Кыр эшләре көндәлеге
РАЙОН авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә бө ртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчү 3627 гектарда башкарылган, бу планга карата 89 процент тәшкил итә. «Триумф», «Искир», «Новая жизнь», «БСК», «Крона-Агро», «Урал», «Кармановка » хуҗалыклары язгы чәчү планнарын үтәделәр. Шул ук вакытта «К.Маркс», «Мир», «Калиновка» ОООлары билгеләнгәннәрне башкарып чыга алмадылар. Язгы кыр эшләрендә С.Ә.Ибраһимова, А.Ә.Чурмаев, С.Т.Балтаева, И.М.Рәхмәтуллин крестьян-фермер хуҗалыклары да яхшы оешканлык күрсәттеләр. Тулаем КФХлар буенча бөртеклеләр чәчү 875 гектарда башкарылды, план үтәлде. Район хуҗалыкларында 214 гектар бәрәңге утыртылды.