Кышлату — җаваплы чор
Барда муниципаль округы авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре белән бергәлектә хуҗалыкларныӊ кышлату чоры барышын күзәттек. Без “Миназетдинова А.Ә.“ крестьян-фермер хуҗалыгында hәм “Крона-Агро“ ОООсында булдык. Алар Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азыктөлек министрлыгы hәм Барда муниципаль округы администрациясе аша финанс ярдәме алып эшлиләр. “Миназетдинова А.Ә.“ фермер хуҗалыгы I Әрҗән авылында урнашкан. КФХ буларак алар 2010 елда теркәлгәннәр, 2016 елда сугым цехы hәм тагын бер елдан гаилә фермасы ачылган. Хәзер фермада 50 баш мөгезле эре терлек асрала. — Кышлату чоры