Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы

tukay

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе

Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның

Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.

2021 ел Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов тарафыннан ”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан “Татар халкы бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шуңа күрә туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга карата игътибар һәм ихтирам сүзләре тагын дә югарырак мөнбәрләрдән яңгырый.

Кадерле милләттәшләр, дуслар, туганнар, барыгызны да Габдулла Тукайның 135 еллыгы һәм Туган тел көне белән ихластан котлыйм. Халкыбыз “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
П
ремьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *