Зур проектның нәтиҗәсе

19 октябрьдә 1 Әрҗән авылында Альбина Әнгам кызы Минаҗетдинованың крестьян-фермер хуҗалыгы фермасын тантаналы рәвештә ачу узды. Чарада район башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм башка почетлы кунаклар катнашты. Чара сугым цехы буенча экскурсиядән башланды, Альбина Әнгам кызы кунакларга мөгезле эре терлек сугымы барышы ничек узуын, бу эш күпме вакыт алуын җентекләп сөйләде. Сугым өчен бинадан башка биредә түшкәне суытыр өчен зур

Подробнее

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Соңгы елларда авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә бара. Район администрациясе инфраструктураны үстерү буенча hәр яңалыкны hәм мөмкинлекне нәтиҗәле файдалануга әhәмият бирә. Пермь крае хөкүмәте үткәрүче инициативалы бюджетлаштыру проекты кысаларында быел районда шактый эш башкарылды. Барданың Пушкин урамында суүткәргечкә агымдагы ремонт ясалу hәм тротуар салыну, Бөреҗле авылы урамнарында су белән тәэмин итү челтәренә агымдагы ремонт ясалу — шул программаның уңышлы эшләвен күрсәтә. 14 сентябрьдә бу объектларны ачу тантаналары булды, алар инициативалыбюджетлаштыру проектларын сайлап алу комиссиясе әгъзасы — 23 санла округ буенча край

Подробнее

Мәктәпара стадион булачак!

Межшкольному стадиону - быть!

Дүшәмбе көнне, 4 июньдә, район башлыгы С.М. Ибраев hәм аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары В.Р. Әмирова катнашуы белән Бардада мәктәпара стадион төзелеше буенча эшләр башкару муниципаль контрактына кул куелды. Район администрациясенең төзелеш hәм торак-комуналь хуҗалыгы идарәсе (начальнигы А.Х. Сарбаева) — заказчы, “Пермгазэнергосервис- Барда” ОООсы (директоры М.Н. Ибраhимов) -подрядчы булып тора. Сергей Миннихан улы hәм Венера Рафит кызы Марат Наил улына эшләрне кыска вакыт эчендә башларга, бар эшне сыйфатлы hәм билгеләнгән вакыт эчендә башкарып чыгарга, объектның тәүлек әйләнәсендә контрольдә булуын тәэмин

Подробнее

Дөрес сайлау — киләчәк нигезе

Ярмарка учебных мест в Барде: Правильный выбор - основа будущего

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә инде матур традициягә әверелгән Уку урыннары ярминкәсе узды. Тамаша залы район мәктәпләреннән килгән югары сыйныф укучылары белән тулы иде. Чарада мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты. Пермь, Чайковский, Чернушка, Оса шәhәрләреннән уннан күп югары hәм урта белем бирү оешмалары вәкилләре үз уку йортлары турында күргәзмә әзерләгәннәр. hәр укучының сайлаган уку йорты, анда керү hәм уку шартлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлеге булды. Кайбер укучылар hәвәслек hәм сәләтләрен ачыклар өчен компьютерда тест та үттеләр. Чараны

Подробнее

Максатларны бергә куябыз — бергә ирешәбез

Вакыт үзгәрә, hәр көн без үзебезгә hәм әйләнә-тирәдәгеләргә яңа максатлар, таләпләр куябыз. Билгеле ресурсларга ия булып, без гомуми мәдәнилек, әхлаклылык дәрәҗәсен күтәрү, рухи hәм физик сәламәтлекне саклау hәм арттыру өчен тиешле шартлар булдырып, әйләнә-тирәне яхшыртырга тырышабыз. Безнең район край авыл территорияләре арасында инфраструктураны үстерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен били. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих үзенең сайлау округына эш визиты кысаларында, 7 сентябрьдә, безнең район өчен ике мөhим чарада катнашты. Бардада бассейн белән спорт объекты – физкультура-сәламәтләндерү комплексы

Подробнее

Уңышларыбыз бар, эшлисе дә әле аз түгел

2 февраля начались отчетно-информационные встречи главы Бардымского муниципального района С.М. Ибраева

Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраевның, район Земство Җыелышы депутатларының, учреждениеләр, предприятиеләр, край hәм федераль башкарма хакимият органнары структур подразделениеләре җитәкчеләренең 2017 елда халык белән отчет-информацион очрашулары 2 февральдә башланып китте. Бу көнне халык белән очрашулар Каенавыл поселениесенә караган Кодаш, Байавылда, Федорки авыл поселениесенә караган Уймуж, Федорки, Акбаш авылларында үтте. Муниципаль район башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Р.Р. Мукаев 2016 елда районда башкарылган эшләр буенча доклад белән чыгыш ясады. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, узган елда район бюджетының керем өлеше 768 млн

Подробнее

Мәскәүдә очрашулар

С.М. Ибраев, Х.Г. Алапанов, Я.Т. Абдалов с депутатом Государственной Думы РФ И.Н. Шубиным

19-20 октябрьдә Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев hәм район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов эш визиты белән Мәскәүдә булдылар. Биредә аларның 58 санлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин hәм РФ Федераль Җыелышы Федерация Советында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы вәкиле – сенатор А.К.Пушков белән эш очрашулары булды, аның барышында Барда районын алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Игорь Николаевич Шубин hәм Алексей Константинович Пушков бардалыларның халык белән очрашулар вакытында яңгыраган наказларын кабул иттеләр. Алар – авылларны газлаштыру, мәктәпләрне, балалар

Подробнее

Үсеш тәэмин итәргә

Подписали договора с администрацией района о предоставлении субсидий

Район администрациясе hәм Земство Җыелышының эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча эзлекле hәм максатчан эше уңай нәтиҗә бирә: безнең район край буенча бу юнәлештә иң актив эшләүчеләр рәтенә керә. Үз эшчәнлекләрен киңәйтүгә hәм камилләштерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр федераль, край, район бюджетларыннан субсидия ала, бу аларга производстволарын үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Дүшәмбедә янә алты кече hәм урта эшмәкәрлек субъекты шушы хокукка ия булды – район администрациясе белән С.Ә.Ибраhимова, Р.Н.Гарапов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Искир“, “Барда урман хуҗалыгы“, “Таттранском““ hәм “СпецСтройСервис“ чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре субсидия

Подробнее

Милләтара татулык hәм бердәмлекне сакларга

Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинның татар hәм башкорт иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре, Кама буе мөселманнарының Диния нәзарәте hәм җирле мөселман оешмалары җитәкчеләре белән 19 августта Бардада үткән очрашуы край җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Очрашуның төп темасы булып, күзалланганча, татар hәм башкортларны борчыган мөhим проблемаларны хәл итү юлларын эзләү булды, ул җанлы аралашу hәм турыдан-туры әңгәмә формасында үтте. Крайның татарлар hәм башкортлар яшәгән территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Сораулар мәдәният йортлары, мәктәпләр, мәчетләр төзелешенә, юлларны ремонтлау hәм реконструкцияләүгә, авылларны газлаштыруга, яшьләр сәясәтенә

Подробнее

Юлларыбыз сикәлтәсез булсын

В Барде прошло выездное заседание Консультативного совета Законодательного Собрания Пермского края

ПЕРМЬ КРАЕ Законнар чыгару Җыелышы Консультатив советының күчмә утырышы 9 июньдә безнең районда үтте. Шушы уңайдан Барда составында спикер В.А.Сухих җитәкчелегендәге край парламенты депутатлары, комитет рәисләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт рәисе урынбасары — край промышленность, эшмәкәрлек һәм сәүдә министры А.В.Чибисов, край транспорт министры А.Р.Зәкиев һ.б. булган «зур десант» кабул итте. Совет эшендә Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, Куеда, Елово, Чернушка, Уинск районнары Земство Җыелышы рәисләре, Барда районы башлыгы урынбасарлары, поселение башлыклары, район Земство Җыелышы депутатлары катнаштылар. Консультатив советның көн

Подробнее