Бардабыз үссен hәм алга барсын

Invalid Displayed Gallery


Бер-бер артлы килеп яуган “сагындырган“ яңгырлардан соң күк йөзенә, ниhаять, якты кояш чыкты. Барда көнендә җылы hәм җиләс булды, соңрак явып үткән тамчылар да тамашачыларны куркыта алмады. Бәйрәм программасына әзерләнгән барлык чаралар да үткәрелде.
Район үзәге Барданың туган көне әле болай зурлап уздырылганы юк иде. Сүз дә юк, яшәгән авылыбыз, туган төбәгебез моңа лаеклы. Бәйрәм чарасы Барданың символы – ак казларны хәтерләтеп ак киемнәрдәге кызлар биюеннән башланды. Алып баручылар ерак үткәнебезне бүгенге көнгә ялгый-ялгый тарих сәхифәләрен бәян иттеләр.

Котлаулар, изге теләкләр

Тантана уңаеннан сәхнәгә иң беренче Барда авыл поселениесе башлыгы Ә.С. Балтаева, Депутатлар советы рәисе Д.М. Юсуфкулов, муниципаль район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева күтәрелде. Алар бардалыларны, райондашларыбызны, бәйрәм кунакларын кайнар котлап изге теләкләрен юллады. “Барданың иң зур байлыгы – аның тырыш hәм эшчән халкы. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшик. Бардабыз үссен hәм алга барсын“, — дип имин тормыш, сәламәтлек hәм уңышлар теләделәр. Д.М. Юсуфкулов “Барда авыл поселениесенең почетлы гражданины“ дигән мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан ветеран укытучы Фаика Сафа кызы Чубаркинаны (рәсемдә) сәхнәгә чакырып тәбрикләде. Т.В. Балтаева район башлыгы С.М. Ибраев исеменнән поселениедә актив тормыш алып баручы hәм халык мәнфәгатен яклап яшәүче бардалылар О.А. Курочкина, Р.Г. Сәйдәшев, Р.Ә. Акжигитов, В.А. Стариков, Ә.Г. Камакаев, М.Х. Тляшев, Т.З. Машаров, У.Г. Шаhиәхмәтов, К.С. Зиятов, Д.Г. Имайкин, Н.Г. Матынова, З.З. Мостаева, Л.П. Цыплаковага рәхмәт хатлары тапшырды.
Сәхнәдән РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубинның ярдәмчесе – районның почетлы гражданины Р.Ә. Исмәгыйлов, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 сайлау округы буенча депутат В.А. Сухихның җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева котлаулар белән чыгыш ясадылар. Фәдия Фәизовна Корбангалиева район ветераннар советы исеменнән 80 яше тулу уңае белән Уймуж авылында яшәүче Барда кызы Фәнүзә Лотфулла кызы Имайкинага почет грамотасы тапшырды. Бәйрәм теләкләрен Төнгүк, Әрҗән, Озын Ялан авыл поселениеләре башлыклары да җиткерде бу көнне.
Барда авыл поселениесе тормышында актив катнашучы спортчылар адресына изге теләкләр яңгырады. Физкультурачылар көне уңаеннан А.А. Мөсәгыйтов, Р.В. Латыпов, Р.Ә. Акжигитов, Н.В. Маматов, Ә.Р. Мушаков рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бу якшәмбедә төзүчеләр дә hөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Быел 20 еллыгын үткәрүче оешма — “СтройПром“ ОООсы (директоры Т.Ә. Монасыйпов), “Пермгазсервис“ ОООсы (директоры М.Н. Ибраhимов), “19 нчы Барда ПМКсы “ ОООсы (директоры Г.Г. Халитов), “Стройподряд“ ОООсы (директоры Р.Р. Гайсин), “Тамыр“ ОООсы (директоры А.Ф. Мәҗитова), “РемСтройСервис“ ОООсы (директоры М.Н. Ибраhимов), белгечләр hәм төзүчеләр А.Ф. Мәҗитов, И.Ф. Мәүликаев, И.Н. Юртаев, Н.Н. Әхмәров, Р.М. Фәйрушин, Р.Р. Тимганов хөрмәтләнде.

Конкурсларда җиңүчеләр

Район үзәге предприятие, оешма hәм учреждениеләрен иң яхшы карап тотуга, төзекләндерүгә конкурс оештырылып, җиңүчеләр исемнәре Барда көнендә игълан ителде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инде ничәнче тапкыр бу бәйгедә җиңү яулады. “Тол буйлары“ җирле телерадиотапшырулар редакциясе hәм Пенсия фондының район идарәсе икенче hәм өченче урыннарда.
Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык тоту буенча бәйгедә Барда авылыннан бу исемгә Фаил Фаиз улы Азманов хуҗалыгы лаек булды. Иң яхшы каралган, төзек хуҗалыклар булып Бакчавылда Әлфия Мәсхүт кызы Балтаева, Сүҗдедә Әнисә Мәсхүт кызы Кучукбаева, Иске Чатта Галимҗан Гали улы Булатов хуҗалыклары танылды. Бу конкурста “Яңа йортка күчүчеләр“ номинациясендә Вадим Хәмис улы Исмакаев хуҗалыгы, “Өлкән буын“ номинациясендә Илфат Гашим улы Таhиров хуҗалыгы җиңүчеләр исемлегендә. Ә.С. Балтаева край политехник колледжының Барда филиалы (директоры Э.Р. Кучукбаев) укучылары hәм Барда коррекция мәктәп-интернатында (директоры Н.Ш. Биктимирова) тәрбияләнүчеләр район үзәге урамнарын чистартуда hәм төзекләндерүдә актив булулары турында җиткерде. Шул уңайдан Нәфисә Шәүкәт кызы край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның рәхмәт хаты hәм призына лаек булды.
“Барда көне“ бәйрәме кысаларында “Минем авылым, туган авылым“ рәсем сәнгате конкурсы игълан ителгән иде. Җиңүчеләр исемлегендә: 6 — 11 яшьлекләр арасында Эльвина Карчигина (I урын) hәм Адэлина Кантуганова (II урын), 11 – 15 яшьлекләр арасында Регина Кадышева, Арсений Максутов, Арсен Илкәев, 16 – 18 яшьлекләр арасында Гөлназ Шәрипова, Артем Мансуров, Милена Әмирова. Азамат Ибраhимов, Илфат Мөрсәлимов hәм Аида Ибраhимова кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.
“Барда в лицах“ фоторәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре түбәндәгечә: Денис Вахитовка беренче, Артур Уразовка икенче дәрәҗә дипломнар тапшырылды.

Бәйрәм чаралары

Нәсел затлары парадында әүвәл Барданың тарихи үткәне, нәселләр турында кыскача мәгълүмат җиткерелде. Бер-бер артлы мәйдан түренә Барданың төп затлары: Әмирхан Әмиров, Ижбулатовлар, Кантугановлар, Мухайловлар, Хәсәновлар, Юсуфкуловлар нәселләре узды. Тукай нәселенә барып тоташкан Әмировлар буыны вәкиле Венера Рафикъ кызы Батыршина үзәкләргә үткәреп рус hәм француз телләрендә “Вечная любовь“ җырын (авторлары Шарль Азнавур, Жорж Гарваренц) башкарды. Гомумән, бу көнне без “Барда гүзәле“, “Сәлам“ вокаль ансамбльләре, “Өмет“ ветераннар хоры (җитәкчеләре Г.И. Ибраhимова), “Яшьлегем хисләре“ вокаль ансамбле (җитәкчесе Ә.К. Якупова), Гүзәл Сафина, Айваз Мәсәгутов, Линар Габдукаев башкаруында җырлар тыңладык. “Дуслык“ үрнәк халык биюе ансамбле (җитәкчесе Г.Ф. Нуриханова), “Смайлик“ балалар уен бүлмәсе бию коллективы (җитәкчесе А.Ш. Шәрипова), “Шаян“ бию коллективы (җитәкчесе З.Ә. Нурыева) биюләре белән куандырды. Татарстаннан килгән кунакларыбыз — Казан филармониясе артистлары Ләйсән Сөнәгәтова hәм Рафаэль Якупов, Салават Фәтхетдиновның шәкерте Әминә Галимова hәм баянчы егет Алмаз Ахунов тамашачыларны моң дөньясына күмделәр.
“Барда кызы — 2017“ матурлык hәм талант конкурсында сайлап алу турын уңышлы узган өч кыз: Эльвина Туйгульдина, Роза Ибраева hәм Юлия Имайкина катнашты. Берсеннән-берсе чибәр бу туташлар “Үз-үзеңне тәкъдир итү“ конкурс-сәламләвендә татар телендә чыгыш ясады, үз тарихлары, гадәтләре, үзенчәлекләре, мавыгулары турында сөйләде. Кулинарлык сәләтләре “Яраткан татар ашлары“ бәйгесендә сыналды. Кызлар жюри әгъзаларын hәм тамашачыларны үз куллары белән пешергән милли татар ашлары пәрәмәч, катлама, чәк-чәк белән сыйлады. “Иҗат“ конкурсында катнашучылар вокаль hәм бию жанрларында чыгыш ясады. Соңгы бәйгедә милли татар киемнәре кигән кызларыбызга карап сокландык. Нинди матур hәм талантлы кызлар үсә Бардабызда, алар өчен чын мәгънәсендә борчылдык, сөендек hәм шул ук вакытта горурландык та! Матур бииләр дә, моңлы итеп җырлыйлар да.
Нәтиҗәдә “Барда кызы“ конкурсында Эльвина Туйгульдина җиңү яулады hәм аңа 15 000 сумга сертификат тапшырылды. Роза Ибраева икенче урынга лаек булды, кыйммәтле приз белән бүләкләнде (спонсоры — “М.Ә. Тимиркин“ ИПсы). Юлия Имайкина — өченче урында, ул акчалата сертификатка ия булды (спонсоры — “Купец“ ОООсы (Г.З. Мостаева)). 23 сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченконың ярдәмчесе С.О. Казаков та бүләкләр тапшырды. Барлык спонсорларга игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Шулай ук авыллардан старосталар: Зилә Акбашева (Сүҗде), Гөлнурый Батыршина (Иске Чат), Наил Балтаев (Бакчавыл) hәм Фидания Абдалова бәйрәмне оештыруда активлык күрсәттеләр.
Үзәк стадионда шул ук көнне спорт чаралары: футбол, волейбол, гер спорты, армрестлинг (кул көрәше) буенча ярышлар, шахмат турниры үткәрелде. Футбол буенча “Гамбит“ командасы (1998 елгы егетләр) I урынга чыкты, “Северный“ командасы (1999 елгы егетләр) II, “Бруум“ командасы (2000 елгы егетләр) III урын алуга иреште. Волейбол буенча ярышларда Барда авыл поселениесенә тиңнәр булмады, сарашлылар икенче, край политехник колледжының Барда филиалы командасы өченче урын яулады. Гер күтәрүдә беренче урыннарны (үз үлчәү категорияләрендә) аталы-уллы Әдhәм hәм Айвар Мушаковлар алды. Әдhәм Рәшит улының тагын бер улы Әнвәр Мушаков hәм Радик Латыпов икенче, Вадим Хәлилов hәм Алик Саликов өченче урыннарны яулады. Армрестлинг буенча (үз үлчәү авырлыкларында) Әнвәр hәм Айвар Мушаковлар, Вадим Хәлилов, Илдар Үтәгәнов, Артем Тляшев призлы урыннар алды. Спортның бу төрендә хатын-кызлар арасында Сания Тляшева, Әлфия Мушакова, Юлия Балтаевага тиңнәр булмады. Шахмат турнирында призлы урыннарга Тәлгать, Нәҗмегалим hәм Әүхәт Балтачевлар чыкты.
Көнозын Җиңү мәйданында бәйрәм рухы сүрелмәде, бай эчтәлекле концерттан соң дискотека башланды. Анда әти-әниләре белән килгән балаларны да, яшьләрне дә күрергә мөмкин иде. Кичке 11 сәгатьтә Барда өстендәге күкне бәйрәм салюты бизәде. Киләчәктә дә районыбызда шундый күңелле чаралар уздырырга, башкарган эшләргә нәтиҗә ясарга, киләсе елларга юнәлеш билгеләргә, туып-үскән төбәгебезне, туган авылыбызны данлап яшәргә язсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *