Авыл җирлекләренә – телевизорлар

Телевизоры – сельским поселениям

БУ АТНА бик шатлыклы вакыйгадан башланды – 25 майда район администрациясендә барлык авыл җирлекләренә тантаналы рәвештә телевизорлар тапшырылды. Район бюджетыннан 600 меӊ сум акча бүлеп бирү hәм техника сатып алу турында карар 23 апрельдә узган Земство Җ ыелышында кабул ителгән иде. Телевизорлар күп функцияле, кулланучылар өчен бик күп мөмкинлекләр каралган. Тапшыруларны караудан тыш, алар аша интернетка керергә, видеоконференцэлемтә оештырырга яки төрле видеороликлар күрсәтергә була, диагонале дә зур 65 дюймлы. Район башлыгы Х.Г.Алапанов сүзләре буенча, бу – район администрациясе, авыл җирлекләре

Подробнее

” Тормыш яӊа бурычлар куя “

26 МАЙДА илебездә Рәсәй эшмәкәрлеге көне билгеләнеп үтә. Район администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе мәгълүматлары буенча, безнеӊ территориядә 194 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 8 оешма сөт, ит, бәрәӊге, ашлык hәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә, 93 крестьян-фермер хуҗалыгы hәм 568 шәхси эшмәкәр исәпләнә, алар сәүдә, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү hәм башка өлкәләрдә эшли. hәрберегез минем белән килешерсез дип уйлыйм, иӊ туклыклы, тәмле hәм тиз әзерләнә торган төшке аш – пилмән, аны буйдаклар ризыгы

Подробнее

Чик сагында хезмәтебез белән горурланабыз

Ишмановы

АБЫЙЛЫ-ЭНЕЛЕ Ишмановлар Байавылда туып үскәннәр. Язмышларында уртак юллар күп: икесе дә чик сагы гаскәрләрендә, Чечен республикасында хезмәт иткәннәр, ә хәзер Барда районы эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Бертуганнарныӊ өлкәне Ринат армия сафларына 1994 елныӊ декабрендә алына. Хезмәте туган яклардан бик еракта – Амур өлкәсендә башланып китә. Башта ярты ел Прогресс поселогында сержант составы мәктәбендә укый ул. Кече сержант исеме алып Кытай белән ил чигенә – Магадан шәhәренә чик сагы отрядына җибәрелә, бу 1995 елныӊ май ае була. – Яӊа килүче солдатларны

Подробнее

”Ул елларны сагынып искә алам“

Ринас Миннахматович Гатиатуллин

28 майда чик сакчылары көне билгеләнеп үтелә. Безнеӊ райондашлар бу тантанадан читтә калмыйлар, hәр ел оештырылган төрле чараларда катнашалар. “Таӊ“ газетасы битләре аша чик сагында хезмәт иткән райондашларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сезне Байавылда hәм Югары Шлик авылында туыпүскән чик сагы хезмәте ветераннары белән танышу көтә. Ринас Миннәхмәт улы Гатиатуллин 1968 елда дөньяга килә. Яӊа Казанка сигезьеллык, Төнгүк урта мәктәпләрен тәмамлагач Чайковский шәhәрендә автомәктәптә укый, “ Маяк “ колхозында стажировка уза. 1986 елныӊ 12 маенда армия сафларына хезмәткә

Подробнее

Марьяна – йөзенче бала

13 майда Барда муниципаль районы администрациясенең ЗАГС бүлегендә йөзенче бала тууы теркәлгән. Беренче Әрҗәндә яшәүче Эльмир Руслан улы һәм Сабина Рафил кызы Мөгалимовлар гаиләсендә беренче бала – кызлары Марьяна туган. Гаилә өчен истәлекле бу көнне Мөгалимовлар кызларының беренче документына гына түгел, шулай ук “Пермь краенда яшәүчеләр исеменнән яңа туган балага бүләк” җыелмасына һәм “Пермь краенда туучыга” медаленә дә ия булдылар. Яшь әти-әнине кызлары туу белән котлыйбыз, Марьянага бәхетле һәм шат күңелле бала булып үсүен, тормышы якты һәм мәрхәмәтле булуын, гаиләләрендә

Подробнее

Изге hөнәр

Айгуль Туфхатовна Мавлютова

“Ел укытучысы – 2020“ hөнәри осталык муниципаль конкурсы Бардада 26-27 февральдә икенче Барда урта мәктәбе, Барда балалар бакчасының “Бәләкәч“ (“Малышок“) hәм “Әтәчкәй“ (“Петушок“) структур бүлекчәләре базаларында уздырылды. Чарада 12 балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән hәм структур бүлекчәләрдән килгән 30 укытучы, тәрбиячеләр үзләренең сәләтләрен, белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты, ачык дәресләр, класс сәгатьләре hәм осталык дәресләре үткәрде, метапредмет сынаулар узды. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң “Ел укытучысы – 2019“ конкурсы җиңүчесе Лариса Владимировна Мельникова катнашучыларга изге теләкләр әйтеп уңышлар теләде. “Ел укытучысы“ муниципаль конкурсында

Подробнее

Бар чикләрне узып

Тобия Саурь

Күп кенә бардалылар, бигрәк тә хоккей сөючеләр, узган ел кыш безнең районга Ванкувер (Канада) командасы килүен хәтерлидер. Ул вакытта дүрт көн дәвамында җирле малайлар канадалылар белән шөгыльләнә hәм берничә осталык дәресе ала алдылар, ә соңыннан кунаклар белән район җыелма командасы арасында дусларча очрашу булды. Бу спорт вакыйгасы турында озак сөйләделәр, берәүләр бу вакыйгага ышана алмады, икенчеләр аның кабатлануын теләде. Ул вакытта команданың дүрт вәкиле белән сөйләшә алдым: Зак Звебер, Тобия Саурь, Брайан Петерс hәм Кайл Дотцлер. Яшьләр үзләре, хоккейга ничек

Подробнее

Җаным башкаласы Күчтәнти

Ждет с тоской меня родная Константиновка...

Күренекле якташыбыз фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның якты истәлегенә багышланган VII “Ягъфәр укулары“ 20 февральдә Күчтәнти авылында уздырылды. Күчтәнти авылына, танылган якташыбыз исемен йөрткән мәктәпкә барып керүгә hәр урында Рәшит абый рухы чагыла төсле, фоторәсемнәрдән ул елмаеп карый. Әгәр исән булса, быел аңа 74 яшь тулган булыр иде. Тик кызганычка каршы райондашыбызның гомере 62 яшендә – 2008 елда өзелде… Пермь крае татарлары hәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары С.Н. Назин җитәкчелегендә район вәкилләреннән бер төркем

Подробнее

Халык ярдәме белән

С победой, Насур!

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иӊ дәhшәтле hәм коточкыч сугыш булып исәпләнә. Җиӊү совет кешеләре батырлыгы hәм миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмга каршы көрәшкә төрле милләт вәкилләрен берләштергән бөтен совет халкы күтәрелде, алар арасында интеллигенция вәкилләре, мәдәният hәм сәнгать әhелләре дә күп булды. Татар халкыныӊ лаеклы улы Муса Җәлил hәм аныӊ фикердәшләре батырлыгы турында, мәсәлән, барыбыз да белә. Мәгълүм ки, сугышныӊ беренче елларында Кызыл Армиянеӊ күп кенә солдат hәм офицерлары төрле сәбәпләр белән немецларга әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил дә шундый

Подробнее

Күңел бәйрәме

We cannot display this galleryБардада 15 июньдә край авыл сабантуе үтте. Бу зур вакыйгага әзерлек бик күптән башланды. Кечесе дә, олысы да бәйрәмне түземсезлек белән көтте, берәүләр биредә танышлары, дуслары, классташлары белән очрашырга планлаштырса, икенчеләр матур концерт карарга килде, өченчеләр ат чабышын күрергә өметләнде… Иртән үк якты кояш балкыды, Барда җыены мәйданы әллә каян ишетелеп торган музыка тавышы белән кунакларны үзенә чакырды, ә мәйдан өстендә тәмле шашлык, попкорн, татлы мамык исе таралган иде. Сабантуй – ул искиткеч, бер үк вакытта

Подробнее