Юллар, юллар…

ДеревняЮГАРЫ ШЛИК, Яна Казанка авылында яшәүчеләр юлларны» торышына борчылып редакциягә мөрәҗәгать иттеләр: «Хәзер юлларга игътибар аз бирелә. Чат тауны төшкән урында юлга ук кечкенә чишмә бәреп чыккан. Аны хәзер рәткә китермәсәк кыш, яз көннәрендә юл өзеләчәк. Ике яктан юл буйлары чабылмый, печән, агач һәм куаклар үсеп, күрү мөмкинлеген чикли. Тигезсез урыннар бар, мәктәп балалары бу юлны көненә ике тапкыр үтәргә тиеш. Ә бит мәктәпне япкан чакта халыкка «Юлларны карап торачакбыз», — дип вәгъдә иттеләр.»
Без мәсьәләне урынга барып ачыкларга булдык. Төнгүк урта мәктәбе директоры В.Ш. Кузаев та бу у»айдан борчылуын белдерде.
— Юлларны» торышына чыннан да игътибарлырак булырга кирәк. Хәзер 15 бала Шликкә кадәр көндәлек йө ртелә. Бигрәк тә кышын, бураннардан со» юллар вакытында кардан чистартылмый. Транспорт Куедадан килгәнче күпме вакыт уза. Язын, көзен дә шул ук хәл.
Гомумән, Төнгүк урта мәктәбенә 6 авылдан 96 укучы автобуста йөртелеп белем ала. Без водительләр фикерләре белән дә кызыксындык. Фәнәви Кариев: «Юлларны һәрвакыт карап, төзекләндереп торырга кирәк. Чат

тауга менгәндә тизлек алып булмый, юлга чишмә агып чыккан. Шликтә Үзәк урамда, Яңа Казанка клубы һәм мәктәп алдында, Яңа Чат авылы автобус тукталышы, элеккеге Төнгүк лагере турысында һ.б. урыннарда юллар йомшак, чокырлар барлыкка килгән».

Икенче водитель Халит Кариев (35 ел стажга ия): «Башап-Төнгүк, Султанай-Башап Түз юллары да начар хәлдә. Грейдер белән яхшылап тигезләмиләр. Юлларны вакытында кардан чистартып, таш белән түшәп тө зекләндереп торырга кирәк. Без бит балаларның гомерләре өчен җавап бирәбез», -диде.
Төнгүк авыл поселениесе депутаты Марс Сайбаталов, «Крона — Агро» хуҗалыгы директоры Вадим Исмакаев, Яңа Казанка авылы старостасы Равил Әгъзамов фикерләре дә без ишеткәннәрдән аерылмады.
— Болай булса, бер-ике елдан юллар йөрерлек хәлдә булмаячак. Элек «Пермгазэнергосервис-Барда» хуҗалыгы (җитәкчесе М. Н. Ибраһимов) карады. Таш белән түшәп, бураннардан соң иртән юлларны чистартып тордылар. Без алар эшеннән риза идек. Мәктәпне яптылар, авыл администрациясен күчерделәр, кәрәзле элемтә тотмый, һич булмаса, юлларны рәтләп торсыннар иде. Чишмә агып чыккан урыннарда кышка кадәр торбалар салып калырга кирәк — кышын һәм язын эреп, туңып ятарлык булмасын. Мөмкин булса, кирегә «Пермгазэнергосервис-Барда» хуҗалыгы карамагына күчәр идек,» — диделәр алар. Район администрациясенең тө зелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В. Р.Әмирова: «Төнгүк-Югары Шлик юлындагы кимчелекләрне күрсәтеп Куедадан шәхси эшмәкәр Л.И. Окулова исеменә (28 февральдән аның белән муниципаль контракт төзелде) кисәтү җибәрелде. Юллар рәткә китерелмәсә, административ характердагы чаралар күреләчәк», — дип җавап бирде.
Мәсьәлә уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә, чөнки халыкның имин тормышы өчен юл төзеклеге иң мөһим факторларның берсе булып тора. Вакытында ашыгыч ярдәм килсен, балалар мәктәпкә барсын, маршрут автобусы йөрсен, кыскасы тормыш дәвам итсен өчен.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.

Ибраһим Тимганов фотосында юлдагы төзексез урын.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *