Изге hөнәр ияләре

hәр ел мәгариф хезмәткәрләре арасында hөнәри осталык бәйгесе оештырыла, быел ул 25нче тапкыр үткәрелде. “Рәсәй ел укытучысы — 2024 “ Бөтенрәсәй конкурсыныӊ муниципаль этабы 20-21 февральдә икенче Барда урта мәктәбе, Барда балалар бакчасы hәм Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе базаларында уздырылды. Чарада округ балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән hәм структур бүлекчәләрдән килгән 19 укытучы hәм тәрбиячеләр үзләренеӊ сәләтләрен, белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты, 4 номинациядә ачык дәресләр, класс сәгатьләре hәм осталык дәресләре үткәрде. Конкурсны тантаналы ачканнан соӊ “Ел укытучысы – 2023” бәйгесе җиӊүчесе –

Подробнее

Арина — победитель конкурса

21 мартта Балалар иҗат йорты базасында “Ел укучысы-2023” Бөтенрәсәй конкурсыныӊ муниципаль этабы узды. Быел ярышта алты егет hәм кыз катнашты, алар Барда, Үдик, Каенавыл, Сараш hәм Озын Ялан мәктәпләрен тәкъдим итте. Укучылар өчен бу беренче сынау түгел, алар инде читтән торып “Иҗади презентация”не hәм “Бөек Пермь – күпьяклы Парма” өй эшен уӊышлы яклады. Мәртәбәле жюри составына Барда методик hәм матди-техник тәэмин итү үзәге директоры Г.И. Имайкина, Байавыл мәктәбе директоры киӊәшчесе А.А. Минкина, округ Думасы депутаты Р.Р. Мукаев, Барда мәдәният hәм

Подробнее

Укучылар классика сайлый

Сезгә сәгать ярым вакыт нәфис сүзнеӊ көче белән ләззәтләнергә туры килгәне бармы? Дөньядагы иӊ ихлас күӊелле затлар — балалар хәзерге заман hәм әдәбият тарихына ныклы кереп калган рус hәм чит ил авторларыныӊ классик әсәрләреннән проза өзекләрен сөйләгәннәрен күргәнегез булдымы? Безнеӊ редакция 28 мартта модельле китапханәдә узган “Тере классика” Бөтенрәсәй яшь нәфис сүз осталары — проза укучылар конкурсыныӊ район этабын күзәтү бәхетенә иреште. Округ мәктәпләре укучылары прозаик авторлардан цитаталар китерү осталыкларын күрсәтте. Балалар Рей Бредбери, Валентин Плотников, Михаил Зощенко, Клайв Льюис

Подробнее

Матурлыкны сурәтләп

Март аенда Барда балалар сәнгать мәктәбендә “Кама өстендә салават күпере” балалар hәм яшүсмерләр сәнгать иҗаты конкурсында җиӊүчеләрнеӊ күчмә күргәзмәсе урнаштырылды. Әлеге конкурс 2022 елда Пермь шәhәренеӊ “Сәнгать училищесы (техникумы)” Дәүләт бюджет hөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителде. Конкурста 5тән 18 яшькә кадәрге 500дән артык автор катнашты, ә эшләр бөтен Пермь краеннан килде. Жюри әгъзалары карары нәтиҗәсендә, беренче дәрәҗә диплом белән 41 катнашучы бүләкләнде, икенче дәрәҗәгә 60 бала, ә өченче дәрәҗәгә 108 бала лаек булды. Барда балалар сәнгать мәктәбе укучысы

Подробнее

Воспитывая на народных традициях

В феврале-марте текущего года дошколятам нашего округа выпала честь участвовать в муниципальном конкурсе «Барда кызчыгы», «Барда малае», который был проведен по инициативе общественной организации «Культурный центр татар и башкир Бардымского района» и общественной организации женщин «Ак калфак». Цель этого конкурса — воспитание детей дошкольного возраста на народных традициях, формирование человека, знающего культуру своего народа, родной язык. Это является одной из основных задач развития национального регионального образования. В нашем муниципальном конкурсе приняли участие 15 детей в возрасте от 5 до 7

