Якташыбыз дөнья чемпионатында

Фанис - на чемпионате мира
28нән 30 сентябрьгә кадәр Екатеринбург шәhәрендә үз эченә культуризм, фитнес-бикини, пауэрлифтинг, армрестлинг, мас-рестлинг, көч экстримы, яткан килеш штанга күтәрү, джиу-джитсу, самбо, кул сугышы hәм башкаларны алган “Алтын тигр – XII” көч спорт төрләренең Европада hәм Рәсәйдә иң зур халыкара традицион фестивале узды.
Катнашучыларның географиясе бик киң — бу Израиль, Кытай, Вьетнам, Франция, якын чит илләре иде. Барысы 3443 спортчы килде, алар арасында якташыбыз, Тауавылда туган, спорт мастеры Фәнис Мингали улы Матюшев та бар иде. Бардалылар аны “Батыр” тренажер залы инструкторы буларак белә.
Фәнис сөйләгәнчә, спортка ул 10 ел элек килгән, көч троеборьесы hәм пауэрлифтинг белән шөгыльләнә башлаган. 2015 елда яткан рәвештә штанганы күтәрү буенча спорт мастеры нормативын үтәгәннән соң беренче тапкыр “алтын тигр” артыннан киткән hәм hәр ел уңышлы чыгыш ясаган. Быел яткан рәвештә штанганы күтәрү буенча үз категориясендә якташыбыз өченче булды.
— Ярышларда төп көндәшем – мин үзем. Дөресрәге, 2012 елда алган элекке җәрәхәт. Хәзер ул үзе турында белдерә, ләкин нык ихтыяр көчем ярдәмендә мин помостка чыгам hәм hәрчак миңа шул чакта спортка әйләнеп кайтырга ярдәм иткән тренерым hәм остазым Владимир Ильич Никоновны рәхмәт хисләре белән искә алам. Форсаттан файдаланып, спортчыларга үз тренерларын онытмауларын телисем килә. Ә район халкына — сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, ягъни бар нәрсәдә дә тәртипле булырга, ял hәм активлыкны баланста сакларга, диета тотарга, майлы hәм татлы ризыклар белән мавыкмаска hәм, нинди яшьтә булуга карамастан, спорт белән шөгыльләнергә телим — бу озак актив яшәүнең сере, – ди Фәнис.
Өч көн эчендә “Екатеринбург Экспо” МВЦсында халыкара фестивальдә 8 меңнән артык тамашачы булды. Ләкин иң тугры җанатар – спортчының ике яшьлек кызы — Әминә иде. Ул әнисе Алина hәм апасы Арина белән гаилә башлыгының тренировкаларын да, ярышларын да калдырмый.
— Район администрациясенә миңа ышанулары hәм финанс ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Алар ярдәмендә мин шундый зур масштаблы “Алтын тигр –
XII” ярышында катнаша алдым. Шулай ук балалар hәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Батыркаевны да билгеләп үтәсе килә, мин аңа матди, рухи ярдәм, тренировкалар өчен зал тәкъдим итүе өчен бик рәхмәтле. Шундый ярдәм булу – яхшы стимул hәм мотивация, — диде әңгәмә ахырында спорт мастеры.
Район башлыгы С.М.Ибраев спортчыны уңышлы чыгышы белән котлады. Ул Фәнискә яңа җиңүләр, спорт казанышлары hәм куелган максатларга ирешүен теләде.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *