Ике туган — ике көрәшче
Альмир и Эмиль Балтачевы МИЛЛИ бәйрәм Барда җыенын барчасы — кечесеннән алып олысына кадәр — ярата һәм түземсезлек белән көтә. Балалар уен һәм күңел ачу, сәүдә рәтләре арасында йөреп уенчыклар һәм тәм-том алу мөмкинлеге өчен яраталар. Яшьләр волейбол уйныйлар, милли уеннарда көч сынашалар, авыш һәм туры баганаларга менәләр, чүлмәк ваталар… Өлкән яшьтәге кешеләр мәйданга алданрак килеп яхшы урыннар алалар һәм концерт белән ат чабышын карап рәхәтләнәләр. Ә ир-егетләр көне буе көрәш барган келәм янына җыела. Чын көрәш сөючеләр бер ярышны да