Бәйрәм тудыручы кеше

Нәрсә ул бәйрәм? Берәүләр өчен бу — фейерверк hәм бокаллар чыӊы белән ыгы-зыгылы тантана, икенчеләр өчен — бай өстәл артында туганнар җыелу. hәм, әлбәттә, hәркем үзенчә хаклы. Чөнки күпчелек өчен бәйрәм — ул якын кешеләр бергә җыелган вакыт, ә сәбәп булып юбилейлар, туган көннәр, туйлар кебек төрле матур даталар хезмәт итә… Әмма кемгәдер бәйрәм – ял булса, башкалар өчен ул — чын хезмәт, чөнки теләсә кайсы тантана артында бәйрәмнеӊ ничек узуына турыдан-туры бәйле кешеләр тора.

Көтеп алынган hәм яраткан Яӊа ел алдыннан без Илнур Бәширов белән аралаштык hәм хәзер сезгә конферансье турында кызыклы hәм аз билгеле фактлар, шулай ук кунаклар күзеннән яшерелгән эш серләрен сөйләргә телибез.

— Балачагым hәм яшьлегем Барда җиреннән ерак, Украинада узды.

Анда мин мәктәпне тәмамладым, бухгалтер белгечлегенә ия булдым.

hөнәрем буенча күпмедер вакыт балалар санаториендә эшләдем, аннары Мәскәүгә акча эшләргә киттем, читтән торып югары уку йортында икътисадчыга укыдым. 2007 елда туган районыма кайттым, баштарак әти-әниемә үсентеләр, яшелчәләр үстерергә hәм сатарга булыштым, соӊрак район администрациясенә эшкә урнаштым. Алты ел дәвамында авыл хуҗалыгы идарәсе белгече булып эшләдем, мәгълүмати-аналитик бүлек белән җитәкчелек иттем. Бу тәҗрибә минем өчен бүген ирешкән уӊышларыма үзенчәлекле этәргеч булды. Беренчедән, мин документлар белән эшләргә өйрәндем, икенчедән, шактый вакыт чит җирдә яшәгән кеше буларак, аралашу даирәсен киӊәйтү мөhим иде, — дип башлады әӊгәмәне Илнур.

Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, ул hәрвакыт актив булган, администрация профсоюзы комитеты составына кергән, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, еш кына хезмәттәшләре өчен календарь бәйрәмнәре уӊаеннан чаралар үткәргән, аларда рәхәтләнеп җырлаган hәм, моннан тыш, вакыт-вакыт диджей ролендә эшләгән. Сүз уӊаеннан, җырларга аны беркем дә өйрәтмәгән, музыка белән мавыгуы гаиләдән килә, аныӊ картәтисе hәм әтисе гармунда уйнаган. Мәктәп хорында Илнурны төп солист итеп куйганнар, техникумда ул гитарада уйнарга өйрәнгән, кыскасы, ул — табигый моӊга ия кеше. Акрынлап ул үзенеӊ конферансье ролен ошатуына төшенә. 2017 елныӊ февралендә даими эш урыныннан киткәннән соӊ, Илнур тормыш буйлап “ирекле йөзә” башлый, Пермьдә алып баручы — конферансье курслары уза, шуннан соӊ тормыш иптәше өчен юбилей үткәрә.

“Беренче тәҗрибәгез нинди булды?” — дип кызыксынам мин.

— Курсларда мин, әлбәттә, күп нәрсәгә: сценарийларны дөрес төзәргә, үз-үземне тотарга, мәгълүматны ничек җиткерергә өйрәндем.

Җитәкчебез Александр Смехов барысын да җайга салып үзләштерергә ярдәм итте. Беренче чарам “бишлегә” узмады, хаталар булды, башта каушап та калдым, әмма кунакларныӊ җылы кабул итүе куркуны җиӊәргә булышты. Иӊ мөhиме, ул кичне мин бу адымны ясавымда ялгышмавыма төшендем. Шулай ук мин беркайчан да язылган сценарийдан файдаланмаячагымны аӊладым.

Конферансье нинди дә булса программа белән чикләнмичә, шактый үзгәрүчән булырга тиеш. Сценарий урынына мин кирәкле моментлар “чылбырыннан” берничә пункт белән план төзәм. Кичәне шартлы рәвештә блокларга бүләм, аларныӊ hәркайсы нәкъ бер сәгать дәвам итә.

Блок тыныч уеннардан башлана, алга таба барган саен темп тизләтелә, ә блок ахырында – биюле тәнәфес hәм актив конкурслар. Минем төп бурычым — барысы да бер дулкында булсын өчен hәр кунак белән уртак тел таба белү. Ә тантананыӊ бәхетле мизгелләрен сурәтләргә дустым, алыштыргысыз компаньоным, фотограф Николай Хәлилов булыша. Без 2014 елда “Колос”та Украина качакларын кабул иткәндә таныштык.

Шул вакыттан бирле Барда Коля hәм аныӊ гаиләсе өчен икенче йортка әверелде. Башта ул миӊа аттракционнарда ярдәм итте, соӊрак диджей булды, ә бүген аныӊ кулында камера. Без бик яхшы команда.

Әлбәттә, мин әӊгәмәдәшем өчен бәйрәм нәрсә булуын ачыкламыйча кала алмадым. “Минем өчен бәйрәм – гаиләм белән булу. Без hәрвакытта да бергә җыела алмыйбыз hәм минем өчен улларым hәм тормыш иптәшем янәшәмдә булу бәйрәмнән дә зуррак”.

Чаралар үткәрүдән тыш, Илнур шәхси эшмәкәр дә, аныӊ балалар өчен аттракционнары бар. Кыскасы, көндез ул нәниләргә, ә кичен өлкәннәргә шатлык бүләк итә. Өч ел эчендә, ә бу ике йөздән артык үткәрелгән бәйрәм, ул импровизацияләргә бик яхшы өйрәнгән. Бүген аныӊ “копилкасында” эштә ярдәм итүче бик күп төрле мәгълүмат бар.

Илнурныӊ икенче “үзенчәлеге” – ул ир-егет алып баручы, чөнки бу өлкәдә ирләр күп түгел. Илнурга уӊышлар телисе генә кала.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *