Ике туган — ике көрәшче

Альмир и Эмиль Балтачевы
Альмир и Эмиль Балтачевы

МИЛЛИ бәйрәм Барда җыенын барчасы — кечесеннән алып олысына кадәр — ярата һәм түземсезлек белән көтә. Балалар уен һәм күңел ачу, сәүдә рәтләре арасында йөреп уенчыклар һәм тәм-том алу мөмкинлеге өчен яраталар. Яшьләр волейбол уйныйлар, милли уеннарда көч сынашалар, авыш һәм туры баганаларга менәләр, чүлмәк ваталар… Өлкән яшьтәге кешеләр мәйданга алданрак килеп яхшы урыннар алалар һәм концерт белән ат чабышын карап рәхәтләнәләр. Ә ир-егетләр көне буе көрәш барган келәм янына җыела. Чын көрәш сөючеләр бер ярышны да куймыйлар, узган еллар батырларының исемнәрен беләләр һәм хәтта көрәшнең кемгә җиңү китерәчәген дә фаразлыйлар.
һәр спорт төрендә үз ветераннары һәм, әлбәттә, яшь буын да бар, көрәш искәрмә түгел. Әгәр Балтаев Нурулла Әхмәтситдыйк улы, Равил Хәлим улы Мәхмүдов, Наил Ваһап улы Маматов кебек титуллы батырларның исемнәре һәрберебезгә билгеле булса, ике туган Альмир һәм Эмиль Балтачев-ларны барысы да белми әле.
Альмир һәм Эмиль көрәшчеләр Ра-мус һәм Эльмир Балтачевларның уллары. Яшьләр көрәш белән 4 елдан артык шөгыльләнә, икесе дә ярышларда 55 кг авырлык категориясендә чыгыш ясыйлар, икесендә дә күп санлы бүләкләр — берәр кубок һәм 30га якын медальләр, ә грамоталар — санап бетергесез. Эмиль беренче разрядка ия һәм үзен быел март аенда Казанда узган бөтенрәсәй дәрәҗәсендә — көрәш буенча Рәсәй беренчеле-гендә күрсәтте, анда 10 спортчы арасыннан үзенең авырлык һәм яшь категориясендә лаеклы 3 урын алды. Альмир да калышмый, аның икенче разряд, ул район һәм край ярышларында еш призер һәм җиңүче була.
Рамус Риф улы гаиләсендә барысы да спорт белән шөгыльләнә. Әгәр әтиләре һәм Альмир көрәшче булсалар, әниләре, абыйсы Арсен һәм апалары Альмиза җиңел атлетика (йөгерүче) белән шөгыльләнә. Эмильның се-ңелкәше Аделия бар, ул быел икенче классны тәмамлаган, аны чаңгы спорты җәлеп итә. Әминә Камил кызы һәм Резеда Фаил кызы уллары — киләчәктә Ватан сакчылары, гаилә башлыклары булачак, шуңа алар балачактан авырлыкларны, авыртуны һәм аруны җиңәргә өйрәнергә кирәк дип исәпли.
Бүген яшьләр киләсе милли бәйрәмнәргә әзерләнә: бар буш вакытларында күнегүләр эшлиләр, диета саклыйлар һәм кайбер һөнәри серләрне үзләштерәләр. Шулай ук яшь спортчылар край сабантуенда да көрәшергә планлаштыра. Линар Хәмис улы Хөснетдинов сүзләренчә, Альмир һәм Эмиль бик тырыш һәм перспективалы спортчылар: «Балтачевлар гел яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, киңәшләргә колак салулары һәм дөрес нәтиҗәләр ясаулары белән аерылып торалар, иң мөһиме, көрәш белән шөгыльләнүләрен дәвам итсеннәр. Минем карамагымда булган егетләргә уңышлар һәм яңа җиңүләр телим», — диде яшь тренер.
Аларга уңышлар һәм яңа үрләр теләргә кала, бераздан Барда җыены мәйданында Альмир һәм Эмиль исемнәре яңгырар һәм бу борынгы спорт төренең ике яңа йолдызы кебек балкыр дип өметләнәбез.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *