Татарча диктант
“Татарча диктант“ белем тикшерү акциясе “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре hәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү hәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Бу чара Татарстан Республикасыныӊ “Татар халкыныӊ милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Анда яше, җенесе, белеме, дине, hөнәре, гаилә хәле hәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, hәр кеше катнаша ала. Диктантныӊ тексты КФУныӊ Филология hәм мәдәниятара багланышлар институтыныӊ татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар