Балалар сәнгать мәктәбенә — 50 ел

Музыка коралларында — халык күңеле

Бардымской детской музыкальной школы - 50 лет
Барда балалар музыка мәктәбенең беренче укытучылары күңел җылысы hәм ярату белән ясаган альбомның саргайган битләрен карыйм. Нәкъ менә алар — фикердәшләр hәм 50 ел элекке яшь мәктәп директорлары — Морозова Маргарита Александровна, Чазова Татьяна Васильевна өчен таяныч, бердәм, тату коллектив булып, музыка мәктәбенә нигез, традицияләр салдылар.
Әйе, алар безнең районыбыз өчен чын табыш, сирәк профессия кешеләре. Бүген без ихтирам белән аларның исемнәрен искә алабыз – Раhип Нәҗмек улы Монасыйпов, Әдибә Ваhап кызы Мостаева, Галина Васильевна Сагидатова, Гания Ганият кызы Шапикова. Алар (барысы да “баян“ инструменты буенча белгечләр) бүген халык инструментлары бүлегенең хаклыча иң борынгы hәм күп санлы булуы белән горурланырбыз, дип уйладылармы икән. Сүзебез бүлек турында барыр.
1967 елда “Балалар музыка мәктәбе“ исеменә беренче кабат 47 бәхетле бала ия булды, аларның күпчелеге Киров урамындагы район мәдәният йорты каршындагы түгәрәктә шөгыльләнделәр. Аның җитәкчесе Фаика Мулламөхәммәт кызы Туктамышева булды. Кызлар hәм малайлар үзләренең өйләреннән алып килгән аккордеон hәм баяннарында музыкада беренче адымнарын ясадылар. Нәкъ менә түгәрәккә йөрүче балалар 4 елдан соң, 1971 елда, яңа музыка мәктәбенең “Баян“, “Аккордеон“, “Фортепиано“ белгечлекләре буенча беренче сигез чыгарылыш укучылары булдылар. Алар: Нурия Дускаева (преподаватель Ә.В.Мостаеваның баян классы), өч аккордеонист – Алевтина Атяпина, Әлфизә Мөстәкыймова, Сәгъдия Шәймәрдәнова (Г.В.Сагидатова), пианисткалар Розалия Адутова, Ольга Курочкина, Лилия Мухайлова hәм баянчы Рамил Юлаев (Т.В.Чазова).
Ә бөтен мәктәп тарихында халык инструментлары бүлегенең 47 чыгарылышы була, hәм мәктәпне тәмамлау турында таныклыкны 379 малай hәм кыз ала.
Урта hәм югары музыка уку йортларын тәмамлап туган мәктәбенә кайткан беренче чыгарылыш укучылары А.Н.Әлмәтова, Г.Г.Зәйнуллина (Хәлилова), Э.С.Атнабаева, С.М.Ибраева, З.Ф.Солтанова — бүген алар хезмәт ветераннары, үз класслары чыгарылышлары – бүлекнең яшь преподавательләре А.Р.Батыркаева, А.Т.Илкәева, Р.Г.Уразова, И.В.Әҗмәтов, З.Р.Хәлилова, Д.С.Габдушева, Л.Р.Газизова, Э.С.Назарова, Г. Д.Габитова, Г.Р.Кариева, Г.И.Кузаева өчен остаз булдылар.
Бүлек эше hәрвакыт актив уку, тәрбия, методика, агарту, концерт, конкурс, проект, преподавательләрнең профориентация эшчәнлеге, талантлы укучылар белән аерылып торды. Болар барысы да, hичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә китерде – 61 тәмамлаучы урта hәм югары уку йортларында музыка буенча укуын дәвам итте. Районда кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә зур өлеш кертелде, 19 кеше балалар сәнгать мәктәбендә преподаватель, 9ы – балалар бакчасында музыка җитәкчесе, 5се – музыка укытучысы, 8е – режиссер hәм алып баручы, 8 белгеч — сәнгать hәм мәдәният сферасында җитәкчеләр булып эшлиләр. Әлбәттә, бүлек преподавательләре районнан читтә актив иҗади тормыш алып баручы элекке укучылары – Башкортостан республикасының атказанган артисты Лилия Биктимерова, Айдар Габдулхаков hәм Чулпан Йосыпова уңышларына чын күңелдән сөенә.
90 елларда бүлек үзенең уку эшчәнлеге кысаларын киңәйтте. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары булышлыгы белән район авылларында музыка мәктәбенең укыту мәйданчыклары оештырыла башлады, анда укулар “Баян“ 5 еллык программасы буенча алып барылды. Шулай итеп, Озын Ялан, Сараш, Каенавыл, Үдик, Төнгүк авыл мәктәпләре базасында мәйданчыклар ачыла барган саен ерак авыллардагы балалар өчен дә башлангыч музыка белеме алу мөмкинлеге туды. Авылларда балаларга занятиеләрне төп мәктәпнең халык инструментлары hәм теоретик дисциплиналар бүлеге преподавательләре алып бардылар. Аларның фидакарь хезмәте үз җимешләрен бирде: Ленара Таукалова, Фәнүзә Адилова, Энҗе Әбләева, Чулпан Йосыпова алга таба укуларын музыка белән бәйләделәр.
Бүгенге көндә районда Сараш hәм Төнгүк мәктәпләре базасында ике уку мәйданчыгы эшли.
Халык инструментлары бүлеге hәрвакыт үзенең балалар hәм өлкән иҗат коллективлары белән аерылып тора, аларның чыгышлары hәр чараны бизи.
Безнең мәктәптә балаларга иң ошаганы — баянчылар hәм аккордеончылар оркестрында күмәк музыка уйнау иде (1971-2011 еллар), оркестрның төп җитәкчеләре булып Г.В.Сагидатова, Р.Н.Монасыйпов, С.М.Ибраева эшләделәр.
40 кешегә кадәр җиткән коллектив составына hәм күләмле инструментларга карамастан, оркестр hәрвакыт мобиль булып калды hәм бу хәл район hәм аннан читтә үткән чараларда катнашырга, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда лауреат булырга ярдәм итте.
Укучылар hәм ата-аналар 2001 елдан 2009 елга кадәр актив иҗат эшчәнлеге алып барган кашыкчылар ансамблен сагынып искә ала. Коллектив составына халык инструментлары hәм фортепиано бүлегендә укучылар кергән иде. Аларның дәртле, матур башкарулары hәрвакыт көчле алкышлар, рәхмәт hәм “афәрин!“ сүзләре белән озатылды.
Бүген тыңлаучыларны 2013 елда С.М.Ибраева тарафыннан оештырылган “Гармоника“ ансамбле сөендерә. Ансамбль тыңлаучы өчен чыгышлар программасының төрлелеге, әсәрне эмоциональ бирә алуы, уенда тавыш инструментлары hәм эффектлар файдалану белән кызыклы.
“Гармоника“ – муниципальара, край, бөтенрәсәй конкурслары лауреаты hәм дипломанты. Бүлек үз дуэтлары белән дә горурлана. Бүлек тарихында балалар дуэтлары арасында иң зур уңышларның берсе — баянчылар Эмиль Алдаров hәм Альберт Казанбаевның әти-әниләре hәм преподаватель С.М.Ибраева белән Франциягә баруы Анда Халыкара конкурсларда, аларның “соло“ номинациясендә җиңүеннән тыш, ансамбль I hәм II дәрәҗә лауреаты булды. Быел алар “Мәдәният hәм сәнгать“ номинациясендә Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев исемендәге район премиясе лауреаты булдылар.
Бүлек преподавательләре күпме район, зона, край, Бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләделәр! Аларның иң тәэсирлесе – Халыкара конкурсларда hәм фестивальләрдә баянчыларның уңышлы чыгышы, алар: Энҗе Әбләева (преподаватель Э.С.Атнабаева классы), Тимур Тимганов, Гөлназ Мостаева, Элина Юлаева, Тимур Алешкин, Эмиль Алдаров, Альберт Казанбаев, Илиза Габделманова, Айвар Тимганов (преподаватель С.М.Ибраева классы).
…Иске альбомның соңгы битләрен ябып, әле төзелгән hәм бизәлгән генә, уңышлы преподавательләр, концертмейстерлар, яшь музыкантлар, конкурс лауреатлары, бүлек концерт тормышының якты моментларын сурәтләгән матур, төсле фотографияләр куелган яңасы белән чагыштырып, чираттагы тапкыр шундый фикергә киләм: нинди бәхет бу – музыка мәктәбенә, сәләтле балаларга, иҗат профессиясенә, музыкага бәйле булу!
Сария ИБРАЕВА, халык инструментлары бүлеге преподавателе.

Җыр дөньясына әйдәп

Вокальное отделение Бардымской детской музыкальной школы
Вокал бүлегенең тарихы менә шулай башлана. 2003 елда районга И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган яшь белгеч Илзирә Әүхәт кызы Рангулова (Аптукова) кайта. Директор
А.Н. Әлмәтованың инициативасы буенча балалар музыка мәктәбендә, гомуми белем бирү мәктәп директорлары И.Ш.Урстемиров hәм
К.Н.Уразова ярдәме белән Сараш hәм Каенавылда уку мәйданчыкларында вокал бүлекләре ачыла.
2003 елның 1 сентябрендә вокал классына беренче 10 кеше кабул ителә, алар: Раушания Атнабаева, Алина Аптукова, Айсылу Йосыпова, Элиза Мостаева, Ләйсән hәм Ләйлә Насретдиновалар, Эльнара Тимганова, Гүзәл Туйгелдина, Ирина Шәрәфетдинова hәм Руфина Шәмсетдинова. Бу составта алар вокал сәнгате нигезләренә өйрәнә башладылар. Вокал дәресләреннән тыш, укучылар уку планы нигезендә башка предметларга да йөриләр: музыка инструменты (фортепиано), сольфеджио, музыка әдәбияты, вокал ансамбль, бию h.б.
Бүлекнең беренче преподавательләре вокал буенча — Илзирә Әүхәт кызы Рангулова (Аптукова), концертмейстер – Альбина Мирсәет кызы Хәсәнова (Әхмәтова), теоретиклар Ләйсән Рәфил кызы Уразова (Маматова), Илзирә Рәфхәт кызы Чугалаева, Әлфия Разил кызы Иманаева булдылар.
Югары квалификациягә ия булган преподаватель И.Ә.Аптукова инде 10 елдан күбрәк вокал бүлеге мөдире булып тора. Шулай ук аның җитәкчелегендә преподавательләрнең “Сылукай“ вокал ансамбле эшли, ул район, край конкурслары лауреаты hәм төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашучы. Аның тырышлыгы, таләпчәнлеге, ару-талуны белмәгән характеры hәм үз профессиясенә тугрылыгы вокал бүлегенең үсешендә зур роль уйнады. Илзирә Әүхәт кызының укучылары – район, край, бөтенрәсәй, халыкара конкурслар дипломантлары, лауреатлары. hәр ел сәнгать мәктәбе ата-аналары hәм укучылары өчен сольный, класс, тематик лекция-концертлар үткәрелә. Педагог буларак, үзе дә концертларда, профессиональ осталык конкурсларында катнаша. 2004 елда ул “Дуслык моңы“ халыкара конкурсы (Башкортостан республикасы), 2009 елда – “Татар моңы“ халыкара конкурсы (Татарстан республикасы) лауреаты булды.
Вокал бүлеге өчен иң мөhиме булып 2006 елдан башлап үткәрелүче яшь вокалчыларның “Җырлау – ул шәп!“ муниципальара конкурсы тора.
Елдан-ел коллектив яңа педагоглар белән тулылана. Мәсәлән, 2006 елда тәҗрибәле, талантлы, акыллы, үз предметын яраткан, яхшы белгән педагог, югары квалификацияле Гүзәл Фәрит кызы Сафина педагогик эшчәнлеген башлады. Аның классында укучылар икенче уку елында ук край, регионара, бөтенрәсәй, халыкара конкурслар дипломантлары, лауреатлары hәм төрле дәрәҗәдәге концертларда катнашучылар булып тора. Ул үзе дә край, бөтенрәсәй, халыкара конкурсларда (“Пермь романсиадасы“, Пермь шәhәре, “Музыка горизонтлары“, Чайковский шәhәре, “Ак төннәр“, Санкт-Петербург h.б.) лауреат булды. Гүзәл Фәрит кызы районда hәм аннан читтә үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша.
Акрынлап туган сәнгать мәктәбенә аны тәмамлаучылар да кайта.
2010 елдан Казан (Идел буе) Федераль университетны тәмамлаган яшь белгеч Гөлназ Исмәгыйль кызы Кузаева эшли башлый, ул Казан шәhәренең “Моңлы сандугач“ бөтенрәсәй конкурсы лауреаты. Гөлназ Исмәгыйль кызының укучылары район, зона, край конкурсларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәктәп, район чараларында актив катнашалар. Шулай ук ул җитәкләгән хор коллективы да уңышлы чыгыш ясый.
Ә 2014 елда мәктәпкә И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган Алина Әдhәм кызы Зимасова (Аптукова) кайта. Яшь, балаларны яратучы преподаватель аларны вокал сәнгатенә өйрәтә башлый. Ике елдан соң инде аның укучылары район, зона, край конкурсларында чыгыш ясый башлыйлар, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, призлы урыннар яулыйлар. Ул үзе дә “Ягымлы яз-2011“, “Татар моңы-2012“ (Казан), “Дуслык моңы-2013“ (Башкортостан республикасы) Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты, ә 2015 елда “Татар кызы“ I Бөтенрәсәй матурлык hәм талант конкурсында җиңүче була. Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) Федераль университетында читтән торып укуын дәвам итә.
Бүгенге көндә вокал бүлегендә иң талантлы педагоглар: Илзирә Әүхәт кызы Аптукова, Гүзәл Фәрит кызы Сафина, Гөлназ Исмәгыйль кызы Кузаева, Алина Әдhәм кызы Зимасова, концертмейстерлар Раушания Азат кызы Юсуфкулова, Лилия Рәвкать кызы Газизова, Дария Калфәт кызы Гамилова, Гөлнара Розавил кызы Кариева, Эльза Мидехәт кызы Акбашева эшли. 23 укучы укый, ун ел эчендә 30 дан күбрәк вокалист тәмамлады.
Мәктәпне тәмамлаган барлык укучылар да музыкант профессиясен сайламый, җитди артист, музыка укытучысы, преподаватель булырга карар иткәннәр үзләренең укуларын урта hәм югары уку йортларында дәвам итәләр, алар — Каенавыл филиалын тәмамлаган Алина Аптукова, Сараш филиалын тәмамлаган Чулпан Йосыпова, Бардадан Айгөл Тимганова, Гөлназ Туйгелдина, Регина Балтачева, Айзат Корбангалиев, Элиза Юрушбаева, Алина Тимганова, Эльвина Туйгелдина, Алсу Якупова.
Вокал бүлегенең күпчелек укучылары район, край, региональ, бөтенрәсәй, халыкара конкурсларда лауреатлар hәм мәктәп, район чараларында актив катнашучылар булып торалар. Мондый уңышлар инде матур традициягә әверелде.
Вокал бүлеге педагоглары – матур җырларга өйрәтүче профессионаллар, үз эшенең осталары.
Ләйсән МАМАТОВА, теория бүлеге мөдире.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *