Халыклар дуслыгы бәйрәме

Invalid Displayed Gallery


ТәүГЕСЕ 2001 елда Саратовта булып һәм аннан соң илебезнең төрле шәһәрләрен үтен, Федераль сабантуй быел Красноярск шәһәренә «барып җитте», ул 18-19 июль көннәрендә уздырытлды. Бәйрәмдә Пермь крае губернаторы! администрациясенең эчке сәясәт департаменты милли мәсьәләләр буенча бүлеге начальнигы урынбасары И.П. Оборина җитәкчелегендә пермь татарлары делегациясе катнашты, аның составына безнең район вәкилләре дә кергән иде. Газетабыз журналистларының сабантуй тәэсирләрен укучышарытбыв игътибарына тәкъдим итәбез.
САБАН ТУЙЛАРЫ, оештыру мөмкинлекләреннән чыгып, кайда гына үтми: зур болыннарда һәм елга тугайларында, ял наркларында һәм спорт мәйданчыкларында, шәһәр стадионнарында. Ә менә елга уртасындагы утрауда ул, мөгаен, тәүге тапкыр уздырылгандыр. һәм ничек әле!
Сүзебез — быел Красноярск шәһәре кабул иткән унбишенче Федераль сабантуй турында. 19 июльдә ул шәһәр аша агып үтүче Енисей елгасындагы Татышев утравында — махсус әзерләнгән мәйданчыкта гөрләде. Кояшлы эссе көн (һава температурасы күләгәдә 35 градуска җитте) дәвамында яңгыраган җыр-музыка, уен-көлке тавышлары, җанатарларның уенчыларны дәртләндергән авазлары Енисейның кызыл ярларын үтен, тирә-юньгә таралды һәм һәр тарафка күңеллелек өстәде. Красноярск тулаем бу көннәрдә сабантуй рухы белән яшәде. Бәйрәм күпләрне һәм төрле милләт вәкилләрен — бу җирдә яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны үз түгәрәгенә алды. Красноярск крае һәм шәһәре хакимиятләре Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Түбән Кама шәһәре хакимияте белән берлектә халыкка искиткеч бәйрәм бүләк иттеләр.
Сабантуй программасын шушы бер көн белән чиклән калдыру дөрес булмас иде. Ул шимбә көнне шәһәрдән ерак түгел Емельяново бистәсендәге «Мустанг» ипподромында ат чабышлары белән башланды, биредә бер үк вакытта төрле ярышлар, халык уеннары, концерт чыгышлары булды. Чабышлар зурдан кубын оештырылган иде -сигез заезд үткәрелде, ул гына да түгел: беренче булып узышкан алты рус тройкасы өч парда чыгыш ясады, җиңүче һәм призерлар вакыт күрсәткеченнән чыгып билгеләнде. Ат спорты белгечләреннән кызыклы мәгълүматлар да ишеттек. Әйтик, тройкадагы атларның уртанчысы юыртып, ике яктагылары кушаяклап чабарга тиеш, шул таләп үтәлмәсә, тройка чыгышы исәпкә алынмый, диделәр, күрдек — дөрестән дә шулай икән. Чабышларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә, Красноярск крае губернаторы, «Федераль сабантуй-2015», край ат заводчылары, Емельяново районы, «Мустанг» ОООсы, С.М.Буденный исемендәге һәм спорт призларына заездлар үткәрелде, аларда алтыдан ундүрткә кадәр атлар катнашты, призлар фондлары 60 меңнән башланып 150 мең сумга кадәр җитте. Биш сәгать дәвам иткән бәйгене күпләр тамаша кылды, тәнәфесләр вакытында кызыклы ат спорты уеннары тәкъдим ителде. Ә мәйданчыкта һәркем үзен җитезлектә, егәрлектә, осталыкта сынап карый алды.
КИчЕН заманча «Гранд Холл Сибирь» сәхнәсендә зур концерт булды. Татарстан сәнгать эшлеклеләре һәм популяр башкаручылар концертында кемнәр генә чыгыш ясамады: Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Альберт Асадуллин, Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Зәйнән Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Марсель Вәгыйзов, Артур Мингазов һәм Марат Галимов, «Агыйдел», «Татарстан» бию коллективлары… Красноярскиның Себер дәүләт академия бию ансамбле һәм «Йолдыз» татар сәнгать коллективы да сәхнәгә чыкты. Концерт «бис»ка үтте. Ә аннан соң кунакларны край губернаторы тантаналы кабул итүе булды.
Иртәдән без яшәгән «Красноярск» кунакханәсендә татар җыр-моңнары яңгырады. Төмән шәһәре сәнгать сөючеләре башлаган җырлы-биюле тамашага омскилылар, мәскәүлеләр, пермьлеләр һәм башкалар кушылды. Кунакханә алдында кечкенә бер сабантуй булып алды. Аннан соң барысы да автобусларда сабантуй мәйданына юл тотты. Җырлар дәвам итте, шәһәр урамнарына татар моңнары сибелде.
Сабантуй мәйданы барысы да уйланып, яхшы җиһазланган иде. Төп сәхнәдән тыш Түбән Кама шәһәре куйганы һәм янә бер — җирле коллективлар өчен әзерләнгәне, төн көрәш мәйданчыгыннан кала көч сынашып карарга теләүче яшьләр өчен эшләнгәннәре бар. Спорт һәм күңел ачу, балалар һәм уен, тимерчеләр, балта осталары, сөт, бал, икмәк мәйданчыклары, сәүдә һәм кулланма сәнгать осталары рәтләре, дуслык мәйданы һәм осталар шәһәрчеге — җаның ни тели, барысы да исәпкә алынган.
Бәйрәм Красноярск сәнгать осталары чыгышы һәм музыкаль-хореографик композиция белән башланды. Бу композиция игенче хезмәтен һәм сабантуй бизәкләрен чагылдырды.
Сәхнәгә край губернаторы Виктор Толоконский һәм Татарстан президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күтәрелде.
— Сабантуй — зур илебез халыкларының дуслыгы билгесе, ул төрле мәдәниятләр һәм диннәр вәкилләрен берләштерүче бәйрәм, — дип билгеләде губернатор.
— Без бу искиткеч Себер җиренә килгәч үзебезне Татарстаннан китмәгән дә кебек тойдык, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Красноярск крае һәм шәһәре җитәкчелегенең Себердә гомер кичерүче татар халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен кадерлән саклау буенча зур тырышлык куюы бик куанычлы хәл. Федераль сабантуй — ул татар халкы өчен генә түгел, ә барлык россиялеләр өчен әһәмиятле вакыйга.
Төп сәхнәдә һәм икенчеләрендә сәнгать коллективлары һәм башкаручылар чыгышлары көнозын дәвам итте. Татар һәм башкортлар белән бергә сабантуйны крайда яшәүче руслар, украиннар, хакаслар, долганнар, әзербайҗаннар, чувашлар һәм башка халыклар вәкилләре бәйрәм итте. Чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәме булды ул!
Безнең Пермь крае делегациясе вәкилләре дә сабантуй бәйге һәм уеннарында катнаштылар. Барда җыены батыры, Оренбург өлкәсендә үткән Бөтенрәсәй авыл сабантуе призеры Руслан Маматов Красноярскида да үз авырлык категориясендә өченче урынны яулады. Быелга кадәр әле безнең көрәшчеләрнең ил дәрәҗәсендәге сабантуйда мондый уңышка ирешкәннәре юк иде. Афәрин, Руслан, яңа спорт уңышлары телибез!
Ә Пермьнән Фирдәния Мингалиева һәм Гөлфия Галимуллина халык уеннарында катнашып бүләкләр алдылар.
Иң әһәмиятлесе — сабантуй һәркем өчен энергия һәм иҗат чыганагы булды, минемчә, тәэсирләр бик күп. Әле бит сабантуйда катнашудан тыш күпләр өчен матур шәһәр белән танышу, Енисей елгасы буенда йөрүләр, музыкаль фонтаннар карау, истәлекле урыннарда булу, туган якны өйрәнү музеенда экскурсия, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән аралашу — барысы да истәлекле булды.
…Кызыл яр… Шәһәрнең исеме шуны аңлата. Гаҗәп: беренче иҗеге рус теленә караса, «яр» өлеше -төрки теленнән алынган. һичсүзсез, шәһәргә нигез салучылар арасында төрки халыклар вәкилләре дә булуына дәлил бу. Шәһәр урынында беренче острог 1628 елда төзелә, Красноярск елъязмасы шул вакыттан исәпләнә. Биредә татарлар күп кенә яши, руслар һәм украиннардан кала алар сан буенча ө ченче урын алып тора. Крайда кырык ике татар авылы бар, күпчелегендә сабантуй ел саен үткәрелеп килә икән. Федераль сабантуй татарлар милли-мәдәни тормышын тагын да җанландыруга булышлык итәчәк.
Сабантуйда илнең утыздан күбрәк төбәгеннән делегацияләр катнашты. Татарстанлылар махсус поездда һәм самолетта — барысы биш йөзгә якын кеше килгән иде. Күрше-тирәдәге Омск, Новосибирск, Иркутск өлкәләреннән, Хакасия, Бурятия кебек милли республикалардан, ерак Самара, Дагестан, Кабардин-Балкар, Волгоград кебек төбәкләрдән дә делегацияләр бар иде.
Красноярск безнең күңелдә кызыл ярлы Енисей елгасы, кызыл төстәге тау битләре һәм, әлбәттә, аралашуда гади кешеләре, кунакчыллыгы, якты урамнары, кояшлы көннәре һәм матур бәйрәме белән калды.
Ә киләсе ел Федераль сабантуе эстафетасын Түбән Новгород шәһәре кабул итте.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *