Бай эчтәлекле hәм нәтиҗәле ел

Чираттагы ел ахырына якынлаша, димәк, арадаш нәтиҗәләр ясау вакыты җитә. Газета битләрендә еш кына зур hәм кече авылларыбыз, аларныӊ ничек “яшәве“, мөhим социаль мәсьәләләр нинди средстволар исәбенә хәл ителүе турында материаллар чыга. Шушы көннәрдә без Печмень территориаль бүлегенә барырга hәм территория начальнигы Л.М.Жуйковадан бу елныӊ ничек узуы, торак пунктларга нинди программалар кысаларында финанс чаралары җәлеп ителүе турында сорашырга булдык.

Печмень территориаль бүлеге Печмень, Карман, Күчтәнти, Асюл, Зязелга, Түбән Искилде hәм Әмировка авылларын берләштерә. Соӊгы исәпкә алу нигезендә, 736 хуҗалыкта 1417 кеше яши, шуларныӊ 385е – печменьлеләр. Биредә яшәүчеләр өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, кибетләр, мәчетләр hәм бер чиркәү эшли. Мәшгульлек турында сөйләгәндә, җирле халык социаль, сәүдә өлкәсендә, нефть тармагында эшли, үз КФХларын ача яки башка шәhәрләргә вахта ысулы белән эшләргә йөри.

Лидия Мәсхүт кызы сүзләренчә, узып баручы ел территория өчен бик бай эчтәлекле hәм нәтиҗәле булган. Төрле объектларда, hәр торак пунктта диярлек ремонт, төзелеш эшләре барган, мөhим объектлар барлыкка килгән. Үзсалым, Пермь крае хөкүмәтенеӊ 2018 елныӊ 14 мартындагы 108-п санлы күрсәтмәсе, край субсидиясе hәм башка программалар ярдәмендә, шулай ук Барда муниципаль округы администрациясенеӊ булышлыгы белән, әлеге территориягә 60 миллионнан артык финанс чаралары җәлеп ителгән. Сумма, әлбәттә, зур, ләкин башкарылган эшләр күләме дә шактый.

— Балалар – төп байлыгыбыз, шуӊа күрә Печмень мәктәбен ремонтлаудан башлыйм. Край субсидиясе кысаларында бина түбәсе ныгытылды, тәрәзә астындагы стеналар өлешчә төзекләндерелде, идән тулысынча алмаштырылды. Хәзерге вакытта стеналарны буяу, яӊа ишекләр урнаштыру эшләре бара. Тиздән идәнгә линолеум җәеләчәк, кайбер тәрәзәләр алмаштырылачак, ә ашханәдә плиткә яӊартылачак. Шулай ук фасадны тышлау планлаштырыла. Эшләр июль аенда башланды, контракт буенча 1 декабрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Мәктәп авылда мөhим объект, биредә беренчедән унберенче класска кадәр 100 бала белем ала, — дип сөйли Лидия Жуйкова.

Мәктәп бинасын ремонтлаудан тыш, җәен биредә спорт залы да яӊартылган, эшләр край хөкүмәтенеӊ 108-п санлы күрсәтмәсе кысаларында башкарылган, шулай ук аныӊ нигезендә биредә универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасыныӊ төп максаты – авыл халкыныӊ тормыш сыйфатын hәм иминлек дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге программа печменьлеләргә балалар бакчасы бинасыныӊ фасадын тышларга ярдәм иткән.

“Сугыш“ – иӊ куркыныч сүзләрнеӊ берсе дип уйлыйм. Күпме кайгы-хәсрәт алып килә ул. Үз гомере бәрабәренә бәйсезлеккә хокукыбызны саклаган кешеләрнеӊ истәлеген мәӊгеләштерү максатыннан, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә урнаштырылган обелисклар hәм монументларны яӊарту буенча зур эш башкарыла.

Зязелга халкы да бу изге эштән читтә калмый. Үзсалым кысаларында җирле халык средстволарына hәм край ярдәме белән октябрь аенда биредә hәйкәл яӊартыла. Плитәләрдә Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган Зязелга, Ашатли, Семселяктан 96 якташыбызныӊ фамилияләре урнаштырылган.

— Быел урамнарны яктырту эшен дәвам иттек. Үзсалым кысаларында Печменьнеӊ Зеленая hәм Ленин урамнары буенча өч километрга якын арада баганалар куелды hәм яктырткычлар урнаштырылды. Бюджеттан тыш финанслау чыганаклары белән дә кызыксынабыз. Ел саен “ЛУКОЙЛ“ ПАОсыныӊ социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашабыз. Элегрәк нефтьчеләр грантына купель төзелеп, Печменьдә сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә hәйкәл ремонтланса, быел Печменка елгасы чистартылды. Башкарылган эшләрдән соӊ, аерым алганда елганы чүп-чардан, куаклардан чистартып, су юлын бераз төзәткәннән соӊ, бик матур күренеш ачылды. Биредә инде 30 елга якын мондый эшләр башкарылмаган. Халык өчен сәламәтлек саклау темасы да мөhим, аны да читләтеп үтмибез. Карманда фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара. Хәзерге этапта стеналар төзелде, түбә ябылды, коймалар урнаштырылды, — дип уртаклаша территория җитәкчесе.

Печмень территориаль бүлеге соӊгы елларда актив рәвештә газлаштырыла. Күпләргә мәгълүм булганча, 2019 елда Күчтәнтигә зәӊгәр ягулык килде hәм җаваплы затлар алдында социаль объектлардагы котельныйларны газ белән җылытуга күчерү бурычы куела. Шул ук елны клуб газлаштырыла, ә быел Күчтәнти мәктәбен газлаштыру буенча эшләр башкарылды, тиздән анда да газ җибәреләчәк. Бүген ФАП урнашкан элеккеге авыл советы бинасын газлаштыру буенча кирәкле документлар әзерләү эшләре бара инде. Агымдагы елныӊ сентябрендә Печмень hәм Асюлда газ җибәрү тантанасы булды, ике авылныӊ 250 хуҗалыгыннан дүртесе кыска вакыт эчендә газга тоташтырылды. Хәзерге вакытта тагын 79 хуҗалыкны газлаштыру өчен документлар әзерләнгән.

Озын булмаган, әмма эчтәлекле әӊгәмәдән соӊ Лидия Мәсхүт кызы hәрвакыт таянырга мөмкин булган бер ышанычлы гаиләгә барырга тәкъдим итте. “Дамир Муса улы hәм Надежда Викторовна Мостаевлар, эшләре күп булуга карамастан, hәрвакыт ярдәм итәргә әзер, моныӊ өчен мин аларга бик рәхмәтле. Гаилә башлыгына юлларны чистарту буенча мөрәҗәгать итәргә булса, Надеждадан башка Печмень, Искилде, Зязелга, Карман hәм Күчтәнтидә бер генә чара да үтми. Кыскасы, бу гаилә өчен бик шатланам hәм горурланам“, — диде әӊгәмәдәшем.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *