Елның беренче вакыйгасы

Ралли-Барда-2017Ралли буенча Россия кубогының 17 декабрьдә Киров өлкәсендә булган 1 этабыннан соң, илебезнең иң яхшы узышчылары 6-8 январьда Барда җирендә ярыштылар. “Ралли-Барда-2017“ – Пермь крае территориясендә 2017 елда бөтенрәсәй масштабындагы беренче спорт вакыйгасы“, – дип билгеләде бу чараны район башлыгы Сергей Ибраев җиңүчеләрне бүләкләү чыгышында. Дүртенче тапкыр Пермь крае автомобиль спорты федерациясе район администрациясе hәм башка оешмалар белән берлектә кышкы каникулларның чын бизәге булган ярышлар үткәрде.
Чара Россия кубогының 2 этабын, Урал hәм Идел буе федераль округлары зона ярышларының
2 этабын hәм 2017 елда ралли буенча Пермь крае Чемпионатының
1 этабын үз эченә алды. Раллиның гомуми озынлыгы 170 километр, аларның 94е – тизлекле участоклар. Катнашучыларның иң яраткан урыннары –трамплиннары hәм күп кенә текә борылышлар белән Барда, Озын Ялан hәм Төнгүк юллары. Аларда пилотлар сикерүләр hәм башка автомобиль трюклары ясап, тамашачыларны сөендерделәр. Оештыручылар җан атучыларның теләген дә исәпкә алганнар, hәм бу юлы ипподромда биредә җыелучылар барлык экипажларны hәм аларның карусель чабышларын күрә алдылар.
Ярышларны оештыручы, Пермь крае автомобиль спорты федерациясе ралли комитеты рәисе Валерий Слепов: “Бу көннәрдә безнең белән бергә зур чара – “Ралли-Барда-2017“ үткәрү буенча бер командада эшләүчеләргә барысына да — катнашучыларга, оештыручыларга, судьяларга рәхмәт. Ярышлар яхшы әзерлекле иде. Барысы да үз бурычларына җитди карадылар. Безнең hәрберебез ралли оештыруның уңай тәҗрибәсен туплый, ул чараны тагын да мавыктыргыч итәргә булыша“, — дип билгеләде.
Сергей Миннихан улы шулай ук безнең район өчен раллиның әhәмиятен ассызымлады: “Бу чара бик мөhим. Валерий Слеповка hәм башка оештыручыларга зур рәхмәт. Ралли безнең районда hәр ел үткәрелсен өчен күп уйландык. Вакыйга үсеп килүче буын өчен кирәк, бүген ул актив яшәү рәвеше алып баруның яхшы үрнәген алу мөмкинлегенә ия. Мин ышанам, безнең уртак эшебез халкыбызның яшәү сыйфатын күтәрергә булышлык итәр. Ә яшьләр үзләре өчен спортның яңа төрләрен ачар. Киләсе елда да узышлар Барда җирендә дәвам итәр, дип ышанам. Катнашучыларга hәм оештыручыларга спорт бәйрәме, килгәннәре, хуплаганнары, мастер-класс күрсәткәннәре өчен рәхмәт“.
Чарада район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Татьяна Балтаева да катнашты. Шулай ук алар ралли тамашачыларына hәм катнашучыларына изге теләкләрен җиткерделәр, барчасын бәйрәм белән котладылар.
Узышлар 2017 ел призерлары hәм җиңүчеләрен билгеләде. Пермь крае Ачык чемпионатының беренче этабында РЗК категориясендә өченче урында – Пермьнән Илья Хальфан hәм Рәис Айдерханов экипажы, Ижевскидан Станислав Кудрин hәм Николай Загребин икенче вакыт күрсәттеләр, Евгений Агалаков (Пермь) hәм Дмитрий Сабирҗанов (Чернушка) җиңүче булдылар. 1600Н зачетында Пермьнән Мухарбек Аушев hәм Анатолий Бардин экипажы өченче позициядә, биредә Алексей Улитин hәм Андрей Афанасьев икенче, Пермьнән Алексей Шушканов hәм Евгений Бражкин этапта иң яхшылары булдылар. 2000Н зачетында Александр Соловьев (Санкт-Петербург) hәм Никита Северюхин (Ижевск) өченче, Пермьнән Андрей Фадеев hәм Данил Якушев икенче вакыт күрсәттеләр, Ижевскидан Константин Тарасов hәм Илья Белоусов җиңеп чыктылар. 2000Н категориясендә призерлар абсолют зачетта да тиңдәшле урыннар алдылар. Команда зачетында “Bike Garаge Chelyabinsk“ командасы өченче урын алды, икенче позициядә — “Русал-Уфа Спорт Авто“, ә “ART RACING PERM“ командасы җиңеп чыкты.
Ралли буенча Россия кубогының икенче этабында 1600Н зачетында Ижевскидан Денис Тополев hәм Станислав Гапонов экипажы өченче урын алды, Екатеринбургтан Александр Дуденков hәм Ренат Габдуллин икенче булдылар, Екатеринбургтан Денис Ростилов hәм Александр Рыбников җиңү яуладылар. 2000Н категориясендә өченче урында Андрей Сапегин (Первоуральск) hәм Дмитрий Петухов (Екатеринбург), Пермьнән Данил Якушев hәм Андрей Фадеев икенче булдылар, Ижевскидан Константин Тарасов hәм Илья Белоусов иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Шул ук Удмуртия экипажы абсолют зачетта өченче урын алды, биредә Екатеринбургтан Денис Ростилов hәм Александр Рыбников икенче булдылар, Пермьнән Григорий Трегубов hәм Елена Василенко экипажы җиңүгә иреште. Команда зачетында “RAZBOR66MOTORSPORT“ командасы (Екатеринбург) икенче урында, “RRC-GT“ экипажлары (Пермь) беренче булдылар.
Урал hәм Идел буе федераль округы зона ярышларының икенче этабы кысаларында РЗК категориясендә икенче урында – Сысертьтән Павел Таушканов hәм Константин Шадрин, беренчедә — Ижевскидан Станислав Кудрин hәм Николай Загребин. 1600Н зачетында Пермьнән Мухарбек Аушев hәм Анатолий Бардин өченче урын алдылар, икенче урында – Екатеринбургтан Александр Дуденков hәм Ренат Габдуллин, Екатеринбургтан Александр Рыбников hәм Денис Ростилов экипажы җиңүче булды. 2000Н категориясендә Андрей Сапегин (Первоуральск) hәм Дмитрий Петухов (Екатеринбург) өченче, Пермьнән Данил Якушев hәм Андрей Фадеев икенче урынга лаек булдылар, Ижевскидан Константин Тарасов hәм Илья Белоусов җиңү яуладылар. Соңгылары абсолют зачетта тик өченче урын гына яуладылар, Денис Ростилов hәм Александр Рыбников экипажы икенчегә лаек, Пермьнең Григорий Трегубов hәм Елена Василенко экипажы җиңүче булды. Команда зачетында Сысерть СТШ ДОСААФ командасы (Свердловск өлкәсе, Сысерть) өченче урында, икенче урында – “ART RACING PERM“ экипажы, ә “RRC-GT“ командасы (Пермь) җиңүне бәйрәм итте.
Сары төстәге “Субару Импреза“ экипажы пилоты Григорий Трегубов “Ралли-Барда“да hәр ел катнаша hәм Барда районындагы трассаның Россиядә иң кызыклы трассаларның берсе булуына инанган. “Яхшы узыш, трасса рельефы катлаулы, ул нәкъ шуның белән мавыктыргыч та. Рәхмәт, барысы да югары дәрәҗәдә үтте, миңа бик тә ошады“, — дип билгеләде Григорий. Россия кубогының икенче этабында 2000Н зачетында җиңүче Константин Тарасов шулай ук трассадагы узышлардан алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Узышлар бик яхшы, трамплиннарны яратам, рәхәтләнеп сикерттек, тамашачыларга да карарлык нәрсә булды“.
Чыннан да, кышкы каникулларда мавыктыргыч автоузышлар карап хозурлану районда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен гадәти күренешкә әверелеп бара. Узышларга кызыксыну өлкәннәрдә дә, яшьләрдә дә югары дәрәҗәдә кала. Киләчәктә дә безне искиткеч узышлар – “Ралли-Барда“ сөендерсен!
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *