Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

***

«Волшебный кувшин»6 МАРТТА Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендэ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Сихри чәйнек» театральлэштерелгэн концерты булды. Танылган әкияткә нигезләнеп Ә.Якупова язган сценарийда Аладдин (Р.Кучумов башкаруында) хатын-кызның серле характерын аңларга тырыша.

Кешелек дөньясының искиткеч яртысы акыллы, хәйләкәр һәм матур гына түгел, ә талантлы, мәрхәмәтле һәм сөйкемле дә икән.

— Концерт Барда һәм район ир-егет солистлары, коллективлары катнашында үтте. Аеруча Н.Габдушевны, И.Бәшировны, Җ.Зимасовны, И.Ибраһимовны, Д.Миннехановны, А.Закировны, Я.Йосыповны, Р.Маматовны, А.Габдулхаковны, Ф.Максеев җитәкчелегендәге «Төнге моңнар» вокаль-инструменталь ансамблен, шулай ук «Җәүһәр», «Яшьлегем хисләре», «Дуслык», «Барда гүзәле»н билгеләргә кирәк, — диде Ә.Якупова.

Тамаша бик матур үтте, зал тулы иде, тамашачылар һәр номерны көчле алкышларга күмде һәм «Афәрин!» дип озатты.

 

***

8 марта в Краснояре

ИКЕНчЕ ӘРҖэН ял комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды, анда җирле иҗат коллективлары, җырчылар, биючеләр катнашты. Зал тамашачылар белән тулы иде. Бәйрәм тантанасында ерактан килгән кунаклар, Бардадан һәм 1 Әрҗәннән халык күп иде. Театральләштерелгән тамашада Әрҗән поселениесе башлыгы Раил Мөрсәлимов та катнашты һәм ул үз персонажы образы аша сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра.

Ир-егетләр үзләренең якты һәм матур, кызыклы һәм күңелле чыгышлары белән гүзәл затларны бәйрәм белән котладылар, аларга бик күңелле кичә бүләк иттеләр. Оештыручылар тамашачылар белән конкурслар үткәрделәр, уен программасы да кызыклы булды.

Спорт һәм башка чараларда үзләрен күрсәткән актив кызларны Әрҗән поселениесенең спорт буенча белгече Махир Гасанов котлады һәм бәйрәм уңаеннан аларга чәчәкләр тапшырды. Кызлар, форсаттан файдаланып, аның биюен сорадылар, ул аларга һәм залдагы барлык хатын-кызларга дәртле кавказ биюен бүләк итте.

Тамашачылар кичәдән бик канәгать калдылар. Сер түгел, мондый мәдәни чаралар халыкка бердәм, дус булырга ярдәм итә. Авылда шундый матур чаралар оештыручы кешеләр булу бик яхшы, аларның хезмәтен бәяләргә һәм хөрмәт итәргә кирәк.

Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *