Чик сагында хезмәтебез белән горурланабыз

АБЫЙЛЫ-ЭНЕЛЕ Ишмановлар Байавылда туып үскәннәр. Язмышларында уртак юллар күп: икесе дә чик сагы гаскәрләрендә, Чечен республикасында хезмәт иткәннәр, ә хәзер Барда районы эчке эшләр бүлегендә эшлиләр.
Бертуганнарныӊ өлкәне Ринат армия сафларына 1994 елныӊ декабрендә алына. Хезмәте туган яклардан бик еракта – Амур өлкәсендә башланып китә. Башта ярты ел Прогресс поселогында сержант составы мәктәбендә укый ул. Кече сержант исеме алып Кытай белән ил чигенә — Магадан шәhәренә чик сагы отрядына җибәрелә, бу 1995 елныӊ май ае була.
— Яӊа килүче солдатларны хәрби эшкә – ил чикләрен сакларга өйрәттек, водительләрне В hәм С категорияләренә әзерләдек. Аннан хезмәтем Магадан өлкәсе, Арман шәhәрендә чик буе заставасында дәвам итте. Чик сагы гаскәрләренә үзем теләп киттем, монда хезмәт узуым белән горурланам.
Ринат Марсель улы беренче hәм икенче дәрәҗә хәрби спортчы h.б. күкрәк билгеләренә лаек була. Туган авылына 1996 елныӊ ноябрендә кайтып төшә. Армиягә кадәр Оса педагогия училиùесын тәмамлаганга күрә, башта Байавыл мәктәбендә балалар укыта.
Аннан аныӊ язмышы эчке эшләр бүлеге органнары белән тыгыз бәйләнә, Пермьдә эчке эшләр идарәсенә урнаша. Хәзер исә Бардада җинаятьләрне ачу бүлегендә оперуполномоченный, полиция майоры. Ишмановлар гаиләсе I Әрҗәндә яши, 2 ул hәм бер кыз тәрбиялиләр, тормыш иптәше Элеонора суд приставларында эшли.
Ринатныӊ бертуган энесе Илнур әнисе белән Байавылда яшиләр. Илнурныӊ солдат хезмәте 2004-2006 елларга туры килә. КабардаБалкар республикасы Нальчик шәhәрендә 3 ай укуда булганнан соӊ ул Грузия белән чик буена – Назрань чик сагы отрядына билгеләнә.
3 ай буе Чечен республикасы Аргун чик буе отрядында да хезмәт итәргә туры килә. Аннан кайткач чик сакчысы-наводчик буларак хезмәтен янә Назраньдә дәвам итә, кече сержант була.
— Әниләр, туганнар белән хат алышып тордык. Хезмәтнеӊ бер елы узгач телефоннан шалтырата башладым. Сагына идек, кайтасы килә иде. Авылга 2006 елныӊ ноябрендә кайтып кердем. Җ иде ел нефтьчеләрдә, аннан Пермь эчке эшләр бүлегендә, хәзер Барда дежур бүлегендә водитель булып эшлим. Армия елларын сагынып искә алам. Чик сагында хезмәт итүем белән горурланам.
Без очрашуга Ишмановларныӊ әниләре – Дамирә Тәлгать кызын да дәштек. Ул бит улларына лаеклы тәрбия биргән, солдат хезмәтенә озатып изге теләкләрен тели-тели зарыгып көтеп алган.
— Ике улым – ике таянычым, ярдәмчеләрем. Мәктәптә дә яхшы укыдылар, тәртипле булдылар. Хәзер дә ярдәмләшеп яшибез. Армиягә озатуы, көтүе авыр булды, билгеле.
Теләктә тордым hәрвакыт. Гомеремне мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышладым, авылда ветераннар советы әгъзасы. Балаларыма тиӊ гомер, имин тормыш, иман, тәүфыйк телим, таза булсыннар, үз балаларын үзләре әтиәни назында үстерсеннәр.
Чик сагында хезмәт итү – зур дәрәҗә ул.
Бертуган Ишмановларга киләчәктә дә сынатмаска, туган илебезгә лаеклы хезмәт итәргә булсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *