Балалар — минем шатлыгым

Раис Мухаматгалиевич и Ляйсан Рифовна Юсуповы вместе уже 9 лет.Моннан ярты гасыр элек өйләрдә балалар күп булганда, өч-дүрт балалы гаилә җәмгыятьтә кечкенә дип саналган. Барысы да, кечесеннән алып зурына кадәр әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткәннәр, өй мәшәкатьләреннән беркем дә читтә калмаган. Бүген өчтән артык сабый үсүче гаиләне еш очратып булмый. Әмма шулай да округыбызда күп бала тәрбияләүче гаилә парлары яши. Әниләр көне алдыннан без шундый гаиләләрнеӊ берсендә булдык та инде.

Рәис Мөхәммәтгали улы hәм Ләйсән Риф кызы Йосыповлар инде 9 ел бергә. Аларныӊ гаиләсе, чыннан да, зур hәм тату. “Без Айдар Галимов концертында таныштык.

Чара 7 июльдә Барда җыены мәйданында узган иде. Бер-беребез өчен туганбыз дигән фикергә шунда ук килмәдек, әлбәттә, сигез айга якын аралаштык, ә бер матур көнне Рәис мине Яӊавылга әти-әнисе белән таныштырырга алып килде, шуннан бирле аерылышмадык, — дип башлады әӊгәмәне Ләйсән. – Бүген гаиләбездә биш бала. Ил өлкәне Эльдар дүртенче класста укый, Илназ – икенче класс укучысы, Айзилә hәм Айсинәгә дүрт hәм өч яшь. Ә иӊ бәләкәй Әмиргә нибары өч ай. Балалар – минем шатлыгым, алар ярдәмендә үземне көчле хис итәм.

Тормыш иптәшем белән без күп балалы гаиләләрдә үстек, шуӊа күрә hәрвакыт балаларыбыз өчтән күп булуын теләгән идек. Хыялыбызны арттырып та үтәдек. Кич саен йоклар алдыннан мин аларныӊ йокы бүлмәсенә керәм, аркаларыннан сөям hәм hәрберсенә сәламәтлек, төпле акыллылык, бәхетле озын гомер телим“.

Яшь әни сүзләренчә, бер-берләренә ярдәм иткәндә балалар белән кыен түгел: абыйлары сеӊелләрен карый, ә ул хуҗалыктагы эшләрне башкарганда кечесен әтисе кулында йөртә. “Рәис минем таянычым hәм ярдәмчем, без эшләрне “ирләр” hәм “хатын-кызлар” эшенә бүлмибез. Кем җитешә, шул эшли hәм җиләк-җимеш җыюмы ул яки савыт-саба юумы, мөhим түгел.

Җәен симертүгә үрдәкләр, бройлер тавыклары, күркәләр алабыз. Зур бакчабызга бәрәӊге, кәбестә, чөгендер, суган утыртабыз, ә теплицада кыяр hәм помидор үсә. Көзен үзебезгә кышка кирәк булачагын аерып куябыз, артыгын сатабыз, экологик яктан чиста продуктны авыл халкы бик теләп ала”, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.

Эше күп булуга карамастан, Ләйсән яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба. Кышкы кичләрдә мунчалалар, оекбашлар, пинеткалар бәйли яки “алмаз” мозаикасын җыя.

Бөтен йортны зур hәм кечкенә, чәчәкле hәм эре яфраклы гөлләр бизи, алар hәркайда, үзем таныганнарын гына атыйм: кызлар hәм малайлар саны буенча “хатын-кыз“ hәм “ирегет бәхете“ гөлләре, орхидеялар, бегонияләр, “акча” гөле, фикуслар, цикламеннар, яран гөлләре, сөтлегәннәр, ә җәен йорт тирәсендәге участокны лилияләр ямьләндерә.

Йосыповлар гаиләсенеӊ яраткан вакыты – кич, бу вакытта алар бергә, өй балалар көлүе, шау-гөр килеп өстәл артында утыру, ыгызыгы белән тула. “Без сеӊелләребез белән еш кына качышлы, әбәк кебек төрле уеннар уйныйбыз, — дип сүзгә кушылды Эльдар. – Яӊа ел hәм туган көннәрне бик көтеп алабыз, бәйрәмнәрдә бер-беребезгә открыткалар әзерлибез, җылы эчтәлекле хатлар язабыз. Мәктәптән соӊ мин биюгә, ә Илназ – көрәшкә hәм шахмат түгәрәгенә йөри. “ПартиниКА” бию студиясе коллективы белән (җит. А.Р.Назгулова) без күп кенә район чараларында уӊышлы катнашабыз, край ярышларыннан медальләр алып кайтабыз. Өйдә барыбыз да әти-әнигә булыша. Мин, әйтик, савыт-саба юам, идән себерәм, барыбыз бергә утын керетәбез, этне hәм песиләрне ашатабыз. Быел җәен әти белән бергә урманга җир җиләге җыярга бардым, уӊышны саттык, ә кергән акчага миӊа телефон сатып алдык”.

Йосыповларга барганда башымда бик күп сораулар әйләнә иде. Әтиәни сабыйларныӊ язмышы өчен куркамы? Биш баланы үстерү кыенмы? hәркемгә игътибар hәм кайгыртучанлык күрсәтергә ничек өлгерергә? “Күп балалы бәхет” нинди ул? Барлык сорауларга да җавап алдым hәм хәзер биш бала әнисе төргәкләр hәм нәни күлмәкләргә, дәресләр әзерләү, бәлешләр пешерү кебек мәшәкатьләргә бай тормышын беркайчан да хәтта иӊ уӊышлы карьерага да алыштырмаячагын төгәл беләм.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *