Көчлеләр һәм егәрлеләр алгы сафта

Кышны озату, язны каршы алуга багышлап 19 мартта Бардада спорт чаралары уздырылды. Халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, “Спорт — яшәү нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатында оештырылган бу бәйрәмдә күп спортчылар, округ авылларында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Әле иртәннән үк Җиңү мәйданында сәүдә рәтләре эшли башлады, матур көйләр яңгырады. Теләүчеләр үз кирәк-ярагын алды, әйләнә-тирәдәге күренештән хозурланды. Чараны уен-көлке белән мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде һәм котлау өчен сүз Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча

Подробнее

Бердәм эш — яхшы нәтиҗә

Октябрьскийда үткән фәнни-гамәли конференция уӊай тәэсирләр калдырды. Ул сылва-ирень татарлары тарихын өйрәнүчеләрне җыйды, hәм әлеге мәсьәләгә багышланган инде дүртенче конференция иде. Октябрьский шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әлфирә Гыймранованыӊ шундый чара үткәрү буенча проект язып, Татарстан Мәдәният министрлыгы грантын яулавы, үзәк әгъзалары – ныклы ярдәмчеләре белән бергә оештыру мәсьәләләрен уӊышлы башкарып чыгуы hәм конференцияне тиешле дәрәҗәдә үткәрүе үзе никадәр зур эш. Конференция үткәрүнеӊ төп сәбәбе – Октябрь округында урнашкан татар авыллары тарихына багышланган китапны тәкъдир итү иде. Ул басу

Подробнее

Ялкынлылар — Бардада

Безнеӊ якларда татар матбугаты вәкилләре еш була, бу юлы Казан шәhәреннән урта hәм олы яшьтәге мәктәп балаларына ял сәгатьләрендә уку өчен чыгарылучы айлык “Ялкын“ журналы редакциясеннән журналистлар килде. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы hәм Пермь краеныӊ “Чәк-чәк“ региональ татар яшьләре җәмәгать оешмасы бергәлегендә оештырылганлыктан, край үзәгеннән дә вәкилләр бар иде. “Чәк-чәк“ оешмасы Татарстан Республикасы хөкүмәтенеӊ Рәсәй Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны тормышка ашыруда катнашучы җәмәгать оешмаларына ярдәм күрсәтү конкурсында җиӊүче булып танылган hәм грант яулаган иде. “Этнодесант“ проекты татар милләте вәкилләре

Подробнее

Солдат кайтты туган ягына

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел узса да, бу дәhшәтле көннәр кайтавазы hаман яӊгырый. 19 ноябрьдә Барда муниципаль округы территориясендә сагышлы да, шул ук вакытта тантаналы да вакыйга булды — Бөек Ватан сугышында hәлак булган Аптуков Мәҗит Мәгасүм улыныӊ җәсәде туган авылы Түбәнавыл зиратына иӊдерелде. Округ тарихында мондый хәл икенче тапкыр кабатлана, моннан 5 ел элек Байавыл зиратына Смоленск җирендә hәлак булган Рангулов Биҗан Рәхмәтҗан улыныӊ җәсәде җирләнгән иде. Бигрәк тә сугышныӊ беренче елларында hәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар саны биhисап

Подробнее

Йөрәкләрдә әрнү хисе…

20 сентябрьдә Пермь дәүләт фәнни тикшеренү университетында булган фаҗига йөрәкләрне әрнетте, бер вәхши зат аркасында никадәр кеше яраланды, зыян күрде, 6 кеше гомере өзелде. Мондый хәл тагын кабатланырга тиеш түгел иде. Кызганыч, тик бу көнне җәрәхәт алучылар арасында Барда егете дә булды. Интернеттагы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр исемлегендә 24 кеше теркәлгән. Унынчы сан белән I курста белем алучы 18 яшьлек Эльдар Айнур улы Кәримов күрсәтелгән. — Укырга быел кердем, геология факультеты студентымын. 20 сентябрьдә математика буенча икенче парга бардым, ул

Подробнее

Матурлык hәм уӊайлылык — аерылгысыз төшенчәләр

Ход работ в Бардымской средней школе №2

Августныӊ икенче якшәмбесендә үз куллары белән уӊайлылык hәм матурлык тудыручы затлар — төзүчеләр үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 1955 елныӊ 6 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумыныӊ “Ел саен үткәрелүче “Төзүчеләр көне“ бәйрәмен билгеләү турында“гы Указы чыга, ә инде 1956 елныӊ 12 августында бу тармакныӊ барлык хезмәткәрләре котлаулар кабул итә башлый. Быел ил төзүчеләрен 8 августта хөрмәтләячәкләр, hәм шундый мөhим көн алдыннан без округныӊ төрле эшләр барган объектларында булырга hәм аларда эш колачы белән танышырга булдык. Сәфәребезнеӊ беренче пункты округныӊ иӊ

Подробнее

Имамнарыбыз медальләр белән бүләкләнде

20-22 майда “Пермь ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә “Мөселман дөньясы-2021“ унынчы төбәкара форумы узды. Анда, гадәттәгечә, Рәсәй Баш мөфтие, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте составында Пермь крае Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм башка сәяси, җәмәгать hәм дин эшлеклеләре катнашты. Чара рәсми затларныӊ сәламләү сүзләреннән башланды. Шәех-әлИслам Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында болай диде: “Без күп еллар инде биредә, изге Пермь

Подробнее

Хезмәттәшлекне ныгытып

14 МАЙДА Бардада эш сәфәре белән Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин hәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миӊнеханов булып киттеләр, алар белән бергә шулай ук край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитеты рәисенеӊ урынбасары Марс Тукаев, Татарстанныӊ Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов, башка рәсми затлар килгән иде. Кунаклар иӊ элек Габдулла Тукай паркында булдылар. Аларны чәкчәк белән каршыладылар, сәламләүләр яӊгырады. Биредә бардалылар күп кенә җыелган

Подробнее

Кояш улы, кырлар малае

Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты. Быелгы “Ягъфәров укулары” Пермь крае

Подробнее

С любовью к родной земле

ОКОЛО восьмисот стихотворных произведений ста шестнадцати авторов именно столько произведений разных лет вошло в сборник стихов местных татароязычных поэтов, проживающих в селах и городах Пермского края, а также наших земляков, проживающих за пределами края. Эта объемная книга под названием “Поэтический альманах” была выпущена при поддержке Администрации губернатора Пермского края в рамках реализации государственной национальной политики в крае. Составитель и редактор сборника – член Союза писателей Татарстана, поэт Идият Аширов. Набор текста и подготовка книги в печать были проведены силами сотрудников

Подробнее