Чикләрсез хоккей

19 ноябрьдә Барда муниципаль округына эш сәфәре белән Пермь крае Физик культура hәм спорт министры Татьяна Васильевна Чеснокова hәм Хоккей федерациясе президенты Алексей Михайлович Чикунов килде. Кунакларны округ башлыгы Х.Г.Алапанов, округ Думасы рәисе И.Р.Вахитов hәм башкалар каршы алды. Зур делегация төрле спорт объектларында булды, спорт, аерым алганда хоккей үсешенә бәя бирде, ахырда быел округ территориясендә төзелгән алтынчы хоккей тартмасын ачу тантанасы узды.

Соӊгы берничә елда Барда округы җитәкчелеге тарафыннан спорт объектларын төзүгә hәм ремонтлауга, гомумән, бу өлкәне үстерүгә зур игътибар бирелә. Бары тик соӊгы ике ел эчендә Пермь крае хөкүмәтенеӊ 2018 елныӊ 14 мартындагы 108-п санлы күрсәтмәсе, инициатив бюджетлаштыру, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ программасы, “Без спортны сайлыйбыз!“ чарасын, шулай ук Елена hәм Геннадий Тимченколарныӊ “Добрый лед“ академиясе hәм хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Рәсәй төбәкләрендә массакүләм балалар хоккеен үстерү“ хәйрия проектын тормышка ашыру кысаларында округ торак пунктларында хоккей бортлы өч универсаль, 13 спорт мәйданчыгы, 18 воркаут-мәйданчык төзелде, мәктәпләр каршындагы 4 спорт залы төзекләндерелде.

Кунаклар маршрутына Үдик, Каенавыл, Барда hәм Беренче Әрҗәндә урнашкан хоккей бортлы универсаль спорт мәйданчыкларын карау кертелгән иде. “Муниципаль округ территориясендә спорт бик яхшы үсеш алган. Хәер, төрле программалар бар, аларда катнашып, җирле халык, округ бюджеты средстволарына край бюджетыннан өстәмә финанслау җәлеп итәргә hәм спорт объектлары төзәргә мөмкин. Шулай ук безнеӊ хоккей командаларын кием белән тәэмин итү инициативабызны округ Думасы да хуплый. Дума рәисе hәм депутатлары ярдәме белән сатып алу үзәкләштерелгән рәвештә башкарыла. Ел саен балаларыбызныӊ хоккей формалары фондын тулыландырырга тырышабыз. Моннан тыш, боз өстендә массалы шууны оештыру өчен тимераяклар да сатып алына. Гомумән алганда, округта яшәүче hәр яшь кешенеӊ елныӊ теләсә кайсы вакытында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен тырышабыз. 2019 ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе нульгә төшерелде. Монда ата-аналарныӊ да, округ, мәктәп җитәкчеләренеӊ дә роле зур“, — диде Хәлил Газбулла улы hәм форсаттан файдаланып, край Физик культура hәм спорт министрлыгына hәм хөкүмәтенә округ балаларын спорт белән шөгыльләнүгә юнәлдерү программаларын булдырулары өчен рәхмәт белдерде.

Делегациянеӊ соӊгы пункты Төнгүктә булды, анда хоккей бортлы алтынчы универсаль спорт мәйданчыгы ачылды, бу объект әлеге территориядәге хоккей сөючеләргә кышкы сезон ачылуга чын бүләк булды. Объект Елена hәм Геннадий Тимченколарныӊ “Добрый лед“ хәйрия фонды белән уӊышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә төзелде. Фонд hәм муниципалитет акчасына асфальт-бетон өслеге, хоккей тартмасы ясалды, спорт җиhазлары hәм инвентарь алынды, яктырту урнаштыру эшләре башкарылды. Чараныӊ тантаналы өлешеннән соӊ, кунаклар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар, округныӊ ике хоккей командасыныӊ дустанә очрашуы булды. Шул көннән Төнгүк территориясендә яӊа балалар хоккеен үстерү чоры башланды. Яшь төнгүклеләргә яхшы хоккейчылар булуларын телик, чөнки нәкъ менә шундый “авыл бозы“нда булачак бөек спортчылар үсә.

— Чыннан да, бүген төрле программалар гамәлгә ашырыла hәм территория башлыклары 108-п санлы күрсәтмәне еш билгеләп үтә, аныӊ кысаларында шактый күп мәйданчыклар төзелде. Барда округында әлеге объектлар хоккей бортлы, күп функцияле булуы белән үзенчәлекле. Биредә эш адреслы алып барыла, шул исәптән территориядә спортны үстерү өчен бюджеттан тыш чыганаклар да җәлеп ителә. Округныӊ барлык боз объектлары да популяр. Болар барысы да комплекслы якын килү аркасында дияргә кирәк, чөнки хоккей тартмасы үзе генә төзелми, киенү-чишенү бүлмәләре дә җиhазландырыла, балалар өчен форма, тимераяклар сатып алына. Барда округы территориясендә ике йөзләп укучы хоккей белән шөгыльләнә, — дип уртаклашты Татьяна Васильевна.

Пермь крае Хоккей федерациясе президенты сүзләренчә, бу берләшмә күптәннән Тимченко фонды белән хезмәттәшлек итә, “аралашу“лар нәтиҗәсендә яӊа хоккей тартмалары барлыкка килә дә инде. “Төнгүк объектын төзүгә генә дә Тимченко фондыннан миллион ярымга якын акча бүлеп бирелде. Барда округында хоккей популяр булуын күрәбез, бу спорт төрен яраталар. Без hәрвакыт инициативалар hәм шөгыльләнү теләге булган районнарга ярдәм итәргә тырышабыз. Алга таба да мондый муниципалитетларга ярдәм кулы сузарга әзербез. Безнеӊ берничә программа бар, бу “Добрый лед“ фонды белән хезмәттәшлек итү генә түгел, хәзерге вакытта яӊа юнәлешләр эшләнелә. Спортны бергә үстерәчәкбез!“, — дип өстәде Алексей Михайлович.

Билгеле булганча, президент указы нигезендә, 2030 елга физик культура hәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше 70 процентка җитәргә тиеш. Шуӊа күрә массакүләм спортны үстерү төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә төп бурычларныӊ берсе булып тора. Бу юнәлештә уӊышлы күрсәткечләргә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнеӊ уртак хезмәте белән генә ирешергә мөмкин. Шунысы куанычлы, Барда округы халкы hәм җирле хакимият мәнфәгатьләре туры килә. Кешеләр спорт белән шөгыльләнергә тели, ә округ җитәкчелеге моныӊ өчен бөтен шартлар тудыра.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *