Әтиемнең тавышы

Насур ЮрушбаевУкучыларыбыз бәлки хәтерлидер, Нәсүр Юрушбаевның берничә ел элек газетабыз битләрендә Германиядәге тормыш турында язмалары басылган иде. Быел ул Татарстанда яңа хезмәте белән танылды. Казанга X халыкара мөселман киносы фестиваленә үзенең «Әтиемнең тавышы» дигән документаль фильмы белән катнашырга килде.

Нэсүр Юрушбаев — тумышы белән Барда районыннан. Сиксәненче еллар уртасында Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыганда немец кызы белән танышып, шуңа өйләнеп, Германиянең Лейпциг шәһәренә яшәргә киткән, өч баласын аякка бастырган. Бүген ул — ирекле журналист, кечкенәдән хыялланган шөгыле — документаль фильмнар төшерү белән мавыга. Архивларда актарынып, материалын үзе таба, сценариен да, текстларын да үзе яза, режиссеры да, операторы да, композиторы да — үзе. Фильмнары өчен материаллар җыйганда Нәсүр Германия архивларыннан Татарстанга, татарларга, төрки халыкларга кагылышлы мәгълүматлар да эзли. «Әтиемнең тавышы» дигән фильмны төшерү бик тә кызыклы мәгълүматка юлыккач башланган. Нәсүрнең кулына 1931 елда немец галиме Г.Вайль язган китап килеп кергән. Әлеге китапта татарча текстлар язылган икән. Ә галим бу текстларны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә тоткынлыкка төшкән мөселманнарның аудиоязмадагы тавышларын тыңлап язган. Нәсүр беренчел чыганакны эзләргә тотынган.

Татарча җырлар, шигырьләр, Тукай һәм татар бәйрәмнәре турында сөйләм текстлары язылган барлыгы 43 тәлинкә (пластинка) Берлин дәүләт китапханәсендә саклана, — дип сөйләде Нәсүр. — Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Берлин янындагы «Виноград тавы» лагеренда 12 мең татарны һәм башкортны әсирлектә тотканнар. Алар өчен хәтта махсус мәчет тә төзеткәннәр. Бу тоткыннарны немецлар үзләре ягына аудармакчы булганнар. Ә немец галимнәре экзотик халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү мөмкинлегеннән файдаланып калганнар -аларны җырлатканнар, шигырьләр һәм хикәяләр сөйләткәннәр. Шул рәвешле 1916 елда әлеге тәлинкәләр барлыкка килгән.

Немецлар бик төгәл һәм пөхтә халык. Алар һәрбер тоткынның исем-фамилиясен, туган җирен язып, исемлек төзегәннәр. Әлеге исемлектә Нәсүрнең игътибарын Питрәч районының Күн авылыннан Ибраһим Хәлимов дигән тоткын җәлеп иткән. Нәсүр интернет аша шушы кешенең туганнарын эзләп тапкан. Баксаң, авылда Ибраһим Хәлимовның кызы — яше инде 80нән узган Венера апа яши икән. Нәсүр шундук Татарстанга — Венера апа янына очкан. Аңа әтисенең тере тавышын тыңлаткан! Аннары «Әтиемнең тавышы» дигән документаль фильм төшергән.

Кадр из фильмаБаксаң, Ибраһим туган авылына әсирлектән 1918 елда исән-имин кайтып төшкән икән. Укытучы булып эшли башлаган, хәтта мәктәп тә төзеткән. Буш вакытында Ибраһим велосипедка утырып чыгып китеп, тирә-якны фотога төшереп йөри торган булган. Авыл кешеләре сөйләвенчә, сәпит белән фотоаппаратны ул тоткынлыктан алып кайткан. Ибраһим авылдашларына Германиядә йортларның һәм юлларның нинди икәнен дә сөйләгән, бу сүзләрнең киләчәк язмышы өчен ни дәрәҗәдә куркыныч белән янавы турында уйламаган. һәм «халык дошманы», «немец шпионы» дип, аны 1937 елның сентябре төнендә өеннән алып киткәннәр. Бу вакытта кызы Венера апага бишь яшь булган. 1938 елның 20 июлендә 47 яшьлек Ибраһимны Казанда атып үтергәннәр….

«Әтиемнең тавышы» документаль фильмында барысы да бар: Нәсүрнең Венера апа белән очрашуы да, аңа әтисенең тавышын тыңлатуы да, Венера апаның хатирәләре дә, тоткын Ибраһим Хәлимовның Казандагы Архангел зиратындагы каберенә чәчәкләр кую да…

Казанга бу юлы кайтуында режиссер Нәсүр Юрушбаев Татарстан хөкүмәтенә гаҗәеп зур байлык бүләк иткән. Ул 400 ел элек Германиядә нәшер ителгән беренче татар басма китабы, татар тарихына, төрки дөньясына кагылышлы 400 дән артык ядкарь тупланган каталог, 1700-1815 елларда татар һәм башкортларның Наполеонга каршы сугышта катнашканлыгы сурәтләнгән, юрталары, атлары, кораллары төшерелгән төсле литографияләр — барлыгы 13 сенсацион документ алып кайтып тапшырган.

Фильмнан кадр


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *