Иң мөhиме — сәламәт рух

Физкультурачылар көненә багышланган чарада сәламәт яшәү рәвеше, физик тәрбия hәм спортның организмга тәэсире турында фикер кызыл җеп булып сузылды. Шул ук көнне “ЛУКОЙЛ“ компаниясенең социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган проектларны ачу да оештырылды.
Бәйрәм “Барда гүзәле“ вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Барда турындагы бу җырда туган ягыбызның гүзәллеге дә, эшкә уңган халкы да чагылыш тапкан. Чараны алып баручылар тамашачыларга: “Бигрәк тә соңгы елларда район үзәгенең йөзе уңай якка үзгәрә. Бүген без “Барда йөрәге“ (җитәкчесе — С.М.Ибраев) hәм “Табигать төсләре“ (җитәкчесе — И.Д.Бәширов) проектларын тантаналы рәвештә ачабыз. Шул проектлар җимеше буларак, Җиңү мәйданындагы клумбаларда искиткеч гөлләр үсә. Мемориал алдында эскәмияләр барлыкка килде, район үзәге тагын да ямьләнде“, — дип мөрәҗәгать иттеләр hәм сәхнәгә Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраевны hәм дәрәҗәле кунакларны чакырдылар. Сергей Миннихан улы чарада катнашучыларны кайнар сәламләп:
— Без бүген ике мөhим вакыйга уңаеннан җыйналдык, Физкультурачылар көнен билгеләп үтәбез hәм Барданың Җиңү мәйданында урнашкан проектларны ачабыз. Районыбызда сәламәт тормыш алып баручылар саны артсын, спорт югары дәрәҗәдә булсын. Барчабызга рух ныклыгы, тазалык телим. Яңа проектларга килгәндә, Җиңү мәйданында без төрле чаралар: бәйрәмнәр, ярминкәләр үткәрәбез. Хәзер биредә яңа сәхнә мәйданчыгы hәм информацион стендлар барлыкка килде. Бардабыз hәрчак матур hәм күркәм булсын! — диде.
Чарага чакырылган кунакларыбыз: Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасы И.Н. Шубин, “Бердәм Рәсәй“ партиясенең бер мандатлы сайлау округыннан край Законнар чыгару Җыелышына депутатлыкка кандидат В.А.Сухих, “Пермь финанс-производствосы группасы“ ОООсы генераль директоры Г.А.Ткаченконың ярдәмчесе С. О. Казаков җылы тәбрикләүләрен юлладылар. “Физкультурачылар көне рух ныклыгы, сәламәтлек hәм матурлык бәйрәме ул. Шул уңайдан кайнар котлауларыбызны кабул итегез. Бүгенге чараның Рио-де-Жанейро шәhәрендә узучы Олимпия уеннарына туры килүе аеруча куанычлы. Барыбыз да чемпион булалмасак та, сәламәтлегебез турында кайгыртырга hәм аны сакларга бурычлыбыз. Уңышлар, иминлек сезгә!“ — диделәр алар.
Бүләкләүләр дә булды бу көнне. Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р. Р. Батыркаев “Пермь краенда спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен“ почет билгесе, Төнгүк авыл поселениесе спорт инструкторы М.Ф.Сайбаталов hәм Әрҗән авыл поселениесе спорт инструкторы М. И. Гасанов Пермь крае физкультура, спорт hәм туризм министрлыгыннан рәхмәт хатлары, Үдик авыл поселениесе спорт инструкторы Г.В.Тюмисова почет грамотасы белән бүләкләнде. XI Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында билбау көрәше буенча II урынны яулаган Айгөл Йосыповага (тренеры Ленар Хөснетдинов) рәхмәт хаты тапшырылды. Тәбрикләүләр белән район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов та мөрәҗәгать итте. Гомерләрен физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган спорт ветераннары шулай ук сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде.
Спорт бәйрәмендә ярышлар үткәрелмәсә сәер тоелыр иде, билгеле. Барда hәм Ильинский районнары командалары арасында мини-футбол буенча уен үткәрелде, икегә бер исәбе белән хуҗаларга җиңү бәхете елмайды. Әти+әни+бала составында “Эстафета-2016“ гаилә бәйгесендә призлы урыннарны Чубаркиннар, Имайкиннар hәм Нәҗметдиновлар гаиләләре яулады. Скандинав йөреше буенча өйрәтү тренингы, чемпион белән зарядка, дөрес туклану серләре турында чыгыш тамашачыларны кызыксындырды. Балалар мәйданчыгында оештырылган уен hәм бәйгеләр, асфальтта рәсем ясау күңелле булды. Теләкләр уйлап төрле төстәге шарларны аяз күккә очыру да кабатланмас тәэсирләр бүләк итте. Көннең шактый кызу булуына карамастан, катнашучылар саны күп иде. Сәхнәдә чыгышлар концерт номерлары белән алмашынып торды.
Изге теләкләр җиткергәндә без бер-беребезгә иң беренче ныклы сәламәтлек телибез. Саулыгың булмаса, дөньяның матурлыгы күзгә күренә микән ул? Сезгә дә, хөрмәтле укучыларыбыз, бу тормышта иң мөhиме — тазалык телисе килә. Сәламәт тән, җан тынычлыгы, аек акыл, көчле рух насыйп булсын үзегезгә. Спорт белән шөгыльләнү санап үтелгән байлыкларны бүләк итә дә инде, шул хакта онытмасак иде.
Роза Гыйззәтуллина.
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Иң мөhиме — сәламәт рух

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *