Читне макта, туган җиреңдә яшә

Диляра Хамитовна и Марат Миннеханович НурсубиныРАЙОНДА ел саен күп балалы гаиләләр саны арта бара, һәм бу, әлбәттә, сөендерә. Аларның берсе Икенче Әрҗәндә яши. Күпләр биредә эш табуы авыр дияр, тик эзләгән кеше һәрвакыт таба. Диләрә Хәмит кызы белән Марат Миннехан улы кемнәндер көтеп ятучылардан яки үз проблемаларында башкаларны гаепләүчеләрдән түгел — алар үз хуҗалыклары белән яшиләр.
Диләрә һәм Маратның күп балалы гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Эмилия 5 класста укый, аңа 11 яшь. Бик актив, биергә ярата, күп укый, төрле олимпиадаларда катнаша. Уллары Эмиль икенче класста укый, аңа 7 яшь, яшьтәшләре сыман, күп вакытын компьютерга багышлый. Иң кечкенәләре Родионга 1 яшь тә 8 ай, ул мультфильмнар карарга ярата.
Балалар — әти-әниләренең өйдә, бакчада, урманда төп ярдәмчеләре. Ә эшләр чыннан да күп, хуҗ алыкта тавыклар, бройлерлар, сыер, тана, 4 үгез асрала, алар гаиләне туйдыручылар. Хуҗабикәнең сүзләре буенча, сөт, каймак, эремчек, тавык йомыркасы, ә кышын ит — сатуга китә.
— Даими сатып алучыларыбыз бар, алар безнең продукцияне бик теләп алалар, хәтта кайвакыт үзебезгә дә калмый, — дип елмая Диләрә. — Шулай да төп керем җәен була — каен себеркеләре бәйлибез. Сезонына 70 меңнән күбрәк табыш алабыз. Тормыш иптәшем шулай ук утын белән шөгыльләнә, әзерли һәм халыкка сата.
Гаилә яшелчәләр дә күпләп үстерә. Инде традициягә кергән бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кыяр һәм помидордан тыш, карбызлар үстерәләр. Быел алар 10 данәгә җиткән.
Бу гаиләнең бәхет сере бик гади — зур акчалар эзләп читкә китәргә кирәкми, ә туган җирдә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Алар мондый нәтиҗәгә Пермьдә эшләп һәм яшәп караганнан соң килгәннәр, анда хезмәт хаклары квартирага түләү өчен китеп барган.
— Әйе, чыннан да, шәһәрдә яшәве кыйммәт, авылда җиңелрәк. Биредә барысы да үзеңнең, саф һава, җ иләк-җимеш, кошлар сайрый, табигать матур, зур булмаган керем белән дә яхшы яшәргә була, — дип кушыла безнең әңгәмәгә Марат. — Бу йорт әти-әниләремнән калды, капиталь ремонт ясадык, ана капиталына янкорма эшләдек, аны тәмамлагач, йорт бөтенләй иркен булачак.
Хуҗалыкта эш, әлбәттә, күп, әмма алар яраткан шөгыльләренә дә вакыт табалар. Мәсәлән, хуҗ абикә фиалкалар үстерә, туганнары һәм танышлары аның бу мавыгуын беләләр, шуңа күрә аңа яңадан-яңа сортлар алып кайталар. Диләрә тумышы белән Төнгүктән, узган ел алар Нурсубиннарның нәселләренә багышланган бәйрәм үткәргәннәр.
— Нурсубиннар бик күп икән — 100 күбрәк кеше җыелды. Бу очрашуда шуны аңладым, без үз туганнарыбызны аз беләбез. Ерак туганнар белән таныштык, бүген аларның кайберләре белән элемтә тотабыз, — ди Диләрә.
Хушлашканда кунакчыл хуҗалар яшьләрнең туган җирләрендә калуларын теләделәр. Кыенлыклар бөтен җирдә бар, тик кече ватаныңда барыбер җиңелрәк, «Читне макта, туган җиреңдә яшә», дип юкка гына әйтмиләр.
Венера ШАРАФУТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *