәм булып башкарабыз. Хуҗалыкларга hәртөрле консультация ярдәме, документлар теркәп, тиешле субсидияләрне алуда, районда hәм Пермьдә үткәрелүче ярминкәләрдә катнашуларын тәэмин итүдә, продукцияләрен сатуда булышлык күрсәтәбез. Район администрациясе hәм Земство Җыелышы авыл хуҗалыгы проблемаларына аеруча җаваплы карыйлар, өлгергән мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмсез калдырмыйлар. Край Авыл хуҗалыгы, Промышленность hәм сәүдә министрлыклары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Шәхсән үземә килгәндә, бу ярты ел минем өчен тәҗрибә туплауда мөhим чор булды. Эшне оештыру белән бер вакытта белемнәрне арттырырга тырыштым: махсус курсларда укыдым, хәзер университетта муниципаль идарә мәсьәләләре буенча белем алам.
— Илдар Рәмизович, авыл хуҗалыгында, билгеле, эшләр дә, хәл итәсе бурычлар да күп, алар турында без алга табан бер генә сөйләшмәбез әле, дип ышанам.
— Форсаттан файдаланып, барлык авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлыйм, нәтиҗәле хезмәт, күтәренке рух, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим. Барлык эшләрегез уңышлы булсын, авылны үстерүгә булышлык итсен.
Әңгәмәне Эльмарт УРАЗОВ үткәрде.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *