Сезнеӊ белән горурланабыз!

Бөек Ватан сугышы ветераннары олы хөрмәтебезгә лаек. Җиӊү бәйрәме алдыннан округ җитәкчелеге инде традицион рәвештә hәр ветеранны өенә барып котлады. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, район ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, авылларда территориаль бүлек начальниклары: I Бардабашта Р.Ә. Исмакаев, Сарашта Р.Ш. Тимганов, Әрәмәавылда М.И. Галина, Әрҗәндә Р.Х. Мөрсәлимов, Искилдедә Л.М. Жуйкова hәм ветераннар оешмалары әгъзалары изге теләкләрен җиткерде.
Котларга килүчеләр ветераннарны тәбрикләп күчтәнәч, бүләкләрен тапшырдылар hәм бергә-бергә тагын бик күп тапкыр Җиӊү язын каршыларга насыйп булуын теләделәр.
Бүләкләр җыелмасы Пермь крае губернаторы Д.Н. Махонин, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухих, “ЛУКОЙЛПЕРМЬ” ОООсы генераль директоры О.В. Третьяков, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, Барда муниципаль округы администрациясе hәм Дума депутатлары исеменнән тапшырылды.
Быелгы Җиӊү язын нибары 3 Бөек Ватан сугыш ветераны каршы алды: Шәрифулла Әхмәтгали улы Бакунов, Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов, Вахит Мөхлис улы Акбашев hәм сугыш ветераннарына тиӊләштерелгән 4 кеше: Габделбәр Гайса улы Сәвәләев, Рәүхәтулла Миниәхмәт улы Ишморатов, Кашфулла Шәймәгасүм улы Сардыков, Нәҗип Гәрәй улы Туймачев.
Ветераннар арасында иӊ өлкәне Шәрифулла Әхмәтгали улы (рәсемдә улы Шәйхәли белән) 6 майда 105 яшен билгеләп үтте.
1916 елда Чириз авылында туган ветераныбыз гомеренеӊ күп елларын Иске Чат авылында уздырган. Фронтовик 2011 елдан бирле I Бардабаш авылында оныгы Альберт, килене Эльмира hәм оныкчыгы Салават белән яши. Шәрифулла бабай күзләре буенча I төркем инвалид. Хәтере чагыштырмача яхшы, күӊеленнән җыр юллары башкара, гел изге уйда — догада икән. 1941 елныӊ августында ил сагына чакырыла ул, 3нче укчы полкта хезмәт итә. Сентябрьдән ноябрьгә кадәр хәрби походларда, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, 15 ноябрьдә каты яраланып Владимир hәм Казан шәhәрләре госпитальләрендә дәвалана. Беренче hәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Фашистлар Германиясен җиӊүгә 20 ел”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиӊүгә 30 ел”, “СССР Кораллы көчләренә 60 ел” медальләре, “Бөек Ватан сугышында Җиӊүгә 25 ел” билгесе h.б. белән бүләкләнгән. Савыккач гаилә кора, тимерче булып эшли. Ике улы туа, олы улы Шәйхәли быел 80 яшен тулган, ул тормыш иптәше Тәслимә апа Тубилова белән II Әрҗән авылында яши. Кече улы Нәҗмехан инде безнеӊ арада юк.
Ветераннарныӊ hәркайсы катлаулы, авыр сугыш юлы узган. Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов 1925 елда Сарашта туган, ул хәзер 95 яшьтә, туган авылында кызы Мөршидә тәрбиясендә гомер кичерә. 1943 елныӊ салкын кышында, 17 яшен тулгач, хәрби хезмәткә чакырыла.
— Беренче январьда 45 градус салкын иде. Әти толыпка төреп чанага утыртты да ат белән Куеда станциясенә алып китте. Вокзалда кунганнан соӊ поездга утырып бардык. Ашау ягы авыр булды. Хәзер тормышлар яхшы. Сез дә озын гомерле булыгыз, — ди Г.Ш. Тимганов.
Чиләбе өлкәсенеӊ Златоуст шәhәрендә булганнан соӊ, Литвага җибәрелә, Каунас шәhәре янында сугышта катнаша, аэропортта моторист хезмәтен үти. 1945 елда Познань шәhәрендә сугыша, Чехословакиянеӊ Братислава шәhәрендә әсирләрне билгеләнгән урынга илтүне башкара. 1946-1948 елларда Германиядә Берлинда хезмәт итә. Биредә аэродромда Як15 hәм Ла-9 самолетларын ягулык белән тәэмин итә. 1950 елда гына туган якларга кайту бәхетен татый.
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиӊгән өчен” медаленә hәм юбилей медальләренә ия була.
Әрәмәавылдан Вахит Мөхлис улы Акбашевка быелныӊ беренче сентябрендә Алла бирсә, 95 яшь тула. Ул сугыш утына 1944неӊ октябрендә керә, 37 дивизиянеӊ 41 полкында (пехота) хезмәт итә. Башта Көнбатыш фронтта, аннан IV Украина фронтында сугыша. Одерны форсироСабантуйлар үткәрү графигы вать итүдә катнаша, соӊрак Чехословакиягә, Польшага озатыла.
Җиӊү хәбәрен 9 Майда Прага аэродромында ишетә. Әрәмәавылга 1945 елныӊ ноябрендә кайта.
Габделбәр Гайса улы Сәвәләев I Әрҗән авылында яши. Сугыш башланганда аӊа 13 яшь тулган гына була. Яшүсмер булуына карамастан, илгә авырлык килгән бу елларда ул колхозга булыша: ат җигеп җирне сука белән сөрә, тырмалый, станциягә иген ташый – барлык колхозчылар кебек көнне төнгә ялгап эшли.
Хезмәте лаеклы бәяләнә, “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1951 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла, Көнбатыш Белоруссияне бандерачылардан азат итә. Габделбәр Гайса улы күкрәген “1941-1945 еллар фронтовигы” билгесе, “Георгий Жуков” медале, “Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел” медале бизи. 93 яшьлек ветеран ил-көннәргә тынычлык теләп яши.
Рәүхәтулла Миниәхмәт улы Ишморатов Совет Армиясе сафларына 1954 елда чакырыла, хәрби хәзерлекне Румыниядә уза, аннан Венгриягә җибәрелә. Будапештны баш күтәрүче фетнәчеләрдән саклый.
Кашфулла Шәймәгасүм улы Сардыков та Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. 1954 елдан чакырылып хәрби хезмәтен Венгриядә уза, 1957 елда демобилизацияләнә. Ул 3енче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, хәзер Бардада яши.
Нәҗип Гәрәй улы Туймачев 1934 дөньяга килә. Шулай ук Венгриядә баш күтәрүче фетнәчеләр белән бәрелештә катнаша.
Фидакарь хезмәте өчен аларны Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тиӊләштерәләр.
Ветераннарыбызныӊ тормыш юлы бай hәм сокланырлык. Бәйрәм белән котлауны алар шатланып кабул иттеләр: “Бик зурладыгыз, рәхмәт”, — диделәр. Алар гомерләрен куркыныч астына куеп, ил азатлыгы өчен көрәшкәннәр, тыныч тормышны тырыш хезмәткә багышлаганнар. Җиӊүнеӊ ничек яуланганын без онытмаска тиеш. Хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы тазалык, тыныч тормыш телик, рәхмәтебезне белдерик. Без сезнеӊ белән горурланабыз!

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *