Мине йолдызлардан эзләгез

Дамира Кузаева: "Ищите меня среди звезд"
Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаеваның тууына 70 ел уңаеннан апрель ахырында Барда районында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре оештырылды. Төнгүк, Барда hәм Үдик авылларында спектакльләр куелды, укучылар өчен остаханәләр эшләде.
Гастрольләрдә Дамирә Кузаева белән бер сәхнәдә иңнәрен иңгә куеп иҗат итүчеләр: Татарстанның халык артистлары Роза Салихова, Луиза Солтанова, Камил Вәлиев
h. б. катнашуы үзе үк олы мәгънәгә ия булды.
Барда мәдәният hәм ял йортында спектакль тулы зал белән узды. Мондый эчтәлекле чыгышны бардалылар алкышларга күмде. Муниципаль Барда районы администрациясе, мәдәният идарәсе исеменнән Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективына рәхмәт белдерелде. 31 яшендә Тукай премиясен, 38 яшендә халык артисты исемен алуга ирешкән Дамирә Кузаевага багышлап җылы сүзләр, хатирәләр яңгырады.
Икенче көнне, ягъни 20 апрельдә әлмәтлеләр якташыбызның туган авылы Төнгүккә юл тотты. Мәдәният йортында аларны зур әзерлек белән каршы алдылар. “Сердәш“ ансамблендә шөгыльләнүчеләр, авылдашлары Габдулла Тукай сүзләренә hәм райондашыбыз Мәсгут Имашев көенә иҗат ителгән “Театр“ җырын башкарып, талантлы якташыбыз эчеп үскән саф чишмә суын тәкъдим иттеләр. Талантлы якташыбызга багышланган баннер ачылуы да шушы көнгә махсус билгеләнде. Артистканың сурәте, мактаулы исемнәре hәм “Мине йолдызлардан эзләгез“, — дигән сүзләре язылган баннер Төнгүк мәдәният йортына керәсе юл янында урнаштырылды (рәсемдә).
— Бу баннерны ачу — мәктәп укучылары hәм укытучылар язган проект нәтиҗәсе ул. Авылдашыбыз Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева белән без горурланабыз. Ул авылыбызны Татарстанга танытты, — диде Төнгүк урта мәктәбе директоры В.Ш. Кузаев.
Авыл поселениесе башлыгы Р.Р. Илкәев бу чарада актив катнашучыларга: мәктәп коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, “Сердәш“ ансамбленә hәм ерак араларны якын итеп килгән Әлмәт театры артистларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева күңелендәге хис-тойгылары, уйлары белән бүлеште:
— Шундый матур каршы алуыгызга чиксез рәхмәтлебез. Татар иленнән сезгә кайнар сәламнәр алып килдек. 70 елдан артык тарихы булган Әлмәт театрында 40лап артист иҗат итә, репертуарыбызда 40 спектакль бар. Талант иясе Дамирәбез барыбыз өчен дә кадерле зат, аны онытмавыгызга зур рәхмәт, — диде.
Бер сәхнәдә иҗат иткән мөхтәрәм артистлар исеменнән Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев сүз алды.
— Дамирә иҗаты белән безгә дә нур бирә иде. Аны сагынабыз, ул hәрвакыт безнең күңелләрдә. Мәңгегә шулай булачак та, — диде ул.
Киләсе тукталыш авыл зиратында булды. Биредә әти-әнисе янәшәсендә генә Дамирә апабыз тын йокыга талган. Иҗатташ дуслары, туганнары, авылдашлары аның каберен зиярат кылды, ал төстәге тере чәчәкләр салды.
— Арабыздан вакытсыз китеп барган якты йолдызыбыз — Дамирә Нәҗмиҗан кызы алдында, аның фидакарь хезмәте, казанышлары алдында баш иябез, — дигән сүзләр белән бер минутлык тынлык игълан ителде.
Әлмәттән килгән хезмәттәшләре сүз алуга тирә-якны нурга күмеп мәчеттән җомга намазы ишетелде. hәм бу очраклы күренеш кенә түгел, ә без юксынган заттан сәлам булып тоелды. Истәлекләр яңгырады, сөйләүчеләрнең дә, тыңлаучыларның да күзләрендә яшьләр ялтырады. Әлмәт театрында 2016 елда Дамирә Кузаева исемендәге премия игълан ителгән, бу бүләккә беренчеләрдән булып лаек булган артист Алмаз Шәhимәрдәнов та чыгыш ясады.
Төнгүк мәдәният йортында бу көнне артистлар балалар өчен “Шүрәле шоу“ комик баттл күрсәтте, югары класс укучылары өчен осталык дәресе алып барылды. Егет hәм кызлар сәхнә осталары тормышы белән якыннан танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
«Шурале-шоу»
Ә кичен якын-тирә авыллардан килүче тамашачыларга Я. Пулинович әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Син кайда идең?“ драмасы куелды. Яшь режиссер Илгиз Зәйниев куйган эчтәлекле әсәр залда булучыларга көчле тәэсир итте. Артистларның рольләрен оста башкарулары көлдерде дә, елатты да безне, тормышны төрле яктап ачып салды, кызык та, кызганыч та булып тоелды. Тамашачылар ахырда басып алкышлады. “Сәхнә әсәре бер калын китап биргән кадәр гыйлем бирә“, — дигән акыллы сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Дамирә Кузаеваны искә алып классташы, белем биргән укытучысы h.б. чыгыш ясады. Алар якташыбызның кечкенәдән талантлы, тырыш hәм кыю булуы турында әйттеләр, хөрмәт күрсәтүләре өчен Әлмәт театры артистларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә әлмәтлеләр мәдәният йортына искиткеч бүләк — Дамирә Кузаева Мирандолина ролендә (К.Гольдониның “Трактирщица“ әсәре буенча) кигән ал төстәге күлмәк тапшырдылар. Бу мизгелләр бик дулкынландыргыч булды…
“Кеше китә, җыры кала“, — диләр. Ә без Дамирә Кузаеваның рольләрен, ул тудырган образларын искә алабыз, аның бай иҗатына багышланган язмаларны, истәлекләрне барлыйбыз. Еллар үткән саен аның таланты яңа яктан ачыла бара, яңа биеклеккә күтәрелә. Даны якты йолдызлардан да яктырак балкый.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *