Иң мөһиме — сәламәт бала

Главное – здоровый ребенокБИЛГЕЛЕ булганча, 1 январьдан безнең бала тудыру йортында йөклеләр патологиясе бүлеге юк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 1 ноябрендә кабул ителгән 572-н санлы приказы нигезендә бала тудыру йортлары 3 баскычка бүленде һәм йөкле хатын-кызларга, бала табучыларга ярдәм шуңа бәйле рәвештә күрсәтелә. Безнең больница беренче баскычка керә, биредә патологиясе булмаган йөклеләр кабул ителә. Әгәрнинди дә тайпылышлар күзәтелә икән, алар икенче баскычка — Оса шәһәренә күчереләләр. Әгәр җитди патология булса, ул вакытта өченче баскычка — Пермь шәһәренең Перинаталь үзәгенә җибәреләләр.
Мондый үзгәрешләр кертелгәннән соң ярты елдан күбрәк вакыт үтте. Алар бала тудыру йорты эшчәнлегенә нинди йогынты ясаган, медицина хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатында ничек чагылган — шушы һәм башка сорауларга акушер-гинекология службасы бүлеге мөдире, акушер-гинеколог врач Ф.Ш.Исмәгыйлова җавап бирде.

— Флера Шәфигулла кызы, Сез персоналның  эшен ничек бәялисез?

— Безнең коллектив тәҗрибәле, бердәм эшли. Мин яхшы беләм, хәтта бала тудыру катлаулы барганда да, бөтенесе дә оператив һәм дөрес эшләнәчәк. Шунысын билгелисем килә, бала тудыру йортын реорганизацияләү персоналның эш сыйфатына тискәре йогынты ясамады. Моны саннар да ачык күрсәтә: район буенча ярты ел эчендә хатын-кызлар консультациясендә 169 йөкле күзәтү үтте, 155 бала дөньяга килсә, безнең бүлектә генә дә 125 бала туды, 9ы Осада һәм 20се Пермьдә. Шушы вакыт эчендә бала тудыру вакытында безнең больницада бер бала да үлмәде, әмма үле бала туган ике очрак булды, аларның сәбәпләренең берсе яралгының инфекция белән йогышлануы.

— Йөклеләр патологиясе бүлегенең функциясе нәрсәдән гыйбарәт?

— Бу бүлекнең бурычы — йөкле хатын-кызларга югары квалификацияле, тәүлек әйләнәсендә махсус ярдәм күрсәтү, йөклелек авырлашканда дәвалау, шулай ук пациентларның йөклелек үзенчәлекләрен исәпкә алып, динамик күзәтү барышында ачыкланган башка авыруларны диагностикалау һәм дәвалау, авыру рецидивларын һәм йөклелекнең авырлашуын (осложнение) профилактикалауны тәэмин итү. Госпитальләштерү өчен төп күрсәткечләр булып йөклелекнең 22 атнадан соң алдан бала табу куркынычы, гестоз (шешенү, кан басымы күтәрелү), яралгының плацентар җитешмәве һәм гипоксия, йөклеләр анемиясе һәм башка кимчелекләр тора. Хәзер бу отделение юк һәм без патологияне ачыклап, хатын-кызларны 2 яки 3 баскычлы больницаларга җ ибәрәбез.
— Пациентларның барысы да гаиләсен, хуҗалыгын калдырып китәргә әзер түгелдер, мөгаен. Бу очракта нинди чаралар күрелә?
— Әйе, чыннан да, булачак әниләр чит больницага китәргә теләмиләр, шуның нәтиҗәсе буларак, баланы йө рткән яки тапкан вакытта еш кына төрле авырлыклар килеп туа. Әмма без, врачлар, ана һәм бала сәламәтлеге ө чен җаваплы, шуңа күрә дәвалау билгелибез, әгәр инде сабый дөньяга вакытыннан алда килә икән, таптырабыз -барысы да уңышлы булсын өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланабыз һәм барысын да эшлибез.

— Сез үле туган бәбиләр булуын әйттегез, мондый очраклар еш буламы? Ул нәрсә белән бәйле?

— Кызганычка каршы, соңгы вакытта мондый очраклар еш була, дисәм ялгыш булмас. Беренчедән, ул прегравидаль әзерлек начар алып барылу белән бәйле, ягъни хатын-кызның балага узганчы әзерлеге һәм тикшеренүе тиешле дәрәҗәдә булмау дигән сүз, соңыннан хроник авырулар һәм шул исәптән җенси юл белән бирелүче инфекцияләр ачыклана, ә ул еш кына яралгының инфекцияләнүенә китерә.
Әниләр аңласыннар иде — булачак сабыйның сәламәт тууы өчен берничә врачта булу, анализлар бирү, авыруны тапкан очракта дәвалану катлаулы түгел.

— Танышларымнан, гинекологка эләгү авыр, дип еш ишетәм. Сез нәрсә тәкъдим итә аласыз?

— Бу проблема чыннан да бар, барлык хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: әгәр кабул итүгә эләгә алмасагыз, борчылмагыз, сезнең сорауларга смотровой кабинетта тәҗрибәле акушеркалар җавап бирә алалар, алар район больницасында һәм гаиләне планлаштыру кабинетында кабул итәләр, кирәк булса, алар сезне хатын-кызлар консультациясенә җибәрә.

Барлык булачак әниләргә үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны телим. Врачка баруны соңга калдырмагыз, иртә срокта учетка басыгыз. Сәламәтлек һәм бәхетле әниләр булуыгызны телим!

Әңгәмәне Венера АЛАПАНОВА алып барды.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *