Горурланабыз!

ШУШЫ КӨННӘРДӘ Барда ЛПУМГсе ”Атлант“ клубы методисты Гүзәл Фәрит кызы Сафина милли мәдәниятне халык арасында таратуда күләмле эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессыныӊ рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу зур hәм көтеп алынган бүләккә Гүзәл Сафина лаек, чөнки аныӊ катнашыннан, “АйhайLook” вокаль ансамбле чыгышларыннан башка Бардада, район дәрәҗәсендә генә түгел, бөтенрәсәй, төбәкара дәрәҗәдәге бер генә зур чара да үтми.
Ансамбль солистлары инде күп еллар Чайковский, Пермь, Казан, башкала hәм башка шәhәрләр мәйданнарында чыгыш ясыйлар, татар халык җыры конкурслары призерлары hәм лауреатлары булып торалар.
Шулай итеп, 2013 елда Гүзәл Фәрит кызы үзенеӊ шәкертләре белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайныӊ “Туган тел” җыры белән Бөтенрәсәй авыл Сабан туен ачып җибәрде, шуннан бирле ул җыр барлык ТВ-каналлары аша трансляцияләнә.
Рәхмәт хатын ул ансамбльнеӊ 2019 елныӊ октябрендә Бардада милли берләшмәләрнеӊ дүртенче форумы кысаларында Бөтенрәсәй конференциясендә чыгыш ясавыннан соӊ алды. Чын күӊелдән аны уӊышлары белән котлыйбыз hәм яӊа иҗади уӊышлар телибез!

Ләйсән ИМАЙКИНА, Барда ЛПУМГсенеӊ социаль эш буенча белгече.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *