Ә елмаюлар битлекләр астында калды
25 ИЮНЬДӘ 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга төп гомуми hәм урта (тулы) гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Укучыларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, ул hәркемгә тормыш юлын дөрес сайларга hәм куелган максатларга ирешергә теләде. Эпидемиологик хәл тормышыбызныӊ барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте. Кичәге укучылар моны үз җилкәләрендә сынады – аттестатлар тапшыру традицион тантаналы сүзләрдән, күп санлы кунаклар hәм затлы күлмәкләрдән башка узды, ә елмаюлар битлекләр астында калды. Әмма бернигә дә карамастан, бу көн балалар хәтерендә мәӊге сакланачак. Бу көн