Кыш Бабай кулыннан — гран-при

«Дуслык» Бардымского ЛПУМГ стал обладателем Гран-при
Барда ЛПУ МГсе “Дуслык“ халык биюе үрнәк ансамбле 10-13 январьда Великий Устюг шәhәрендә үткән “Кышкы әкият“ ХI Халыкара балалар, үсмерләр hәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивалендә “Халык биюе“ номинациясендә Гран-прига ия булды. Халыкара конкурс Россиянең ерак почмакларыннан hәм якын чит илдән 600 дән күбрәк катнашучыны берләштерде.
Килгән көнне безнең өчен матур hәм борынгы Великий Устюг шәhәре буенча экскурсия оештырылды. Безне зур сандагы чиркәүләр, матур борынгы агач йортлар, тыныч урамнар hәм чиста ак кар таң калдырды. Котлау открыткалары hәм Кыш Бабай почтасы музеенда булдык, ә кичен катнашучыларны дискотека көтә иде, биредә балалар конкурста башка катнашучылар белән танышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Икенче көнне 20 бию коллективы үз иҗатларын “Халык биюе“ номинациясендә күрсәттеләр, hәр коллектив 2 шәр номер башкарырга тиеш иде. Конкурс чыгышларыннан тыш коллектив катнашучылары hәм аларның педагоглары жюри әгъзаларыннан мастер-классларда үзләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия иде.
Шулай ук Кыш Бабай биләмәсендә булдык, беренче минутлардан ук тылсымлы әкияткә чумдык. Кыш Бабай йорты ике катлы, агачны кулдан уеп бизәлгән. Анда елдагы айлар саны кебек үк бүлмәләр hәм hәркайсының үз билгеләнеше бар, мәсәлән, теләкләр бүлмәсендә hәркем изге теләген теләде, ә балалар хатларын уку өчен аерым бүлмәдә hәркем Кыш Бабай өстәле артында утырды. Ә кичен безне Гала-концертта катнашу hәм бүләкләү көтә иде.
Конкурс гран-прие – иҗатыбызның иң югары бүләге. Бит җиңү җиңел бирелми. Кыш Бабай үзе гран-при тапшырганда без сөенечтән еладык. Бу җиңү безнең өчен көтелмәгән түгел, киресенчә, бик теләп алынган булды.
Дүртенче көнне Яңа ел hәм Раштуа уенчыклары музеена экскурсиягә бардык. Биредә илебездә җитештерелгән зур санда чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән. Музей 18 гасыр чиркәве бинасында урнашкан. Шул ук бинада “Борынгы рус мәктәбе“ мәктәп-тыюлыгы урнашкан, без занятиеләрдә дә булдык.
Бу дуслыклыларның яңа елда беренче hәм иң тылсымлы сәяхәте булды. Хөрмәтле ата-аналарыбызга бу сәяхәтне оештырганнары hәм Валерий Александрович Сухихка коллективка ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Гүзәл НУРИХАНОВА,
ансамбль җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *