Авылларның киләчәген кайгыртып
Слева направо: Ф.Я. Уразаев, Г.В. Поезжаев, Р.З. Закиров, Х.Х. Фарвазетдинов, А.А. Хавыев Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы“ дип исемләнгән икенче икътисадый форумы (җыены) 29 мартта Октябрьск районында крайның 10 районыннан, Татарстан hәм Башкортостан Республикаларыннан hәм Кытайдан вәкилләр катнашуы белән уздырылды. Чарада Бардадан район башлыгының икътисадый үсеш буенча урынбасары И.С. Туйгильдин җитәкчелегендә зур делегация: район авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы И.Р. Исмакаев, идарә белгечләре, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Рәсәй