Кара алтын: hөнәргә бер адым


21 майда “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” предприятиесенеӊ 6нчы санлы нефть hәм газ табу цехы территориясендә гимназия hәм 2нче санлы Барда мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Нефтьчеләрнеӊ яшь перспективалы кадрларга ихтыяҗы бар, шуӊа күрә чараныӊ төп максаты профориентация булды. Чарада Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ беренче урынбасары Т.В. Балтаева катнашты.
Пермь краеныӊ иӊ зур газ hәм нефть табучы предприятиесе цехларыныӊ берсенә бару “6нчы санлы ЦДНГ” дип язылган стела янында җыелудан башланды, биредә безне предприятие хезмәткәрләре каршылады, hәм машиналардан hәм автобуслардан торган колонна экскурсиянеӊ беренче пунктына – куст мәйданчыгына юнәлде, биредә биш нефть суырту җайланмасы урнашкан.
Куркынычсызлык техникасы буенча иструктаж уздыргач hәм hәр укучы каска hәм противогаз белән тәэмин ителгәч, цех начальнигыныӊ табу буенча урынбасары Александр Александрович Конев нефтьнеӊ нәрсә булуы, эшкәртү этаплары турында сөйләде, балалар нефть табу операторларыныӊ эшен күзәтә алды. “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” компаниясе йөзгә якын нефть чыганагын файдалана, алар крайныӊ 26 районында урнашкан. Безнеӊ цех үз эшчәнлеген Барда, Уинск hәм Чернушка районнарындагы биш чыганакта башкара. “Кара алтын”ны табу скважиналар бораулаудан башлана, алар 2 меӊ метр hәм аннан да тирәнрәк булырга мөмкин. Җир кабыгы губкага охшаган, аныӊ эчендә табигый газ hәм 20 процент нефть булган сыеклык бар”, – диде Александр Конев.
Икенче этап — газдан сыеклыкны бүлү, бу процессны кыстыручы насос станциясе (ДНС) тәэмин итә.
А.А. Конев сүзләренчә, бу ДНС өчен 48 табу скважинасы эшли. Табигый газ торакны җылытуга hәм азык пешерүгә китә, төп кулланучылар – Оса районы халкы, ә нефть белән сыеклык торбалар буенча нефть әзерләү hәм куу җайланмасына (УППН) юнәлә.
“Күчтәнти” УППНында безне аныӊ начальнигы Константин Анатольевич Шутов каршылады. Ул безгә товар нефтен әзерләү hәм тапшыру турында җентекләп сөйләде: “УППНга килүче нефтьле сыеклык су мендәре аша уза, ул шулай суга hәм нефтькә бүленә. Су кире җир астына кайтарыла, ә нефть тирәнтен тозсызландыру, сусызландыру процессын уза hәм сыйфатныӊ беренче төркеменә, ягъни товар рәвешенә кадәр китерелә. Финалда – товар нефтен резервуарларга җыю hәм аны кулланучыларга җибәрү”. Шулай ук без янгын дружинасыныӊ hәм hөнәри осталык буенча край ярышларына әзерләнүче белгечләрнеӊ тренировкаларын күрдек.
Өлкән сыйныф укучылары үзләре өчен яӊа булган hөнәрләр белән танышты: нефть hәм газ табу операторы, скважиналарны тикшерүче, җир өсте җиhазларын ремонтлау буенча слесарь, эретеп ябыштыручы, насос җиhазы машинисты.
“Профориентация эше предприятиебез эшчәнлегендә мөhим юнәлешләрнеӊ берсе булып тора. Бу кадрларны мәктәптән үк әзерләргә кирәклеге белән бәйле, балалар бу hөнәрне сайлаганда, нефтьче җаваплылык, командада эшли белүне таләп итүче hөнәр булуын аӊласын hәм белгечлек алганнан соӊ предприятиегә әзер белгеч булып килсен өчен кирәк. Мондый тәҗрибә “ЛУКОЙЛ” компаниясендә күптәннән бара. Мин үзем дә нефтьчеләрнеӊ эше белән университетта укыганда охшаш чарада таныштым. Шул вакытта биредә эшләячәкмен дигән карар кабул иттем.
Карьера ясау мөмкинлеге, тәкъдим ителүче социаль пакет, үсеш перспективасы җәлеп итте”, — диде Александр Конев.
Йомгаклау этабы актлар залында узды, биредә балалар командаларга бүленеп hәм оештыручыларныӊ биремнәре буенча нефть табу hәм эшкәртүнеӊ барлык этапларын кәгазьгә төшерде. 20 минут дәвамында кызлар hәм малайлар фикер алышты, кисте, ябыштырды, буяды… нәтиҗәдә предприятиенеӊ дүрт макеты презентацияләнде. Жюри әгъзалары кыска вакыт эчендә балаларныӊ бөтен процессны истә алып калулары hәм барлык күргән объектларны бик матур итеп ясаулары гаҗәпләндерде. Өченче урында “Унесенные нефтью”командасы булды, икенче урынны “Физмат нефть” hәм “Черная кирка” командалары бүлеште, “Зеленое яблоко” макеты иӊ яхшысы булып танылды.
— Балалар, бүген күргәннәрдән hәм ишеткәннәрдән соӊ сезнеӊ кайберәүләрегез нефтьче булырга карар кабул итәр hәм тиӊдәшле уку йортларына укырга керер дип ышанам. Сез хәзер юллар чатында торасыз, hәм тагын берничә тапкыр үз фикерегезне үзгәртәчәксез, hәр очракта да — үз юлыгызны табыгыз, диде “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” ОООсыныӊ 6нчы санлы ЦДНГ начальнигы Владимир Третьяков hәм бу чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән район башлыгы Хәлил Алапановны, аныӊ беренче урынбасары Татьяна Балтаеваны, район администрациясенеӊ мәгариф идарәсен билгеләде.
Хәлил Газбулла улы кеше тормышында дөрес сайланган hөнәрнеӊ зур роль уйнавын ассызыклады.
Районда өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек, югары уку йортларына кергәндә абитуриентларга квоталар бирү турында сөйләде. “Бүгенге көнгә планда өлкән сыйныф укучылары В, C, D, E категорияләренә укырга hәм водитель таныклыгын алырга мөмкин булсын өчен Бардада Яшь техниклар станциясе базасында ДОСААФ мәктәбе төзү. Шулай ук балаларны ЕГЭ бирүгә әзерләү өчен бердәм үзәк ясау идеясе дә бар, — дип билгеләде район башлыгы hәм мондый очрашулар район укучылары өчен гадәти хәлгә әверелер дигән өмет белдерде.
— Мин нефтьне ничек табулары, бүлүләре, эшкәртүләре, газныӊ кая “китүе”, аны нинди күләмдә табулары турында белдем hәм хәзер моныӊ турында үзем дә башкаларга сөйли алам. Бер елдан мин мәктәпне тәмамлаячакмын, hәм хәзер үк миӊа hөнәр сайларга кирәк. Предприятиедә булганнан соӊ, хезмәт эшчәнлегемне бу компания белән бәйлисе микән әллә дип уйлана башладым. Биредә бар нәрсә чиста, пөхтә, яхшы кешеләр hәм, әлбәттә, финанс хәленеӊ яхшы булуы ошады, — диде гимназиянеӊ 10нчы сыйныф укучысы Данил.
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” предприятиесе нефть hәм газ табу районнарыннан яшь перспективалы белгечләр килүенә мохтаҗ. Аныӊ мәктәпләр (шефлыкка алынган 40 мәктәп), Пермь милли тикшеренү политехник университеты (ПНИПУ), Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты (ПГНИУ); Чернушка шәhәрендәге Край политехник көллияте (КПК); Пермь нефть көллияте (ПНК) белән бергә кадрларны әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлектә күпьеллык нәтиҗәле тәҗрибәсе бар.
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ”дә карьера төзү өчен профильле инженер белеменә ия булырга кирәк, аны өстә әйтелеп кителгән уку йортларында алырга мөмкин. Профильле уку йортларында укып, студентларныӊ “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” ОООсыныӊ исемле стипендиясен, диплом проектын язарга грант алу, түләүле практика узу, предприятие җитәкчеләреннән осталык дәресләрендә, предприятиенеӊ фәнни, спорт hәм җәмәгать тормышында катнашу, Пермь краеныӊ нефть районнарында “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” ОООсына белгечлек буенча эшкә урнашу мөмкинлеге бар.
Ел саен “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” 270кә якын чара уздыра, шул сәбәпле, 4 меӊнән артык укучы нефтьче hөнәре турында яӊалыклар белә.
Профориентациянеӊ төп юнәлешләре арасында — җитештерү объектларына hәм Пермь нефте музеена экскурсияләр, класс сәгатьләре hәм интерактив hәм интеллектуаль уеннар, физика hәм математика буенча “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ”неӊ край мәктәп олимпиадасы, “Мәгариф hәм карьера” күргәзмәсендә катнашу.
hөнәр сайлауга аӊлы караш – киләчәктә уӊышка ирешү, үз урыныӊны табу, социализация, карьера hәм hөнәри үсү мөмкинлеге ул.
Нефтьчеләрнеӊ укучылар белән очрашуы үз җимешләрен бирер hәм аларга киләчәк hөнәрләренә дөрес адым ясарга ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *