Баш табибның төп бурычлары

Сәламәтлекбәhасез табигать бүләге, кызганыч, тик ул мәңгегә бирелмәгән. Сәламәтлек турында уйларга гына түгел, ә hәр көн hәм сәгать кайгыртырга да кирәк. Ел саен, 1950 елның 7 апреленнәнБөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салынган көннән башлап, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы мөhим дата алдыннан без район үзәк больницасының баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллин белән сөйләшергә hәм округның сәламәтлек саклау өлкәсе нинди авырлыклар белән очрашуы, агымдагы елга нинди планнар билгеләнүе hәм пандемия чорында коллективның ничек эшләве турында белешергә булдык.

Илнур Әдhәмович, сүзебезне округның узган елгы демографик күрсәткечләреннән башлыйк.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның 1 январена район халкының гомуми саны 24556 кеше тәшкил итә, территориядә яшәүчеләр арасында пенсионерлар өлеше – 27 процент. Статистика буенча, узган елда 253 бала туган, 386 кеше вафат булган, шуларның 81е – эшкә яраклы кешеләр. Гомумән алганда, уртача гомер озынлыгы 70 яшьтән аз гына күбрәк тәшкил итә, ир-егетләрнең — 63, хатын-кызларның — 79 яшь. Үлемнәрнең төп сәбәбе — кан әйләнеше системасы авырулары (204 кеше яки 51,9 процент). Тышкы сәбәпләрдән, ягъни төрле җәрәхәтләрдән hәм агуланулардан 46 кеше үлгән, өченче урында – яман шешләр белән бәйле үлемнәр. Шулай ук аш кайнату, сулыш органнары авыруларыннан hәм башка сәбәпләр аркасында үлү очраклары теркәлгән. Яңа коронавирус инфекциясеннән 11 кеше үлгән.

— Яман шеш – XXI гасыр чумасы диләр. Округыбызда онкология белән авыручылары күпме?

— Узган елда онкологиядән 44 кеше вафат булган, 75 яман шеш авыруы ачыкланган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 12 очракка кимрәк. Диспансер исәбендә барлыгы 537 кеше тора. Беренче тапкыр ачыкланган очраклар арасында эчәклек яман шеше беренче урында, икенчедә — үпкә, өченчедә — сөт бизе яман шеше, шулай ук мәни бизе, тел, үңәч, ашказаны яман шеше очраклары теркәлә. Кызганыч, кайбер нозологияләр буенча авыру дәрәҗәсе югары. Моның сәбәпләре – авыруның үзен сиздермәве, яшерен агымы, пациентның врачка соңарып мөрәҗәгать итүе. 2019 елда поликлиникада онкологик авыруларны иртә ачыклау кабинеты ачылды, онкология буенча амбулатор ярдәменә лицензия алынды, терапевт табиб яңадан өстәмә укытылды, эндоскопик бүлек ныклап төзекләндерелде, кирәкле җиhазлар сатып алуга гариза бирелде. Бу чаралар авыруның иртә ачыклануында уңай чагылыш табар дип өметләнәм.

— Безнең территориядә социаль авырулар теркәләме?

— Соңгы 15 ел дәвамында Барда районы территориясендә ВИЧ-инфекция теркәлә, бу вакыт эчендә әлеге авыру белән 120 кеше ачыкланган, аларның 27се үлгән. Әгәр 2007 елга кадәр инфекцияләнүнең берничә очрагы гына булса, аннары үсеш күзәтелә, ә 2016 елда ВИЧ-инфекция беренче тапкыр 16 пациентта, 2019 елда – 19, узган елда 13 пациентта ачыкланган. Моннан тыш, безнең территориядә туберкулез hәм сифилис кебек социаль авырулар булган затлар теркәлә.

— Больницада кадрлар проблемасы бармы?

— 2020 елда кадрлар мәсьәләсендә җитди хәл килеп туды, төрле сәбәпләр аркасында 11 табиб эштән китте, аларның өчесе – лаеклы ялга чыкты, шулкадәр үк кеше башка төбәкләргә күчте, дүрт табиб икенче дәрәҗәдәге больницаларга эшкә урнашты, берсе бөтенләй эшчәнлек өлкәсен үзгәртте. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки финанслау, хезмәт хакы, hөнәри үсеш мөмкинлекләре, дәрәҗәләр арасында тәэмин ителеш төптән аерыла. 1990-2000 елларда район администрациясе тарафыннан булдырылган ресурс тулысынча файдаланылды. Проблемалар күп кенә факторлар белән бәйле, ә табиблар буыннарын алыштыруны пандемия белән бәйле хәл катлауландырды. Округыбыз сәламәтлек саклау өлкәсендә тагын бер проблема – табибларның hәм фельдшерларның яше. Мәсәлән, 20 фельдшерның сигезе – пенсия яшендәге hәм бүгенге көндә аларны алмаштыручылар юк. Үзәк район больницасының 48 табибының 11е – яшьләре буенча пенсионерлар.

Фельдшерларга ихтыяҗ зур, уку йортларында белгечлеккә өйрәнү 3 ел 8 ай дәвам итә hәм анда 11 класстан соң гына кабул итәләр. Фельдшерга укып, ашыгыч ярдәм бригадасында, рентген-лаборант булып, ФАПта эшләргә мөмкин. Бездә акушерлык hәм гинекология, стоматология, хирургия, терапия өлкәсендә белгечләр җитми. Мәгариф системасында үзгәрешләр булу сәбәпле, әзер белгеч алу мөмкинлеге 8-9 елга кадәр сузыла. Максатчан килешүләрне мәктәпне тәмамлаучыларның ординатурага, специалитетка керүенең шулай ук йөз процентлы гарантиясе дип булмый.

Әмма без өметне өзмибез, барысы да җайга салыныр hәм студентлар белгечлек алганнан соң туган төбәкләренә әйләнеп кайтырлар дип ышанабыз. Әйтик, 2020 елда ФАП фельдшеры, табиб-хирург эшкә кабул ителде, якын елларда укулардан табиб-терапевт (2021 ел), гомуми практика табибы, акушер-гинеколог hәм фтизиатр (2022 ел), ә 2023 елда – хирург hәм инфекцияле авырулар буенча белгеч кайтуы көтелә. Округ администрациясе hәм Думасы сизелерлек ярдәм күрсәтә, шулай ук медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү буенча муниципаль дәрәҗәдә программа эшләнгән hәм кабул ителгән, моннан тыш, табиб “Земский фельдшер” hәм Земский доктор” программалары кысаларында дәүләттән ярдәмгә исәп тота ала. Әмма “максатчан” программалардан авылда кимендә өч ел эшләп кенә файдаланырга мөмкин булачак.

— Узган елда пандемия чорында больница ничек эшләде?

— Яңа коронавирус инфекциясе, Европа hәм Америкадан аермалы буларак, совет сәламәтлек саклау моделенең пандемия очрагында тотрыклырак булуын күрсәтте. Без авыр 2020 елны кичердек, якыннарыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне югалттык. Районда нуленче пациент 2020 елның апрелендә теркәлде, шулай итеп 31 декабрьгә кадәр барлыгы 545 беренчел коронавирус инфекциясе ачыкланган пациент теркәлгән. Бу инфекция 11 якташыбызның гомерен өзде. Район үзәк больницасы эше Роспотребнадзор киңәшләре буенча үзгәртеп корылды: пациентларны планлы кабул итү, диспансерлаштыру, планлы госпитальләштерү тукталды, өйдә медицина ярдәме күрсәтүгә басым ясалды. Сентябрь, октябрь hәм ноябрь айлары аеруча авыр булды, ул чакта “кызыл зона” дип үзгәртелгән больницалар авыручылар белән тулы иде. Инфекцияле пациентларыбызның күбесе бу айларда инфекция, терапия бүлекләрендә дәваланды. Пневмония диагнозы белән пациентлар саны 23-25кә кадәр җитте, барысына да кислород ярдәме кирәк иде диярлек. Табиблар, шәфкать туташлары, җыештыручыларның фидакарьлеге, район администрациясе hәм край сәламәтлек саклау министрлыгының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә хәлне үзгәртә алдык. Хәзер атна эчендә COVID белән зарарлану очраклары өчтән дә артмый, округта вакциналау башланды.

— Агымдагы елга планнар белән таныштырыгыз әле.

— Бурычлар күп. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшне дәвам итү, ягъни округ халкын актив рәвештә вакциналау мөhим. Тагын бер мөhим момент – кадрлар мәсьәләсен хәл итү, ФАПларда урта медицина персоналының тулысынча формалашуына ирешү. Моннан тыш, эшкә яраклы затлар арасында үлем санын киметүгә, башлангыч стадияләрдә яман шешне ачыклау дәрәҗәсен арттыруга ирешү мөhим. Шулай ук диагностика җиhазларын яңартасы, өлкәннәр поликлиникасы, иске терапия корпусы кабинетларында ремонт эшләре алып барасы, Таныпта hәм Күчтәнтидә ФАПларны газлаштырасы килә. Карман халкы яңа модульле ФАПны түземсезлек белән көтә.

— Интервьюгыз өчен рәхмәт.

Әңгәмәне
Венера
Шәрәфетдинова
алып барды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *