Балалар күп булмый

“Гаилә” сүзе тирән мәгънәгә ия. Русчадан алганда ул “җиде мин” дигәнне аңлата, hәм монда hәр кеше мөhим. Ата-бабаларыбыз да гаилә -җәмгыятьнең нигезен корганда шулай уйлагандыр, мөгаен. Бүген ир белән хатын күп бала тудырырга ашыкмый. Әмма округыбызда күп балалы гаиләләр шактый. Бүген мәкаләм “балалар күп булмый” дигән фикер белән яшәүче гади күп балалы гаилә турында. Таныптан Гомәровлар гаиләсендә бәхет җимешләре башка гаиләләргә караганда берничә тапкыр күбрәк. Алеся үз тормышында дүрт тапкыр ана булу батырлыгы кылган.

— Без Альфред белән 2006 елның декабрендә Шабарка клубында узган Яңа ел бәйрәмендә таныштык. Барысы да кичә генә булган сыман: ул армиядән кайткан иде, ә мин Антуфьеводан апам янына кунакка килдем. Беренче караштан ук бер-беребезне ошаттык. Тик барысы да җиңел булмады, чөнки мин тугызынчы класста гына укый идем. Ул ризалыгымны өч ел көтте, мәктәпне тәмамлаганнан соң пешекчегә укып, hөнәр алгач кына гаилә кордык. 2009 елда Лилиана туды, ә 9 айдан соң — Венера. Тирә-юньдәгеләр кызларым белән ничек өлгерүемә гаҗәпләнде. Ләкин безне бернинди авырлыклар да куркытмый, барлык кыенлыкларны бердәм көч белән хәл иткәндә яшәү җиңел ул. Кызларыбызны да бер-берсенә hәрвакыт ярдәм итсеннәр өчен шулай тәрбиялибез, — дип башлады әңгәмәне күп балалы әни.

Бүген бу күркәм гаиләдә дүрт кыз үсә. Лилианага 11 яшь, Венерага – 10, алар Сараш урта мәктәбендә бишенче hәм дүртенче классларда укыйлар. Кечеләр Эвелина hәм Аделия Таныпта балалар бакчасына йөриләр. Әти-әниләре сүзләренчә, кызлар төрле, кемдер актив hәм егәрле, кемдер тыныч, әгәр берәүләре лидерлык сыйфатларын күрсәтсә, икенчеләре тыйнак hәм барысын да яшерә, тик аларны биюгә мәхәббәт берләштерә. Бу мавыгу өлкән кызлары белән бергә авыл клубына бию түгәрәгенә йөрүче, ә аннан соң төрле бәйрәмнәрдә тамашачыларны үзенең сәнгате белән сөендерүче әниләре Алесядан киләдер, мөгаен.

Гаилә башлыгы нефть компаниясендә вахта ысулы белән эшли, гаиләсен айлар буе күрми. Хуҗабикә хәзерге вакытта өйдә декрет ялында. Бу вакытны ял дип әйтергә кыен, әлбәттә, Алеся үзе дә тынгысыз зат. Бу вакыт эчендә маникюр ясаучы hөнәрен үзләштергән, хәзер осталыгын дус кызларында яхшырта. Моннан тыш, хуҗалыкта мөгезле эре терлек, абзарда үгез бар. Өйдәгеләрнең җәе бакчада – кишер, бәрәңге, чөгендер hәм башка яшелчә түтәлләре буенда уза, теплицада помидор hәм кыярдан тыш, Гомәровлар кавын hәм карбыз үстерәләр.

Без әле бик озак төрле темаларга аралаштык, кызларның яраткан чәчәкләре, мавыгулары hәм дәресләре, Эвелинаның мәктәпкә әзерлеге турында сөйләштек, ул да тиздән беренче класс укучысы булачак. Әни кеше кызларының озын кышкы кичләрдә нәрсә белән шөгыльләнүләре hәм Яңа елны ничек көтүләре турында сөйләде. Бу гаиләгә карап, мин Гомәровларның игелек hәм мәхәббәт үрнәге булуларын аңладым, бу өлкән hәм кечкенә кешеләрне кайгыртучанлык, өмет, көндәлек мәшәкатьләр, уртак хатирәләр hәм шатлык берләштерә.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *