Җырлагач, күңелләр яшәрә

Фольклорный ансамбль «Тугызак»: «Песня всегда с нами»
Түбәнавыл мәдәният йорты каршында “Тугызак“ фольклор ансамбле 1986 елда ук барлыкка килә. Ләбибә Шамил кызы Зимасова белән уртак фикергә килеп, коллективны Фәния Хәмит кызы Мостаева оештыра. Тамашачалар мәхәббәтен алар инде күптән яулаган.
Хәзерге вакытта ансамбльне Айсылу Аптукова җитәкли, яңа сулыш өрә. Шунысы игътибарга лаек, составында ир-атлар гына булган ансамбль бүтән авылларда юк. Сәхнәгә костюм-галстуклардан, я камзуллардан чыккан ир-атлар чыгышын халык бик җылы кабул итә. Әхнәф Мидхәт улы Булатов (гармун партиясен алып бара), Мәүлиҗан Мөхәммәтҗан улы Зимасов, Шәфигулла Хәмит улы Илкәев, Таваф Вахап улы Рангулов, Габдрафикъ Гаплахан улы Абдулов, Рафис Наҗмулла улы Рангулов, Рәмзит Мөхәммәтгали улы Рангулов hәм Мирзихан Мирзалихан улы Мостаев сәхнәгә чыгуга җыр-моң дөньясына күмеләсең.
— Кичләрен өйдә боегып утырганчы, клубка килеп репетиция ясыйбыз, чыгышларга әзерләнәбез. Бергә-бергә күңелле. Әле кайтканчы җырлыйбыз, өйгә кайткач та җырлыйбыз, шулай яшәреп китәбез, — диләр абыйлар шаяртып.
Җәйге мәшәкатьле көннәреннән кала hәр сишәмбе кичке сәгать җидедә җыелулар инде озак еллар дәвам итә икән. Ай саен юбилей, туган көннәрен, бәйрәмнәр үткәрәләр, уеннар уйныйлар. Мондый очрашулар аерым программа буенча оештырыла.
— Ансамбльнең исеме турында ниләр әйтерсез икән.
— Безнең авылга каршы Толның аръягында Тугызак тавы бар, ансамбль шул тау исемен йөртә. Гражданнар сугышы вакытында кызыллар авылда, ә аклар шул тауда, блиндажда урнашалар. Аклар тугыз кеше була, “тугызак“ сүзе шуннан калган, дип сөйли иде өлкәннәр.
— Авылда бакча сөргәндә патрон табучылар да булды, кайбер урыннарда ящигы белән дә очрады, — диделәр абыйлар.
— Сез нинди җырлар башкарасыз?
— Без халык җырларын җырлыйбыз, композиторлар иҗат иткәннәре дә, патриотик рухтагылары да бар, репертуарыбыз бай. Мәсгут абый Имашевның җырларын, авыл такмакларын яратып башкарабыз, — диләр “Тугызак“лылар.
— Ансамблебез район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Пермь, Самара, Казанда үткәрелгән IV – VI Бөтенрәсәй “Түгәрәк уен“ татар фольклор фестивалендә, Татарстан Республикасында “Казан сөлгесе“ спектаклен куюда уңышлы катнашты. Таваф абый Рангулов, Мәүлиҗан абый Зимасов тамашачылар алдына үзләре генә чыккан чаклары да булды. “Тугызак“ ансамбленә йөрүче абыйлар үзләре акча җыйдылар hәм без сәхнәдә чыгыш ясау өчен 22700 сумга музыкаль аппаратура: микшер hәм колонка сатып алдык. Кайбер авылдашлар да булышты. Бу ярдәмнәре өчен аларга зур рәхмәтемне җиткерәм, — ди ансамбль җитәкчесе.
“Тугызак“ ансамбле, чыннан да, hәр чараны бизәп тора. Бәйрәмнәрдә, сабантуймы ул, Җиңү көнеме, алар hәрвакыт көтелгән кунак. Яңа елда, мәсәлән, авылдашлары алкышлап каршылаган hәм озатып калган. Мәдәни чараларны түбәнавыллылар тулы заллар белән карый. Конкурсларда күпчелек беренче hәм икенче урыннарны гына алалар икән, бу хакта күп санлы диплом hәм грамоталар раслый.
— Алга таба да таралмаска исәбебез, шулай җырлап яшәргә булса иде. Теләүчеләрне безнең арага чакырып калабыз, — диделәр абыйлар.
Гомумән, моннан 40 ел элек төзелгән мәдәният йорты буш тормый, өлкәннәр дә, балалар да биредә бик теләп шөгыльләнә. “Тугызак“ ансамбленә йөрүче ир-атларга шулай туган төбәгебезне ямьләп, данлап яшәргә насыйп булсын, дип телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *