Борынгы hәм мәңге яшь бәйрәм
Быел да җыенны hәр елдагыча дулкынланып көтеп алдык. Көн саен диярлек яуган яңгырлар бәйрәм көнендә тукталырмы? Чара оешкан төстә узармы? Аллага шөкер, салкынча hава hәм сибәләп үткән яңгыр күтәренке кәефләрне төшерерлек дәрәҗәдә булмады. Лаеклы хезмәт — тормыш нигезе Мәйдан район хезмәтчәннәренең hәм кунакларның шау-гөренә күмелгән. Кайсы якка гына карасаң да, бәйрәмгә килүчеләрнең танышларын, туганнарын очратып, күрешүләрен, хәл-әхвәл сорашуларын күрәсең. Барысының да йөзләре шатлыктан балкыган. Язгы-кыр эшләре йомгакларына багышланган милли бәйрәмебез, яшәреп-үзгәреп, ел да үзенчәлекле яңа бизәкләргә төренеп байый. Хәер, Барда