Хәтердә мәңге саклыйк!

Чтим и помним! - В Барде установлен бронетранспортер «БТР – 70»
10 октябрьдә Җиңү мәйданында ”БТР-70“ бронетранспортеры урнаштырылды. Бу hәйкәл интернационалист-сугышчылар hәм локаль сугышлар hәм конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә куелды. Урнаштыруда район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, район башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары И.С.Туйгелдин катнаштылар.
Хәлил Газбулла улы сүзләренчә, БТР урнаштыру сугыш ветераннары турындагы истәлекне мәңгеләштерү эшенең дәвамы ул. Бу юнәлештә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих зур теләктәшлек белдерде, аның ярдәмендә район җитәкчелеге үзәк хәрби округ җитәкчесенә, Оборона министрлыгына хәрби техника белән тәэмин итү турындагы үтенеч белән хат язды. Бу эшнең беренче нәтиҗәсен бардалылар Җиңү парадында күрделәр, бу көнне 1938 ел үрнәгендәге 122 миллиметрлы пушка-гаубицаны тантаналы ачу булды. ”Бүген БТР урнаштырылды. Бу техника Башкортостан хәрби частеннән кайтарылды. Шул уңайдан Үзәк хәрби округның техник тәэмин итү идарәсе начальнигы генерал-майор Фраиз Фазлыәхмәт улы Салыевка, якташыбыз, меценат Айрат Әүхәт улы Йосыповка, Барда районы хәрби комиссариатына hәм әлбәттә, Валерий Александрович Сухихка рәхмәт белдерәсе килә. Сез аларның ярдәме hәм бердәм эшебез нәтиҗәсен күрәсез“- диде ул.
— Мәйданда хәрби техника урнаштыру идеясе 2011 елда ук туган иде. Барда үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган комплекс бар, бары тик хәрби техника гына җитми. Без үзебез hәм депутатлар алдында бурыч куйдык hәм аны уңышлы чишәбез. Хәзер мәйданны 1938 елгы пушка-гаубица hәм 1970 елгы БТР-70 бизи. Эшчәнлегебезнең төп нәтиҗәсе – яшьләрнең hәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә тугры булулары hәм баш өстендәге тыныч күк йөзенең бәясен белүләре. Хәзер бирегә килүчеләр җиңүләр hәм тынычлык тәэмин иткән техниканы анык күрә алачаклар. Бу эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт, тик эш әле төгәлләнмәгән, башка җирлекләр территориясендә дә хәрби техника булуын теләр идек, — дип нәтиҗә ясады Сергей Миннихан улы Ибраев.
Венера Шәрәфетдинова
Ибраhим Тимганов фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *