Бердәм эш нәтиҗә бирер

Обеспечивая правопорядок

Барда муниципаль районы хокук саклау hәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында киӊәйтелгән ведомствоара утырышы 21 февральдә уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 2018 елда законлылык hәм тәртип саклауны тәэмин итү буенча район прокуратурасыныӊ эш йомгаклары, җәмгыять hәм дәүләт тарафыннан гражданнарныӊ хокукларын яклау, Барда районы территориясендә җинаятьләрне кисәтү hәм чик куюда хокук саклау hәм җирле үзидарә органнарыныӊ координацион эшен көчәйтү. Утырышны Барда районы прокуроры, юстиция өлкән советнигы Мөдәрис Марс улы Сафин алып барды. Ул хокук саклау органнарыныӊ максаты hәм бурычлары белән

Подробнее

Халык иминлеге сагында

Подведены итоги оперативно-служебной деятельности за 2018 год

БАРДА муниципаль районы эчке эшләр бүлегенеӊ 2018 елдагы оператив-служба эшчәнлегенә 16 январьда отчет ясалды. Анда Барда районы эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы И.Ш. Исмәгыйлов, Барда районы башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары И.С. Туйгелдин, Барда районы прокуроры юстиция өлкән советнигы М.М. Сафин, Барда районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы А.Р. Мәхмүдова, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты. И.Ш. Исмәгыйлов узган елда оператив-служба эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Аныӊ сүзләреннән аӊлашылганча, 2018 елда җинаятьләр теркәлү узган елгы белән чагыштырганда 19,7

Подробнее

Данлыклы юл

Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара 9 ноябрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә үткәрелде. Быелгы чара шуның белән истәлекле, 2018 елда Рәсәй полициясенә 300 ел тулды. Моннан өч гасыр элек Петр I тарафыннан төзелеп, бу служба мактаулы hәм данлыклы юл үтте. Чара hәр елдагыча дәүләт гимныннан башланды. Залда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар урын алган. Әнә Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Пермь крае буенча начальнигы, полиция генерал-майоры Михаил Ильич Давыдов видеокотлавы яңгырый. Бу чыгышта хезмәткәрләргә

Подробнее

Үҗәт, сабыр һәм игътибарлы…

Сотрудники

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көнен рәсми бәйрәм итү тарихы 1963 елның 6 апреленнән башлана. Нәкъ менә бу көнне СССР Югары Советы президиумының эчке эшләр органнары тикшерүчеләренә алдан тикшерү производствосы хокукларын биргән Указы гамәлгә кертелә. Барда районы эчке эшләр бүлеге каршындагы тикшерү бүлеге дә бай тарихка ия һәм биредә абруйлы җитәкчеләр эшли. Төрле елларда бүлекне Р.М.Йосыпов, М.М.Гомәров, Р.Т.Ибраһимов, Х.М.Илкәев, Ә.С.Зәйнышев, Д.М.Әлмөхәмәтов, Р.С.Кучукбаев җитәкли. Аларның һәрберсе җинаятьчелек белән көрәшкә зур өлеш кертә. Бүген бу җаваплы постта юстиция подполковнигы Марат Фәрит улы Мостаев эшли.

Подробнее

Лаеклы бүләкләр

Вручили памятные медали

3 апрельдә Барда районы полиция бүлегенең 2014 елда Сочида ХХII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрүдә катнашкан полиция хезмәткәрләренә истәлекле медальләр тапшырылды. Участок уполномоченные полиция капитаны М.Ф. Мостаев, участок уполномоченные полиция өлкән лейтенанты М.Ф. Искәндәров, патруль-пост службасы бүлеге полицейские полиция өлкән сержанты Р.Р. Кучумов һәм отставкадагы өлкән прапорщик (РФ Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры) Д.И. Кариев үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Шул ук көнне махсус званиеләр дә бирелде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы капитан

Подробнее

Бәйрәм тантанасы

10 НОБРЬ көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлбәттә, чараның төп хуҗалары безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне, хокукыбызны яклаучы һәм саклаучы полиция хезмәткәрләре, служба ветераннары иде. Башта бәйрәм сәбәпчеләрен эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Р.С. Кучукбаев тәбрикләде һәм агымдагы елда бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә кыскача таныштырды. Аннан соң сәхнәгә муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев күтәрелделәр. Алар җылы котлауларын җиткереп, намуслы хезмәтләре белән аерылып торучы полиция хезмәткәрләреә

Подробнее