Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы
Санаулы көннәр тиз уза. Җәебез сизелмичә генә үтеп тә киткән. Укучылар hәм студентлар өчен янә белем алыр вакыт җитте. 2016-2017 яңа уку елын район мәктәпләрендә якынча 3100 бала каршы ала. Төнгүк урта мәктәбендә үткән тантаналы линейкада кеше гадәттәгечә күп булды: ата-аналар, кунаклар, балалар. Чара укучылар чыгышы — җыр белән башланып китте. Менә халык алдына унберенчеләр — туган мәктәпләрендә беренче сентябрьне соңгы тапкыр каршылаучы буй җиткән егетләр hәм кызлар узды. Алар янына беренчеләр — әле балалык иленнән аерылырга өлгермәгән балалар тезелде.