Подробнее

Сайлаган hөнәргә тугры калып

Февраль аеныӊ 14-15 көннәрендә Бөтенроссия “Ел укытучысы” hөнәри осталык конкурсыныӊ муниципаль этабы уздырылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Быелгы чара “Укытучы hәм остаз” елына hәм Барда округыныӊ 100 еллыгына туры китерелүе белән дә истәлекле булды. Бу бәйге мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп hәм урта гомуми белем бирүнеӊ федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, мәгариф эчтәлеген яӊарту буенча педагогик хезмәткәрләрнеӊ иҗади эшчәнлеген, hөнәри осталыгын үстерүгә, мәгариф эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләргә ярдәм итүгә, җәмгыятьтә мәгариф өстенлекләрен раслауга юнәлдерелгән. Округ мәктәпләреннән, мәгариф

Подробнее

Балаларны һәм үз эшеңне ярату — укытучының төп сыйфаты

Рәсәйдә 2023 ел Президент указы буенча педагог hәм остаз елы булачак дип игълан ителде. Мондый инициатива 2023 елда илебездә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинскийныӊ тууына 200 ел булу белән аӊлатыла. Әлбәттә, күбебезнеӊ педагог сүзен ишеткәч, күз алдына мәктәп еллары hәм яраткан укытучыбыз килеп баса, әмма баланыӊ шәхесен үстерүдә өстәмә белем бирү педагоглары да мөhим роль уйный. Яӊа тематик ел алдыннан Балалар иҗат йортыныӊ “Могҗизалар остаханәсе” берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Илдар кызы Акбашева белән аралаштык. Г.И. Акбашева 1980 елныӊ 2 апрелендә

Подробнее

Туган тел сагында

13-14 декабрьдә Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе халыкларыныӊ туган телләре укытучыларыныӊ Рәсәй Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган I Бөтенрәсәй съезды узды. Бирегә 75 төбәктән 280 катнашучы килде. Алар — мәгариф идарәсенеӊ төбәк hәм муниципаль органнары белгечләре, мәктәп, колледж hәм өстәмә hөнәри белем бирү оешмалары педагоглары. Съездда “Туган тел hәм туган әдәбият”, “Туган тел hәм туган телдә әдәби уку” темаларына яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эш үзенчәлекләре турында фикер алышу булды, Рәсәй халыкларыныӊ туган телләрен укыту концепциясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 14

Подробнее

Искиткеч бәйрәм

Халыкара укытучылар көне hәр ел 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Быел да бу традициядән читкә тайпылу булмады, хөрмәтле укытучыларыбыз hөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан җылы котлауларга лаек булды. Барда мәдәният hәм ял үзәге бу көнне гөрләп торды. Бәйрәм чарасы балалар чыгышыннан башланды, алып баручылар арасында да укучылар бар иде. Әйе, укытучы киләчәк буынны тәрбияли, белем бирә, аларны олы тормышка әзерли. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов тәбрикләвендә дә шул гыйбарә ачык чагылды. — Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә hәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт

Подробнее

Укытучы — киләчәккә юнәлдерелгән һөнәр

26 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, Барда мәдәният һәм ял үзәгендә традицион август педагогика киңәшмәсе уздырылды. Концерт залында округ укытучылары, барлык мәктәпләр директорлары һәм кунаклар җыелды. Чараны үзләренең матур музыкаль номерлары белән “Малышок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Барда гимназиясе укучылары ачып җибәрде. Видео мөрәҗәгатендә РФ мәгариф министры С.С. Кравцов август киңәшмәсенең мөһимлеген билгеләде, чөнки бу башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм планнар буенча фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык. Ул мәктәп директорларына, укытучыларга, педагогик коллективларга, мәгариф идарәләренең муниципаль органнары начальникларына

Подробнее