Встреча с губернатором

8 июня губернатор Пермского края Дмитрий Махонин провел встречу с главными редакторами пермских СМИ, которая началась с обхода выставки «Оружие Победы». Данный проект является одним из главных мероприятий в праздновании 300-летия Перми и призван познакомить жителей Пермского края и гостей региона с промышленной историей Перми и Прикамья, вкладом промышленных предприятий города в развитие экономики страны и укрепление ее обороноспособности. Журналистам первым показали выставку «Оружие Победы», которую открыли накануне Дня города. Здесь представлена продукция военного времени, выпускавшаяся на разных предприятиях, в их

Подробнее

Тәҗрибә уртаклашу, яӊа танышулар максатыннан

Татар дөньясыныӊ башкаласы Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды, ул илебезнеӊ 53 төбәгеннән hәм 11 чит ил: Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия hәм Эстониядән 500дән артык делегатны җыйды. Бу зур чарада Пермь крае делегациясе дә катнашты, аныӊ составына округыбыздан өч вәкил: Барда округындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова, “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары директоры Җәүhәрия Сәетгали кызы Габделхакова hәм “Таӊ” газетасыныӊ баш мөхәррире Индира Калдыбай кызы Хаҗиева

Подробнее

Туган як тарихын өйрәнеп

7 апрельдә Октябрь шәhәр округыныӊ Янапай авылында “Кама буенда сылва-ирень татарлары тарихы” дигән V муниципальара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Янапай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Конференция эшендә төбәк татарларыныӊ иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарих, туган тел hәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, Пермь крае авыл музейлары хезмәткәрләре, Казан, Пермь, Лысьва шәhәрләре, Барда муниципаль округы вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты. Октябрь округыныӊ татар-башкорт иҗтимагый үзәге проекты җирле туган якны өйрәнүчеләрнеӊ, укучы

Подробнее

Файдалы очрашу

Бардада эш сәфәре белән крайныӊ төрле округларыннан, чит төбәкләрдән делегацияләр еш була. 3 апрельдә безнеӊ җирлеккә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев килде. Мәгълүм булганча, киләсе елда Бардада XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздыру планлаштырыла. Васил Габтелгаяз улы шул вакыйгага әзерләнү hәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Муниципаль округ башлыгы Х.Г. Алапанов, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Пермь краендагы вәкиле С.Н. Назин кунакны каршы алып Барданыӊ истәлекле

Подробнее

Күӊелләрдә өмет яшәсен

Шимбә көнне, ягъни 18 мартта Барда гөрләп торды. Округ авылларында яшәүчеләр, килгән кунаклар милли Нәүрүз бәйрәмендә күӊел ачты. Бу көнне чаралар Җиӊү мәйданында, күп санлы спорт ярышлары Барда мәдәният hәм ял үзәгендә, “Колос” СП базасында, “Батыр” физкультура hәм сәламәтләндерү комплексында, Бардада hәм Әрҗәндәге хоккей мәйданчыкларында үткәрелде. Ак карлары, салкын бураннары белән ашыкмыйча гына кыш узып бара, яз кояшы яктырак елмаеп күӊелләргә шатлык хисе бүләк итә. Борын-борыннан озын кышны озатып, өмет hәм изге теләкләр белән чираттагы ел фасылына ышаныч баглаганнар. Хәзер

Подробнее

Исеме — халык күӊелендә

Күренекле якташыбыз, фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәровныӊ якты истәлегенә багышланган X “Ягъфәр укулары“ край фестиваль-конкурсы 2 мартта Бардада уздырылды. Чарада Татарстан Республикасыннан әдәбият hәм сәнгать әhелләре, крайныӊ төрле округларыннан катнашучылар булды. Рәшит Ягъфәров киләчәк буын өчен бай мирас туплап калдырды, аныӊ исеме онытылмый, hәрчак күӊелләрдә саклана. Исән булса, февральдә хөрмәтле затыбызга 77 яшь тулган булыр иде, тик мәкерле үлем вакытсыз арабыздан тартып алды. Агымдагы елныӊ 25 августында аныӊ вафатына 15 ел тулачак… Казан каласыннан килүче hәм башка

Подробнее

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

20 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шураның тәүге Бюро утырышы узды. Утырышның бер өлеше эшче төркем җитәкчеләре чыгышлары һәм шулар буенча фикер алышуга корылса, икенче өлеше, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елын” тиешле югарылыкта уздыруга әзерлек мәсьәләләренә һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә багышланды. 7 эшче төркемнең хисабы белән танышкач Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бюро нигезендә 8нче комитетны төзергә тәкъдим итте. -Безнең бүген эшләгән эшләребезнең барысы да

Подробнее

Иң көчле пилотлар — Барда җирендә

15 январьда Барда җыены мәйданында барлык автомобиль спортын сөючеләр өчен тантаналы чара узды. Округ халкы, кунаклар һәм җанатарлар чираттагы мәртәбә Пермь крае автоспортының иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе — ралли буенча Рәсәй Кубогының II этабында һәм 2023 елгы “Ралли-Барда” буенча Пермь крае чемпионатының I этабында катнаша алды. Быел Барда җире 9 тапкыр Рәсәйнең иң көчле пилотларын кабул итте. Ә тамашачылар янә үзләренең махсус җайлаштырылган, уникаль һәм бар яктан да диярлек камилләштерелгән автомобильләрендә, реаль булмаган тизлекләр үстереп, безнең юлларны яулап алырга

Подробнее

Исәнмесез?

Узган елныӊ ноябрендә (Татарстанда) бу исем белән яӊа нәфис фильм экраннарга чыкты. Фильмныӊ режиссеры — Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров. 20 декабрьдә фильм Барда тамашачысына да тәкъдим ителде. Иӊ беренче шуны әйтәсе килә, Илдар — танылган якташыбыз, фольклорчы, галим, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, 1990 елларда татар милли хәрәкәтен җитәкләгән Рәшит Ягъфәровныӊ улы. Әгәр исән булса, улыныӊ бу хезмәтен күреп ул шатлык хисләре кичерер иде… Бит Илдар кино төшерүдә беренче адымнарын нәкъ безнеӊ якларны сурәтләүдән башлады. Башкарган хезмәтләре: “Бәхеткәй” (2000) фильмы,

Подробнее

Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп була

14 декабрьдә Барда округына эш сәфәре белән Очер округы вәкилләре килде. Очер шәhәр округы башлыгы А.В. Солодников, аныӊ урынбасарлары, администрация идарәләре начальниклары, старосталар кергән зур делегацияне Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендәге кабул итүче як Үдик авылы янында каршы алды. Маршрут буенча беренче объект Үдик мәктәбе булды. Әлеге мәгариф учреждениесе округта шахмат үсеше буенча база булып тора. Моннан тыш, биредә балалар хоккей, өстәл теннисы, спортныӊ уен төрләре, ирекле көрәш, чаӊгыда шуу белән шөгыльләнә ала. “Ел саен без Дума депутатларына мәдәният

Подробнее