Ата-баба йоласын дәвам итеп
Сараш hәм Төнгүк авыл поселениеләре чигендә кечкенә генә Башап Түз авылы урнашкан. Монда эшлекле кешеләр яшәгәннәр hәм яшиләр, элек үз тимер осталары hәм агач осталары да булган. Илдар Мәүлит улы Ижгузин ата-баба эшен дәвам итеп агач белән эшли, аннан нәфис урындыклар, өстәлләр, култыкса баганачыклары ясый. Илдар Мәүлит улының тормыш юлы бик күп яшьтәшләре язмышы белән охшаш. Башта мәктәп, аннан – армия, училище… 17 яшеннән Илдар нефть промышленностендә: нефть скважиналары җир асты ремонты белән шөгыльләнгән, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы булган, үзе әйткәнчә,