Юллар ремонтланачак

Подписаны два контракта по ре­монту дорог25 ИЮНЬДӘ муниципаль район администрациясендә юлларны ремонтлау буенча ике контрактка кул куелды. Бу чарада район башлыгы С.М. Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Р. Әмирова һәм Пермьнән ремонтны башкарырга алынган «Беренче юл төзү компаниясе» ОООсы директоры Ш.М. Давтян катнашты.
Агымдагы елның беренче августына кадәр «Оса-Чернушка» авто-юлыннан Чувашай авылына кадәр автомобиль юлга асфальт-бетон өслек салыначак. Юл өзеклегенең озынлыгы — 704 метр (бәясе 1 млн 659 мең 990 сум).
Икенче контракт — «Колос» мәктәпкәчә белем бирү автоном муниципаль учреждениесен Оса-Чернушка автоюлына тоташтыру буенча (567 метр озынлыкта), бәясе 1 млн 344 мең 716 сум.
Сергей Минниханович бу контрактларның мөһимлеген билгеләде:
— Район юлларын ремонтлауга һәр ел 10 млн сум акча тотыла. Хәзер авыл поселениеләрендә башлыклар да юл ремонтлау буенча эш алып барачаклар, — диде.
Аукционда җиңү яулаган Шираз Мартикович җитәкләүче җәмгыять 2007 елдан Куедада, Пермь районында, Березники, Кунгур шәһәрләрендә юллар ремонтлауны һәм төзекләндерүне башкарган.
— Эш күләме зур түгел, һава шартлары уңай булса, билгеләнгән срокка тәмамларга тырышырбыз. Эшләргә теләгебез зур, — диде ул.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *