“Гүзәл Чулман“ Барданы яулады!


Мартныӊ соӊгы көннәрендә Үдик, Түбәнавыл hәм Икенче Әрҗән авылларында Пермь шәhәреннән “Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле концертлары булды. Ә 31 мартта алар тәүге чыгышлары белән үк Барда тамашачысы күӊелен яулады.
“Гүзәл Чулман“ ансамбле моннан 7 ел элек кенә барлыкка килгән. Аны Пермь краенда яшәүче талантлы яшьләр – матур кызлар hәм сөлектәй егетләр тәшкил итә.
Алар крайныӊ төрле районнарыннан: Орда, Октябрь, Уен, Суксун, Кишерть, Оса, Кунгур, Чернушка, Барда районнарыннан hәм Пермь районы Башкултай авылыннан җыелган.
Барда районыннан ансамбльдә 2 кыз hәм 3 егет бии: Әрәмәавылдан Альбина Акбашева, Каенавылдан Радик Габдукаев hәм Бардадан Роза Ибраева, Илнар Кариев, Эльсаф Иткинов.
Радик Габдукаев Пермь сәнгать hәм мәдәният колледжын тәмамлап хореограф белгечлеге алган. Ансамбль составында биюче Полина Җиhаншина да хореограф, биюләрне сәхнәгә куюда Радик белән икесенеӊ өлеше зур, алар хаклы рәвештә ансамбльдә тәрбияләнгән кадрлар булып санала.
Шактый яшь булуына карамастан, бу ансамбль крайда hәм Рәсәйдә дә танылу алган инде. 2011 елдан бирле “Түгәрәк уен“ Бөтенрәсәй татар фольклоры конкурс-фестивалендә уӊышлы катнашалар. Ансамбльнеӊ барлыкка килүе дә шул “Түгәрәк уен“ бәйгесе белән бәйле. Коллектив 2016 елда Италиядә, 2018 елда Венгриядә hәм Сербиядә үткәрелгән халыкара конкурсларда катнашып лауреат исеменә лаек булган. Чит илләрдә сәяхәт вакытында, инглиз телендә иркен аралашканлыктан, Барда яшьләре тәрҗемәчеләр ролен үтәгән. 2018 ел ахырында Екатеринбург шәhәрендә уздырылган “Шома бас“ ачык төбәкара татар биюләрен башкаручылар конкурсында гран-при иясе булуга да ирешкәннәр. 2019 елныӊ җәендә исә Испаниядә узачак халыкара бәйгегә чакыру алганнар hәм барырга җыеналар.
“Гүзәл Чулман“ ансамбле Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае мәдәният, яшьләр сәясәте hәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, М.И. Калинин исемендәге мәдәният сарае муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе hәм “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте“ төбәк җәмәгать оешмасы ярдәме белән эшчәнлек алып бара. Ансамбль җитәкчесе Гөлүзә Хәмзина әйтүенчә, коллектив ике төп юнәлештә эшли: алар Рәсәйдә hәм Пермь краенда яшәүче татарларныӊ биюләрен тирәнтен өйрәнеп сәхнәгә куя. Бу кичтә Самара татарларыныӊ “Вак ярмәк“ биюен карап куандык, инде Себер татарлары биюләрен тамашачы хөкеменә әзерлиләр икән. Оста егет hәм кызлар башкаруында “Болгар сугышчылары“, “Бөрлегән“, “Яулык белән бию“, “Чабата“ биюләре аеруча ошады. Орда районыныӊ Башап авылы кызы Диана Гатина hәм Бардадан Эльсаф Иткинов биюләре дә бик килеште безгә.
Пермь краенда яшәүчеләрнеӊ биюләрен өйрәнү өчен ансамбль вәкилләре (җитәкчелеге) район авылларында фәнни-этнографик экспедицияләрдә булып, сакланып калган биюләрне — чын фольклор үрнәкләрен өйрәнәләр. Мәсәлән, Октябрь районы авылларында яшәүчеләрдән “Кәтикәт“, Кунгур районында “Кәтинкә“ биюләрен өйрәнеп сәхнәгә куйганнар. Ансамбльдәге 8 пар егет hәм кыз бу биюләрне искиткеч дәрәҗәдә башкарды, үзебез яктагы биюләрне сәхнәдә күрүебезгә, көйләрне ишетүгә чиксез куандык. Шулай ук киемнәрдәге үзенчәлекләр дә игътибар үзәгендә.
Алъяпкычлар бизәлеше музейдагы үрнәкләрдән алынган hәм махсус тукылган. Шунысы сөенечле, Гөлүзә Гаязетдин кызы җитәкчелегендәге экспедиция Барда районыныӊ Каенавыл, Түбәнавыл, Сараш, Танып, Бөреҗле авылларында да булып, бию үрнәкләрен видеога яздырып киткән иделәр. “Аллаhы боерса, Барда татарлары биюен дә сәхнәләштерәчәкбез, авылларда бик бай материал тупладык“, — диде ул. Сүз уӊаеннан, Гөлүзә Хәмзинаныӊ әнисе Барда районыныӊ Кодаш авылында туып үскән, Барсаевлар нәселе вәкиле икән.
Концертны Уен районы Иштирәк авылыннан Зөлфәт Мөхәррәмов үзенеӊ җырлары белән бизәде, аӊа тамашачылар да бик теләп кушылды.
Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н. Назин hәм Барда муниципаль районы администрациясе мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, край татарлары мәдәниятен өйрәнү hәм үстерүдәге зур өлешләрен бәяләп, коллективка рәхмәт хаты hәм бүләкләр тапшырдылар.
Тамашачылар яшь артистлар чыгышын бик җылы кабул итте, концерт ахырында хәтта басып алкышлады. “Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле җитәкчесенә, чыгышларны сәхнәгә куючы белгечләргә hәм, әлбәттә, очкын чәчеп биюче егет hәм кызларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Сезгә иӊ изге теләкләребезне юллыйбыз, җиӊү арты җиӊүләр насыйп булсын. Барда сәхнәсендә сезнеӊ яӊа чыгышыгызны көтеп калабыз.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Фото интернеттан.
P.S. Гөлүзә Гаязетдин кызы Барда татарлары биюен сәхнәләштерүдә райондашларыбызныӊ ярдәм итүләрен сорый. Хатын-кызларныӊ элекке бизәнү әйберләре: муенса (мынчак), алка (колак сырга), чулпы, беләзек h.б. үрнәкләре сакланып калмады микән? Теләүчеләр редакциягә 2-00-32 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *